Президент Владимир Путин Россия халыклары бердәмлеге елын ачык дип игълан итте.

2026 ел – Россия халыклары бердәмлеге елы. Бүген, 5 февральдә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тематик елны ачык дип игълан итте. Илнең күпмилләтле җәмгыятен берләштерүче иң ачык дәлилләрнең берсе – тел. Лексик фонд ничек формалашуы һәм ни өчен башка телләрдән сүзләр үзләштерү процессы – үсешнең табигый юлы икәнлеге турында Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Лев Толстой исемендәге рус филологиясе һәм мәдәнияте югары мәктәбенең чит тел буларак рус теле кафедрасы мөдире Наталия Габдреева сөйләде.
Профессор әйтүенчә, хәзерге рус теле – борынгы һәм халык тарихы белән бәйле булган һәм үзләштерелгән элементлардан торган система.
“Алынма сүзләрнең булуы (бүгенге көндә галимнәр 4тән алып 22 процентка кадәр саннарны атый) телне милли үзенчәлегеннән мәхрүм итми, чөнки ул чит телдәге сүзләрне ассимиляцияли, аларның формасын һәм семантикасын заманча нормаларга яраклаштыра. Алынмалар ассимиляция дәрәҗәсе буенча төрлечә классификацияләнә. Мәсәлән, бу чылбырның чик нокталары булып система тарафыннан тулысынча ассимиляцияләнгән һәм бүген алынма сүзләр буларак кабул ителми торган (хлеб, собака, платок, сундук, вафли, чай, врач, среда һ.б.) һәм һәрвакытта да мәгънәсе хәтта шул телдә сөйләүчеләргә дә билгеле булмаган ассимиляцияләнмәгән сүзләр тора (кагыйдә буларак, яңа алынмалар – кринж, мюлли, кейтеринг, хайп, күп кенә терминнар һ. б.). Рус шагыйре Александр Пушкин рус телен контактларына ачык булуын күздә тотып, тулай торак белән чагыштырган”, – дигән мәгълүмат бирде эксперт.
Алынмаларның универсаль процессларын өйрәнә торган фәнни дисциплина – контактология. Аның төп бурычларыннан берсе – атрибуция – сүзнең чыганагын һәм үтеп керү юлын билгеләү. Кагыйдә буларак, алынма сүзләр халыклар арасындагы мәдәни, икътисадый һәм сәяси багланышлар тарихын чагылдырган тематик өлкәләр буенча төркемләнә.
“Спорт терминологиясе еш кына инглиз теленнән, мода лексикасы – француз теленнән, ә ат үрчетү белән бәйле терминнар төрки телләрдән килә”, – дип аңлатты Наталия Габдреева.
Хәзерге Россия территориясендә яшәгән халыклар арасындагы бәйләнешләрнең борынгы булуын, мәсәлән, фин-угор телләре дәлилли.
«Фин-угор теленнән күп кенә үз исемнәр кергән – Мәскәү, Идел (Ак), Ока (елга), Двина (тихий, спокойный), Вологда (ак шәһәр), Каргополь, Кама (агым) һ.б.», – дип сөйләде филолог.
Шул ук телләрдән күпмедер исемнәр дә килеп чыккан: севрюга, семга, камбала, сани, яма, хутор, тундра, келәм, гуляш, шалаш.
“Төрки телләр рус лексик системасынбашмак, сундук, юбка, табун,сарай, бирюк, балык, алый, кабан, балалайка, азу, туман, чулан, караул, масти лошадей: караковый, мухортый, буланый, бурый һ.б. сүзләр белән баетты», – дип санап китте кафедра мөдире.
Мондый алынмаларның кайберләре, мәсәлән, “каймак” сүзе төбәк үзенчәлегенә ия, алар күптәннән таралган урыннарында ешрак кулланыла, әмма шул ук вакытта рус язучысы, этнографы лексикографы Владимир Даль сүзлегендә теркәлгән хәлдә, гомуммилли телдә дә билгеле.
“Эчке алынмалар, ягъни диалект сүзләренең гомуммилли телгә күчүе бар. Аларны “авыл” язучылары (пойма, зря, доярка, замшелый, новосел, хлебороб) яратып кулланган»,-дип санап китте эксперт.
Телнең ни сәбәпле сүзләрне алуын Казан лингвистика мәктәбенә нигез салучы Иван Бодуэн де Куртенэ әйткән. Ул аларны эчке (тел) һәм тышкы (социаль-тарихи) төрләргә бүлгән. Беренчеләренә телдә төгәл билгеләмәсе булмаган яңа төшенчәне, күренешне яки предметны номинацияләү кирәклеген кертергә мөмкин. Мондый предмет көнкүрешкә кергәндә, еш кына аның исеме дә беркетелә. Икенчеләренә – мәдәни йогынты, мода, престиж. Бу безнең заманда яшьләр арасында аралашу өлкәсендә аеруча ачык күренә.
“Кызганычка каршы, яшьләрдә инглизчә әйтелмәләр алдында хөрмәт формалашкан, шуңа күрә алар еш кына үз сөйләмендә англицизмнарны һәм аларның ясалмаларын (ок, юзать, скриптить, фармить, генерить) кулланалар. Әмма бу еш кына яшүсмерлек чорында күренә. Инглиз телен яхшы белгән кешенең хайп һәм кринж куллануы икеле. Бу, мөгаен, демонстрация яки үз-үзен раслау омтылышыдыр”, – дип аңлатты Н. Габдреева.
Мондый очракларда алынма номинатив функциядән бигрәк социаль маркировкалау функциясен үти, билгеле бер төркемгә яки субкультурага карауның «этикеткасы» булып хезмәт итә.
Филолог лингвистикада «яшерен алынмалар» термины юк, дип ачыклык кертте. Сүз ике күренеш турында барырга мөмкин. Беренчедән, калькалар – чит телдәге сүзләрнең яки әйтелмәләрнең сүзгә-сүз тәрҗемәсе. Икенчедән, тулысынча ассимиляцияләнгән сүзләр.
“Шул телдә сөйләшүчеләр тарафыннан алынма сүз юуларак кабул ителми торган сүзләр бар, алар рус телендә шактый күп (кофта, карета, водка, базар, лошадь, пальто, вокзал, свекла, декан, сахар и др.)”, – дип йомгаклады белгеч.
Алынмалардан куркырга ярамый. Һәр кеше тел чараларын сайлап алырга, сөйләмдә дөрес һәм урынлы файдалану турында уйларга тиеш. Мәгънәләре аңлашылмаган алынмалар очрагында хәзерге сүзлекләргә (мәсәлән, лингвист Екатерина Шагалованың ««Словарь новейших иностранных слов») мөрәҗәгать итәргә мөмкин һәм тиеш тә.
Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.
Автор: Әминә Морат, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Алиса Тюрина
