Казан университеты тарихы музее Татарстан Республикасы уку йортының иң яхшы музее дип танылды

«Ел музее» беренче республика конкурсына йомгак ясалды.

 

Казан федераль университеты тарихы музее «Ел музее – 2019» республика конкурсының «Уку йортының иң яхшы музее» номинациясендә җиңүче булды.

Конкурс ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Милли музее ярдәме белән Татарстан музейлары ассоциациясе тарафыннан оештырылды һәм уңышлы иҗади инициативаларны, заманча тенденцияләрне һәм технологияләрне ачыклау һәм кертү юлы белән музей даирәсенең төрле юнәлешләрен үстерүгә ярдәм итәргә тиеш.

Беренче тапкыр узган республика конкурсына барлыгы 2017-2019 елларда гамәлгә ашырылган проектлар тасвирламасы белән 80 гариза бирелгән. Конкурста экспозиция-күргәзмә һәм мәдәни-белем бирү эшчәнлеген уңышлы башкаручы, шулай ук мәгълүмат технологияләрен үстерү белән шөгыльләнүче музейлар җиңүче булды. КФУ музее белән беррәттән, җиңүчеләр арасында Татарстан Республикасыннан тагын өч музей бар: «Казан Кремле» («Иң яхшы дәүләт музее» номинациясе). Апас туган якны өйрәнү музее («Иң яхшы муниципаль музей» номинациясе) һәм В.И.Качалов исемендәге театр музее («Иң яхшы корпоратив музей» номинациясе).

“Шунысын да билгеләп үтәсем килә, мультимедиа технологияләрен актив кулланып, экспозиция-күргәзмә эшчәнлеге белән генә шөгыльләнмибез, күп кенә мәдәни-белем бирү җыеннарын үткәрәбез, – дип сөйли Казан университеты тарихы музее директоры Светлана Фролова. – Бүлек сыйфатында составына Н.И.Лобачевский музее, Казан химия мәктәбе музее һәм Е.К.Завойский музей лабораториясе кергән Казан университеты тарихы музее хезмәткәрләре 2016 елдан башлап, театральләштерелгән экскурсияләр, мастер-класслар, квестлар үткәрәләр. Безнең тарафтан, мәсәлән, “Университет киңлегенә сәяхәт” һәм “Экспедиция” квестлары, “Музейный лабиринт” уены эшләнде. Н.И. Лобачевский музееның мәдәни-белем бирү программасы дәресләр циклы белән тәкъдим ителгән, анда килүчеләр музей экспозициясе белән таныша, интерактив экскурсияләрдә, квестларда һәм викториналарда катнаша”.

“Ел музее-2019” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү илдә санитар-эпидемиологик вәзгыять яхшырганнан соң узачак.

Белешмә.

Казан университеты тарихы музее экспозициясендә мең ярымнан артык экспонат бар. Төп бүлек фәнгә – тикшеренүләргә һәм ачышларга, университетка дөньякүләм танылу китергән фәнни мәктәпләргә багышланган. Атаклы галимнәргә, танылган чыгарылыш укучыларына, университетның илнең иҗтимагый-сәяси тормышында катнашуына зур игътибар бирелгән.

Элеккеге университет чиркәвендә урнаштырылган төп экспозициядән тыш, музей структурасына тарих фәннәре докторы Г.Вульфсон җитәкчелегендә төзелгән мемориаль комплекс та керә. Анда  XIX гасырның икенче яртысы интерьерында башкарылган актлар залы һәм Юридик факультет аудиториясе, Н.И. Лобачевский залы һәм  академик институтларны Казанга эвакуацияләү чорында (1941-1943)  СССР Фәннәр академиясе галимнәренең Бөек Ватан сугышында җиңүгә керткән өлеше турында сөйли торган даими бүлек тәкъдим ителгән күргәзмә залы бар.

Автор: Лариса Бусиль, фото Казан университеты тарихы музее архивыннан.