Казан университетына — 222 ел!

КФУ ректоры Ленар Сафин коллективны Россиянең иң борынгы вузларының берсенең туган көне белән котлады.

Кадерле дуслар! Хөрмәтле коллегалар, студентлар, Казан федераль университетын тәмамлаучылар һәм ветераннар!

Иң тирән һәм ихлас хисләрне сүзләргә сыйдыру кыен, диләр. Ләкин бүген мәхәббәт, хөрмәт һәм рәхмәт турында сөйләргә кирәк булган көн. Безнең өчен якын, кадерле университетыбызга 222 ел тулды!

Бу матур сан артында бер чор гына түгел, бәлки 1804 елгы император указы белән бүгенге көнне, борынгы аудиторияләрнең тынлыгын һәм хәзерге лабораторияләрнең гүләвен бербөтен итеп бәйләгән тере, өзлексез вакыт җебе тора.

Ике гасырдан артык вакыт эчендә бу диварларда дөньяны үзгәрткән идеяләр туды. Лобачевский, Клаус, Бутлеров, Симонов, Завойский кебек бөек исемнәр һәм легендар фәнни мәктәпләр безнең ныклы нигезебез булды. Әмма Казан университетының төп кыйммәте һәрвакыт биредә эшләүче, белем алучы, яңа ачышларга омтылучы кешеләрдә.

Һәм бүген, бу бәйрәм көнендә, мин сезнең һәрберегезгә мөрәҗәгать итәсем килә, чөнки университет — ул без.

Бу безнең кадерле ветераннарыбыз-хәтер һәм киләчәк буыннарның төп ориентиры. Иң катлаулы заманнарда сез фәнгә тугрылыгыгызны саклап калдыгыз һәм безгә нәкъ менә без хаклы рәвештә горурлана торган университет культурасын тапшырдыгыз.

Бу талантлы профессор-укытучылар составы, алар көн саен катлаулы теорияләрне аңлаешлы мәгънәләргә әверелдерә, шуның белән яшьләр күзендә кызыксыну чаткысын кабыза.

Галимнәребезгә һәм тикшеренүчеләребезгә аерым рәхмәт. Сез атаклы элгәреләр эшен лаеклы дәвам итәсез. Сезнең биомедицина, IT, нефть химиясе, гуманитар һәм табигый фәннәрдәге бүгенге алгарышларыгыз КФУның тарихын саклап кына калмыйча, киләчәген булдыруын дәлилли.

Фундаменталь фәнне дәвалау практикасы белән уңышлы берләштереп, Университет клиникасы хезмәткәрләре дә зур өлеш кертә. Сез җир йөзендәге иң игелекле эш белән шөгыльләнәсез-кешеләрнең гомерләрен саклап каласыз һәм сәламәтлекләрен кайгыртасыз. Сезгә түбәнчелек белән баш иябез.

Әлбәттә, барлык эш процессларын шулай җайга салып оештыру барлык хезмәтләрнең һәм бүлекчәләрнең административ хезмәткәрләреннән башка мөмкин булмас иде. Тәртип, уңайлы мохит һәм ышанычыгыз өчен рәхмәт.

Сүземне йомгаклап студентларыбызга аерым мөрәҗәгать итәсем килә. Сез университетның чын күңеле, бу борынгы корпусларны энергия, көлү һәм тормыш белән сугарасыз. Хәзер сез үз биографиягезнең иң яхшы бүлекләрен язасыз, һәм Казан университеты һәрвакыт Сезнең ышанычлы таянычыгыз булачак. Ләкин үзегезнең альма-матерыгызны ташлап киткәч, дөньяның кайсы гына ноктасында булсагыз да, үзегездә аның кисәкчәсен йөртүегезне беркайчан да онытмагыз. Сезнең уңышлар-безнең уртак эшебезгә иң яхшы бәя.

222 ел — зирәклек һәм шул ук вакытта гаҗәеп яшьлек вакыты. Без еракка карау өчен үткәннәребезгә таянабыз. Шуңа күрә мин барыбызга да чын күңелдән традицияләргә тугрылык, әмма ниятләгәннәребезне тормышка ашыру өчен кыю идеяләр, илһам һәм сабырлык, ныклы сәламәтлек һәм бергә үткәргән һәр көннән шатлык телим.

Туган көнең белән, туган университет! Бәйрәм белән, зур университет гаиләсе!

Казан федераль университеты ректоры Л. Р. Сафин