Аларның берсе Татарстан геральдикасына, икенчесе беренче бурят галиме Доржи Банзаровка багышланган.
Күргәзмәне ачуда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, КФУ ректораты каршындагы баш киңәшче Рияз Минзарипов, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов һәм ТР Президенты каршындагы Геральдика советы әгъзалары катнашты.
«Билгеләрдә һәм значокларда Татарстан Геральдикасы» күргәзмәсе Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көненә, Россиядә геральдика мәсьәләләрен җайга салучы беренче дәүләт органы, Хөкүмәт Сенаты каршындагы Герольдмейстер конторасы оешуга 300 ел тулуга, шулай ук РФ Дәүләт геральдика хезмәте төзелүгә 30 ел тулуга һәм ТР Президенты каршындагы Геральдика советының 20 еллыгына багышланган.
Күргәзмә төзү идеясе Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Р.Хәйретдиновка карый. Экспонатлар арасында Григорий Бушканц җыйган күкрәк билгеләре һәм геральдик символикалы значоклар коллекциясе тәкъдим ителгән. Күргәзмәнең төп өлеше Татарстан шәһәрләре, районнары һәм кайбер авыл җирлекләренең геральдик символлары белән таныштыра. Экспозициядә шулай ук республика муниципаль берәмлекләре бүләкләренең – шәһәр һәм районнар алдындагы аерым казанышлар өчен бирелә торган һәм тиешле герблар белән бизәлгән 20 дән артык заманча билгесе күрсәтелде.
«Күргәзмә студентларга файдалы булачак. Минемчә, нәкъ менә студент елларында үз традицияләреңне булдыру теләге һәм синең нинди гаиләдә тууыңны аңлау омтылышы килә. Университет елларында күпләр үз гаиләсен төзү турында уйлана, ә гаилә – бу инде билгеле бер һәм уникаль традицияләр “, – дип сөйләде КФУ музейлар дирекциясе директоры Светлана Фролова күргәзмәнең әһәмияте турында.
КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе дә күргәзмәне оештыруга зур өлеш кертте. Китапханә революциягә кадәрге чорга караган 10 кулъязманы һәм совет чорының биш китабын тәкъдим итте.
“Без басмалар һәм значоклар симбиозын булдыра алдык. Бу безнең дәүләт символлары, һәм мин бу символларны төзү тарихын һәм аларның нәрсә аңлатуын күрсәтү бик мөһим дип саныйм”, – диде Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Эльмира Амерханова.
Ул шулай ук күргәзмәне китапханә коллекциясен күрсәтү һәм студентларга шундый мөһим материаллар белән гомумиләштерелгән рәвештә танышу мөмкинлеген бирү өчен уникаль мөмкинлек булып тора, дип саный.
«Банзарай Доржо» күргәзмәсе беренче бурят галиме, Казан университетын тәмамлаган Доржи Банзаровның (1822-1855) тууына 200 ел тулуга багышланган. Ул Казанда монголоведение үсеше һәм барлыкка килү үзенчәлекләре белән танышуны һәм әлеге процессларда Доржи Банзаровның зур өлешен ачуны максат итеп куя.
Казан университетының музей коллекцияләре, КФУның Фәнни китапханәсендә саклана торган архив материаллары һәм басмалар нигезендә, күргәзмәдә бурят галименең тормышы һәм фәнни хезмәтләре тәкъдим ителгән.
Доржи Банзаров – көнбатыш үрнәгендә югары белем алган беренче бурят галиме. 1850-1855 елларда ул Иркутскида Көнчыгыш Себер генерал-губернаторы Николай Муравьев-Амурский җитәкчелегендә махсус йөкләмәләр буенча түрә булып хезмәт иткән.
Тәкъдим ителгән музей әйберләре арасында КФУның Көнчыгыш Азия төбәкләренә караган һәм XIX гасырда Казан университеты галимнәре алып кайткан мәдәни атрибутлар аеруча әһәмияткә ия.
Күргәзмәләрне Кремль урамы, 18 адресы буенча карарга була. Алдан язылу өчен тел.: +7 (960) 031-01-30, +7 (843) 238-15-73 яисә сайтта.
Автор: Анна Зинченко, фото: ТР Дәүләт Советы матбуган хезмәте