Казан университеты – «Студтуризм» программасы лидерлары арасында

Рейтингка йомгак ясалды.

Казан федераль университеты Россиядә яшьләр һәм студентлар туризмы программасын гамәлгә ашыру буенча ТОП – 10 лидер университетлар исемлегенә кергән.

«Студтуризм» программасының 2024-2025 елларга партнер-вузлар рейтингына йомгак ясалды. Эксперт комиссиясе проектның иң актив катнашучылары булган, яшьләр һәм студентлар туризмын үстерүгә зур өлеш керткән 10 университетны билгеләде. КФУ Россия Федерациясендә программаны гамәлгә ашыру буенча иң яхшы 10 югары уку йорты исемлегенә кергән.

Сайлап алу вакытында башка төбәкләрдән студентлар кабул итү, фәнни-популяр чаралар оештыру, амбассадорларның активлыгы һәм алга киткән туристлык инфраструктурасы булу кебек күрсәткечләр исәпкә алынды.

Җиңүчеләр үзләренең «Студтуризм» мәктәпләрен ачу өчен 500әр мең сум алачак. Әлеге мәктәп кысаларында студентлар өчен яңа маршрутлар, вакыйгалар, төбәкара багланышлар һәм туристлык инициативалары өчен мәйданчыклар булдырылачак.

Мәктәпләрне эшләтеп җибәрү 27 сентябрьгә – халыкара туризм көненә планлаштырылган. Алар бер үк вакытта бөтен ил буйлап – Арктикадан Кавказга, Ерак Көнчыгыштан Россия үзәгенә кадәр эшли башлаячак.

“Хәзерге вакытта безнең төп максат – барлык студентларга, яшьләр һәм студентлар туризмы программасы мөмкинлекләрен файдалансак, Россия буенча арзанга һәм кызыклы итеп сәяхәт итәргә мөмкин икәнен сөйләү. Бу дөньяга карашны киңәйтеп кенә калмый, илнең башка төбәкләрендә һәм югары уку йортларында яңа дуслар табарга, шулай ук һөнәри багланышларны җайга салырга да ярдәм итә», – дип сөйләде КФУның Яшьләр сәясәте департаментының социаль яклау һәм укучыларга социаль ярдәм күрсәтү буенча эшне оештыру бүлеге башлыгы Екатерина Сенченкова.

Казан университетында программа яшьләр сәясәте һәм тәрбия эшчәнлеге буенча проректор ярдәмендә яшьләр сәясәте департаменты тарафыннан 2021 елдан гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә университетка Россиянең төрле почмакларыннан – Калининградтан алып Владивостокка кадәр – студентлар килде. Программа кысаларында сәяхәт итүче студентларга өч трекның берсендә – мәдәни-танып белү туризмында, фәнни-популяр туризмда һәм профориентацион туризмда катнашу мөмкинлеге тәкъдим ителә. Шулай ук университетта яшьләр туризмын популярлаштыру буенча актив эшне программаның амбассадорлары һәм медиаамбассадорлары – Диана Антонова (Физика институты), Лада Пестрикова (Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты), Карина Захарова (Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты) һәм Диана Беляева (Идарә, икътисад һәм финанс институты) дәвам итәләр. Студентлар университетта һәм социаль челтәрләрдә программа бергәлеген үстерү өстендә эшлиләр.

Программа кысаларында берничә ел дәвамында КФУ Урал федераль университеты студентларын кабул итә. Алар республикага «Туризм» укыту юнәлеше буенча җәйге производство практикасына киләләр. 2025 елда Казан федераль университеты илнең өч югары уку йортыннан – Россиянең беренче Президенты Б.Н.Ельцин исемендәге Урал федераль университеты, Кубань дәүләт университеты һәм Ерак Көнчыгыш федераль университетыннан студентлар кабул итте.  «Татар шагыйрьләре эзләре буенча» дигән маршрут быел иң истәлекле чараларның берсе булды.

“Студентларның Казанда һәм Универсиада авылы кампусында булуларын без мөмкин кадәр уңайлырак итәргә тырышабыз, кая барырга, нәрсә карарга кирәклеген әйтәбез, һәм һәр төркем программасына Казан университеты биналары ансамбленә сәяхәт итүне кертәбез, вуз тарихы, яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру турында сөйлибез, һәркемне кызыксындырырга тырышабыз», – дип уртаклашты Екатерина.

Яшьләр һәм студентлар туризмы программасы – югары белем бирү мәгариф оешмалары студентлары һәм 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь белгечләр өчен партнер-университетлар тулай тораклары базасында арзан бәядән урнашып, Россия буйлап сәяхәт итү мөмкинлеге ул.

Сәяхәтләр студтуризм.рф цифрлы платформасын кулланып үткәрелә. Аңа РФнең 85 субъектының 134 шәһәрендәге 260тан артык партнер вуз, шулай ук ЕАЭС һәм БДБ киңлекләрендәге партнер-вузлар тоташтырылган.

Авторы: Иван Семенов, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының Матбугат хезмәте материаллары буенча КФУның Яшьләр сәясәте департаменты, фото: Александр Кузнецов