Казан университеты – Россиядә иҗат эшчәнлеген оештыруда иң яхшысы

Вуз «Россия студентлар язы» фестивале кысаларында узган конкурс номинациясендә җиңү яулады.

Казан федераль университеты «Россия студентлар язы» XXXI Бөтенроссия фестивале һәм шул ук исемдәге III Илкүләм иҗади яшьләргә ярдәм итү премиясе кысаларында үткәрелгән югары белем бирү мәгариф оешмаларында иҗади эшчәнлекне иң яхшы оештыруга II Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады.

Конкурс «Российский Союз Молодежи» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы һәм Мәдәни инициативалар Президент фонды ярдәме белән берничә этапта узды: гаризалар бирү, эшләрне бәяләү һәм йомгак ясау.

Премия мәдәният һәм иҗат өлкәсендә Россиянең милли үзенчәлекләрен исәпкә алган актуаль авторлык һәм көндәшлеккә сәләтле үзебезнең мәдәни продуктны булдыруга ярдәм итте.

Быел II Бөтенроссия конкурсын оештыру юнәлеше кысаларында Россия мәгариф оешмаларында иҗади эшчәнлекне иң яхшы оештыруга 500дән артык гариза бирелгән иде һәм анда илнең 60тан артык субъекты катнашты.

КФУ Медиакоммуникацияләр үзәгенә университетның Яшьләр сәясәте департаментының мәдәни-массакүләм һәм оештыру эшләрен оештыру бүлеге башлыгы Наталья Гыйзатуллина сөйләгәнчә, конкурска заявка Россиянең башка вузлары кебек үк онлайн-форматта рәсмиләштерелгән.

“Беренче чиратта “Студентлар язы” безнең вузда ничек узуын чагылдырдык. Без югары уку йортының республика һәм бөтенроссия этапларында катнашуын күрсәттек, трансляцияләрне “беркеттек”. Моннан тыш, без “Студентлар язы”нан тыш булган өйрәтүче мастер-класслар, конкурслар турында мәгълүмат җибәрдек, ә алар бик күп. Студентлар клубында эшләүче коллективлар турында сөйләдек, шулай ук “Студентлар марафоны” яшьләр фестивале дә күрсәтелде, – дип аңлатты ул.

Сайлап алу критерийларына килгәндә, бүлек җитәкчесе әйтүенчә, барлык югары уку йортлары өч номинациягә бүленде: 2 меңгә кадәр, 2 меңнән 8 меңгә кадәр һәм 8 меңнән артык студент булган югары белем бирү оешмалары.

“Әлбәттә, без соңгы номинациягә кердек. Нәтиҗәләр буенча һәркайсында берәр җиңүче сайланды. Казан федераль университеты “8 меңнән артык студент белем алучы ВУЗ” номинациясендә җиңү яулады һәм Россиядә иҗат эшчәнлеген оештыруда иң яхшысы булды. Безнең эш студентларга, аларның потенциалын үстерүгә һәм укудан тыш вакытларын файдалы итеп үткәрүгә юнәлдерелгән. Җиңү мөһим, бу бит яхшы төзелгән, дөрес эш күрсәткече. Бүген без иҗади эшчәнлек, бу эшнең системалылыгы ягыннан Россия буенча иң яхшы үрнәк булып торабыз. Димәк, без барысын да дөрес эшлибез, дөрес юнәлештә хәрәкәт итәбез», – диде Н.Гыйззәтуллина.

Планнар турында сөйләгәндә, ул ел саен уздырыла торган чараларның киләсе елда да үткәреләчәген билгеләп үтте. Акцент чакырылган экспертлар белән белем бирү мастер-классларына ясалачак.

“Без яңа иҗади проектны планлаштырабыз, ул зур булыр дип уйлыйм. Нечкәлекләрне әлегә ачмыйбыз”, – дип анонслады Наталья.

“Россия студентлар язы” фестивале кысаларында Халыкара мөнәсәбәтләр институты студенты Ева Батюкова “Медиа” юнәлешендә 1 нче урынны яулады.

Авторы: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: «Студентлар лигасы»