Спорт вакыйгасын Бөтендөнья космос атналыгына багышладылар.
«Татнефть арена» бозында «Ак Барс» (Казан) һәм «Барыс» (Астана) командалары арасында 2025/2026 сезонында Континенталь хоккей лигасы чемпионаты матчы узды. Бу көрәш спорт вакыйгасына гына түгел, ә чын фән һәм спорт бәйрәменә әверелде.
«Ак Барс» хоккей клубы белән Казан федераль университетының уртак проекты ел саен 4-10 октябрьдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья космос атналыгына багышланган.
“Нәкъ бер ел элек Университетның юбилее уңаеннан без “Ак Барс” һәм “Амур” хоккей клублары арасында академик матч уздырдык. Бүген без яңадан бу искиткеч коллаборациянең шаһитлары булабыз. Безне мавыктыргыч дуэль көтә. “Космик матч” үз исемен тулысынча аклый, һәм мин безнең командага җиңү телим. Ә тамашачылар һәм җанатарлар өчен без Казан университеты һәм безнең республиканың космосны үзләштерүдә, буйсындыруда һәм тикшерүдә катнашуы турында бик күп кызыклы фактлар әзерләдек. Ышанам ки, күпләр үзләре өчен ниндидер яңа һәм файдалы нәрсәләр белер»,-дип сөйләде КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты директоры Елена Ельшина.

Бу кичне «Барыс» хоккей клубына каршы матч спорт вакыйгасы гына түгел, ә 8000нән артык тамашачы өчен масштаблы тамаша булды. Казан университеты җанатарлар өчен интерактив һәм белем бирү активлыкларының тулы бер сериясен әзерләде, алар уен башланганчы һәм периодлар арасындагы тәнәфесләрдә арена фойесында узды. Катнашучылар спорт тамашасыннан ләззәтләнеп кенә калмадылар, мавыктыргыч космос дөньясына да чума алдылар.
Символик рәвештә алка ыргыту һәм матчка старт бирү хокукына яшь галим-астрофизик, Казан федераль университеты Физика институтының астрономия һәм космик геодезия кафедрасы өлкән укытучысы, «космик рентген нурланышы чыганаклары» фәнни-тикшеренү институты өлкән фәнни хезмәткәре Илһам Галиуллин лаек булды. КФУны тәмамлаган егет Германиянең Людвиг һәм Максимилиан исемендәге Мюнхен университетында докторлык дәрәҗәсен (PhD) алган. КФУның кече университетында укыганда, Илһам үзенең беренче ачышын ясый, яңа йолдыз таба. Бүген аның исәбендә безнең һәм иң якын галактикаларда дистәләгән ачык икеле йолдыз системасы бар. Галимнең тормышы йолдызларга юлның һәркем өчен ачык булуын күрсәтә.

Матчның тагын бер сюрпризы – Россия Федерациясе Герое, Россия Федерациясе очучы-космонавты, Татарстанда туган Сергей Рыжиковның Халыкара космик станциядән сәламләве. Космонавт «Ак Барс» уенчыларына югары осталыклары һәм җиңүгә омтылышлары өчен рәхмәт белдерде һәм команданың бозга чыгуы – истә калырлык һәм онытылмаслык, дип ассызыклады. Ахырда С. Рыжиков үз теләген әйтте:
«Сезнең бүгенге уеныгыз бөтен ил буйлап хоккей сөючеләрне рухландыруын дәвам итсен, ә алда яңа җиңүләр һәм казанышлар көтсен”.

Периодлар арасындагы тәнәфесләрдә космик активлык бозда дәвам итте. Фән һәм спорт бәйрәме атмосферасы җанатарлар армиясенең күпсанлы алкышларында чагылды. Уен барышында тамашачыларны Казан астрономия мәктәбе тарихы белән таныштырдылар, космо-квиз, КФУның В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясенә бушлай керү өчен сертификат уйнаттылар. Музыкадан башка да булмады. Холлда да, аренада да кич буе Эдуард Артемьевның «Трава у дома», «Поход» һәм башка композицияләре уйнады.
Җанатар Рөстәм Авзалов спорт чараларының мондый гадәти булмаган форматта уздырылуы бик шәп, дип билгеләп үтте һәм балачактан ук аның өчен “Ә Марста тормыш бармы?» дигән сорау иң серле булып калуын әйтте.

“Космический матч” ны тулы бер гаиләләр белән карадылар. Евгения Авдеева өчен трибунадан яраткан командага ярдәм итү – гаилә традициясе. Бу матчка ул узган елның октябрендә узган һәм Казан университетының 220 еллыгына багышланган «академик матч» кебек үк бармыйча кала алмаган.
“Без, һәрвакыттагыча, уенга бөтен гаилә белән килдек. Берничә ел без абонементлар ияләре, һәр матчка йөрибез. Бу вакыйганы без бик көттек. Тиз-тиз аренага йөгердек. Балалар космос белән мавыга, аларга ирешә алмаслык бөтен нәрсә кызык. Бу интерактив матч, биредә алар уенны күзәтеп кенә калмыйча, күңел ачачаклар, үсәчәкләр. “Академик матч” тан балалар таң калдылар, институтлардан активлыклар күп булды. Химия институты (А.М. Бутлеров исемендәге – авт. иск.) – бу супер! Тәҗрибәләр шулкадәр шәп булды ки, балалар укытучылардан аларны мәктәптә күрсәтүләрен сорый башладылар. Тәҗрибәләр һәрвакыт мавыктыргыч, алар фән турында күбрәк белергә дәртләндерә”, – диде уен башланыр алдыннан КФУ матбугат хезмәтенә җанатар.

Вакыйгага «Ак Барс Шоу» эфирына тоташып кушылырга мөмкин иде. Бу кичне аның кунаклары Илһам Галиуллин, шулай ук КФУ Физика институтының чагыштырмалылык теориясе һәм гравитация кафедрасы доценты һәм фәнне популярлаштыручы Дмитрий Грошев булды. Шоуны алып баручылар белән бергә галимнәр галәмгә иллюминатор ачтылар һәм аның турындагы күпләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр: яңа йолдызлар ничек ачыла, космик киңлекне нинди күк объектлары формалаштыра, гравитация, кара тишекләр һәм бу белемнәрнең безнең тормышта нинди роль уйнавы.
“Әлбәттә, матчның космос тематикасында узуы күңелле. Бу аңа күп санлы өлкәннәр һәм яшүсмерләрне кызыксындыру мөмкинлеге. Мондый чаралар ешрак үткәрелсен иде. Университетка да, “Ак Барс” хоккей клубына да рәхмәт, алар бергәләшеп әлеге вакыйганы оештыра алдылар», – диде Д.Грошев.

Физика институты оештырган «Иллюминаторда Казан» проекты югары уку йортының танып белү мәйданчыкларының берсе булды. Ул катнашучыларга геодезия һәм картография өлкәсендәге белемнәрен тикшерергә мөмкинлек бирде. Җанатарларны геодезия кроссворды көтте – гадәти булмаган викторина, анда космос турындагы фән белән бәйле терминнарны һәм фактларны искә төшерү таләп ителде. Шулай ук янәшәдә «Космик сурәтләрне дешифровщик» урнашкан иде, анда катнашучылар үзләрен иярченнәрдән алынган сурәтләрне анализлаучы белгечләр ролендә сынап карый алды.
Фәнни фантазия табышмаклар һәм сурәтләр белән генә чикләнмәде. Программа кысаларында КФУның Дизайн һәм пространство сәнгате институты (ИДиПИ) әзерләгән «Космический магнит» мастер-классы узды. Катнашучыларга киндер белән тышланган магнитларда үз планеталарын төзергә тәкъдим ителде. Акрил маркерлар ярдәмендә теләгән һәркем үзенең океаннары, таулары, боҗралары һәм йолдызлары булган уникаль дөньяны ясый алды. Бу шөгыль иҗат һәм хыялны берләштерде, катнашучыларга “Планетаны кулларында тотарга” мөмкинлек бирде.
“Безнең институт тематик мастер-класс үткәрә. Без клубның барлык яшь катнашучылары һәм фанатлары өчен киндер-магнитлар, шулай ук безнең Кояш системасы планеталары үрнәкләрен әзерләдек. Катнашучылар үрнәкләрдә тәкъдим ителгән планеталарны ясап кына калмыйча, үзләренең әкияти дөньясын, бәлки, хәтта Ак Барс планетасын да уйлап таба алалар», – дигән мәгълүмат бирде ИДиПИ Дизайн һәм милли сәнгать кафедрасының өлкән укытучысы Дарья Куленкова.
Тагын бер популяр зона психология һәм мәгариф институты (ИПО) оештырган «Пластилин космос» мастер-классы булды. Катнашучылар үз планеталарын ясаганнар, ай кратерларын, Сатурн боҗраларын һәм хәтта таш җепселле метеоритлар булдырганнар.

«Безнең мәйданчыкта яшь катнашучылар пластилин планеталар, космик объектлар, чит планеталылар, очу аппаратлары һәм тулы бер галактикалар булдыра ала. Бу мастер-класс пластилинография техникасына нигезләнгән һәм балаларның иҗади потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән», – диде ИПО башлангыч белем кафедрасы доценты Ләйсән Каюмова.
«Сфераларны әйләндерү» күргәзмәсенең өлешчә экспозициясе программада аерым урынны алып торды. Экспозиция авторы – КФУ Физика институтының астрономия һәм космик геодезия кафедрасы доценты Роман Жучков.
“Визуаль образлар һәм тирәнлек ярашуы ошады, һәр эш уйланырга чакыра кебек. Күргәзмә үзеннән соң күңелле тәэсир калдыра һәм кешенең космостагы урынын яңадан аңлау теләге тудыра”, – дип уртаклашты тәэсирләре белән тамашачы Максим Стрелков.
Бозда гына түгел, белемнәрдә дә ярышырга яратучылар өчен КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты матч вакытында боз аренасында видеокубта узган «Космос» квиз әзерләгән. Сораулар космос, Казан университеты темасына иде. Шулай ук фойеда викторина узды, анда кунаклар эрудицияне тикшерә, КФУ һәм галәм турында кызыклы фактлар белә алды.
Матур сурәтләр яратучылар да игътибарсыз калмады. «Ак Барс»ХК катнашында төзелгән ракета рәвешендәге стильләштерелгән фотозона эшләде. Һәр җанатар якты инсталляция фонында фото ясый һәм үзен стартка әзер чын космонавт итеп хис итә алды.
“Матч атмосферасын аңлатып булмый. Без дусларым белән хоккейга беренче тапкыр гына йөрмибез һәм һәрвакыт “Барыс”ның җиңүе өчен җан атабыз. Мин Казанга укырга килдем, һәм миңа бу шәһәр бик ошый. Кызганыч, быел мин университетны тәмамлыйм, шуңа күрә киләсе уеннарны Казахстанда караячакмын», – дип сөйләде Астанадан җанатар Лия Байгильдеева.

“Татнефть Арена” холлында ук мобиль планетарий урнашты. Кабартылган конструкция гөмбәзнең эчке өслегенең панорамалы сурәтен булдырырга мөмкинлек бирә, пространствоны йолдызлы күккә әйләндерә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «космик матч» алдыннан «Ак Барс» хоккей клубы уенчылары Илья Сафонов һәм Михаил Бердин гаиләләре белән ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә кергән КФУның В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясендә булдылар. Спортчыларга Казан астрономия мәктәбе тарихы турында сөйләделәр һәм ике тапкыр Советлар Союзы Герое Алексей Леонов исемен йөрткән планетарий буйлап экскурсия уздырдылар.

“Космик матч” “Ак Барс” файдасына 4:3 исәбе белән тәмамланды. Бай фәнни тарихы һәм илебез космонавтикасына керткән зур өлеше белән дан тоткан Казан Университеты, шулай ук Татарстанның иң абруйлы һәм популяр спорт клубларының берсе булган «Ак Барс» хоккей клубы төбәкнең флагманнары булып тора. Аларның хезмәттәшлеге алдынгы фәнни казанышларның югары спорт нәтиҗәләре белән ничек ярашуын ачык күрсәтә, яңа буынны ике өлкәдә дә ачышларга илһамландыра.
Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.
Авторы: Әминә Морат, Алисә Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, авторлар һәм Илнар Төхбәтов, «Ак Барс», Анна Захарова фотолары

