Казан университеты лицеистлары БДИның йөз баллы укучылары арасында

Укучылар химия, математика һәм рус теле буенча бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Химия, математика һәм рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханының беренче нәтиҗәләре игълан ителде. Йөз баллчылар арасында – КФУның СУНЦ IT-лицеен тәмамлаган сигез укучы һәм Н.И. Лобачевский исемендәге Лицейны тәмамлаган ике укучы.

Химия буенча БДИда иң зур баллны IT-лицей вәкилләре – Софья Баландина һәм Ясминә Таҗиева күрсәтте. Моннан тыш, тагын сигез укучы 90нан артык балл алган.

Медиакоммуникацияләр үзәгенә Я.Таҗиева сөйләгәнчә, имтиханга ул мәктәп дәресләре кысаларында да, өйдә мөстәкыйль дә әзерләнгән.

“Бу көнне мин дулкынланмадым, чөнки сынаулардан башка укырга керү өчен ташламам бар, ә БДИны үз көчемне тикшерү өчен тапшырдым. Борчылулар булмау, мөгаен, уңышның төп факторыдыр”, – диде кыз.

Йөз баллга ия кыз өчен бигрәк тә тест өлешендәге биремнәренең берсе истә калган.

“Башта мин нәрсә эшләргә кирәклеген аңлап бетермәдем, тик берничә минут эчендә ничек чишәргә икәнен аңладым. Бу мине бик шатландырды һәм коткарды», – дип искә ала Я.Таҗиева.

Зур максатка ирешергә, 100 балл алырга, һичшиксез укуга вакыт бүленгән, көннең дөрес итеп төзелгән расписаниесе дә ярдәм итәчәк. Моннан тыш, чыгарылыш сыйныф укучысы киләчәктә Бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга кирәк булачак укучыларга барлык олимпиадаларда үзләрен сынап карарга курыкмаска киңәш итә. Алар Ясмина сүзләренчә, бик яхшы тренировка булачак һәм база белемнәрен ныгытачак.

Н. И. Лобачевский исемендәге лицейны тәмамлаган Алинә Ясәвиева да химиядән БДИда максималь баллга ия булды.

«Мин тормышымның бу этабына 10 сыйныфтан бирле әзерләндем, лицейда да, өйдә дә тестлар һәм мәсьәләләр чиштем, шуның нәтиҗәсендә имтиханның үзендә барлык биремнәр дә таныш һәм катлаулы түгел иде», – дип сөйләде ул.

Кыз яхшы нәтиҗәгә ирешүдә аңа гади ритуал ярдәм иткәнен әйтте. БДИ алдыннан Алинә әзерлекне кичектереп, киләчәк мөһим көн турында уйламыйча, урамга йөрергә чыгып киткән. Бу, аның сүзләренчә, дулкынлануны җиңәргә һәм фикерләрне тәртипкә китерергә ярдәм иткән.

“Әзерлекне 10 нчы сыйныфта ук башлау бик мөһим, ә мәктәпнең соңгы ярты елында укуга мөмкин кадәр күбрәк чумарга кирәк. Бу авыр булып тоелырга мөмкин, әмма моның нәтиҗәсе бар”, – дип саный А.Ясәвиева.

It-лицейдан булачак студентлар математикадан БДИда иң югары балл алдылар. Айнур Мәхмүтов, Федор Моисеев, Самат Арсланов һәм Анастасия Глинская бик яхшы нәтиҗәләргә ия. Бу фән буенча алдынгылар арасында шулай ук Н.И. Лобачевский исемендәге лицей вәкиле Артур Хуҗиев та бар.

Казан университеты лицейларын тәмамлаучыларның тагын бер казанышы – рус теленнән БДИда 100 балл. Аңа IT-лицейны тәмамлаган Риана Фәттахова һәм Камилла Сәлимова алды.

К.Сәлимова журналистлар белән әңгәмәдә уңыш серен ачты. Мәктәпне тәмамлаган кыз әйтүенчә, иң мөһиме – тырышып әзерләнү, имтихан вакытында дулкынланмау һәм үз көчеңә ышану. Кыз үзе, мәктәп дәресләреннән тыш, биремнәрне мөстәкыйль хәл иткән, хаталар өстендә эшләгән һәм мөмкин булган авыр сорауларны тикшергән.

“Барыннан да бигрәк миңа сәнгатьлелек чаралары турындагы бирем истә калды, чөнки БДИдан соң ук шик барлыкка килде. Һәм тагын мин инша темасы табигать белән бәйле булмас дип өметләнгән идем, әмма нәтиҗәдә миңа нәкъ менә шул тема эләкте. Шуңа да карамастан, кадерле 100 баллны җыя алдым”, – дип уртаклашты кыз.

Исегезгә төшерәбез, чыгарылыш кичәләре алдыннан Казан университеты дизайнеры нинди кием сайларга һәм бәйрәм образын нәрсә белән тулыландырырга кирәклеге турында сөйләде.

Авторы: Анна Зинченко, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Александр Кузнецов