Чара Россия-Гарәп саммитына әзерлек кысаларында узды.
Гарәп дәүләтләреннән ГМЧ вәкилләре делегациясе Россия Федерациясе белән танышуны Казанда булудан башлады. Визит икътисади, мәдәни һәм мәгариф юнәлешләрен берләштергән бай программалардан торды. Үзәк пунктларның берсе Казан федераль университеты булды, ул кунакларга бай тарихи һәм фәнни мирасны, шулай ук халыкара хезмәттәшлекнең заманча мөмкинлекләрен күрсәтте.
Россия һәм гарәп дөньясы илләре арасында стратегик партнерлыкны ныгыту мәйданчыгы булачак Россия-Гарәп саммиты алдыннан Алжир, Бәхрәйн, Мисыр, Иордания, Гыйрак, Йәмән, Катар, Ливан, Комор утраулары берлеге, Күвәйт, Ливия, Мавритания, Марокко, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Оман, Фәләстин, Согуд Гарәбстаны, Сүрия, Судан һәм Тунис журналистлары делегациясе килде.
Чит ил кунакларының Россия Федерациясе белән танышуы тарихи яктан мәдәниятләр, диннәр һәм цивилизацияләр диалогы пространствосы булган Татарстаннан башлануы символик мәгънәгә ия. Журналистлар республиканың сәнәгать һәм инвестицион потенциалын күрә, шулай ук аның бай мәдәни һәм мәгариф мирасы белән таныша алдылар.
Республикада булу программасы сәнәгать күргәзмәсе белән ачылды, анда төбәкнең төп предприятиеләре тәкъдим ителде. Аннары делегация ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчелеге, Икътисад министрлыгы һәм «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме вәкилләре белән очрашты.
Делегациянең очрашуы атаклы «Сковородка»да – КФУның төп бинасы каршындагы җәмәгать киңлегендә башланды. Маршрутның беренче пункты Казан университеты тарихы музее булды. Биредә катнашучыларга югары уку йортының бай үткәненә экскурсия үткәрделәр, аның дөнья фәнен үстерүгә керткән өлешен билгеләп үттеләр. Россиянең шәрыкне өйрәнү мәктәбенең башлангыч ноктасы булган Көнчыгыш разрядына нигез салуга аерым игътибар бирелде.
Программаның иң якты мизгелләренең берсе Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фондыннан уникаль басмаларны күрсәтү булды. Кунакларга XIV һәм XVIII йөзләрдәге кулъязма Коръәннәр, 1803 елгы Коръәннең беренче басма нөсхәсе, XVII гасыр ахырына караган Мәккә һәм Кәгъбә сурәтләре төшерелгән хәдисләр җыентыгы; XVI гасыр ахырына караган Гарәбстан ярымутравы картасы төшерелгән Европа атласы, шулай ук фикһ буенча XIX гасырга караган, бизәкләр белән бизәлгән кулъязма тәкъдим ителде.
КФУның Тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимирхан Алишев Югары уку йортының заманча Халыкара программалары, фәнни инициативалар һәм гарәп илләреннән килгән студентлар өчен мөмкинлекләр турында җентекләп сөйләде.
“Бүген журналистлар Казан университеты, аның тарихы һәм борынгы кулъязмалары, шул исәптән югары уку йортында саклана торган мөселман китаплары белән танышалар. Моннан тыш, делегация университетның инфраструктурасын һәм заманча торышын өйрәнә. Хәзерге вакытта КФУда гарәп дөньясы илләреннән, күбесенчә Мисырдан, шулай ук Сүрия, Алжир, Гыйрак, Фәләстин һәм башка дәүләтләрдән 1300гә якын студент белем ала. Бу илләрнең яшь галимнәре һәм студентлары без саммит эгидасы белән уздырган чараларда актив катнашалар, бу диалог һәм фәнни алмашуны җайга салуга ярдәм итә. Гарәп илләренең эре гаммәви мәгълүмат чараларының Казан Университетындагы мөмкинлекләр турында сөйләве безгә бик зур куаныч», – диде Т.Алишев.
Шуннан соң кунаклар КФУның Император залында булдылар. Анда алар аның тарихы белән таныштылар һәм университетның академик традицияләре рухын тоя алдылар. Программа кайчандыр Владимир Ленин укыган Ленин аудиториясендә тәмамланды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гарәп илләреннән килгән журналистларның Татарстанга һәм Казан университетына визиты Россия-Гарәп саммиты алдыннан мәдәни һәм фәнни элемтәләрне үстерүдә мөһим адым булды.
Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.
Авторы: Әминә Морат, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, автор фотосы