Һава температурасы үзгәрүе әле җылы якка очарга дигән билге түгел.
Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институты Биоэкология, гигиена һәм халык сәламәтлеге кафедрасы мөдире Илгизәр Рәхимов кайсы кошларның җылы якка очарга әзерләнүен әйтте.
Кошларның сезонлы ритмы бар. Билгеле бер климат шартлары үзгәрү белән кошларның кайбер төрләре җылы якларга ашыга.
«Кошларны көньякка китә, дип әйтү бик үк дөрес түгел, чөнки алар көнчыгыш, көнбатыш юнәлешләренә дә китәргә мөмкин, хәтта төньякка очу очраклары да бар», – дип билгеләде Илгизәр Рәхимов.
Кошлар җылы канлы булу сәбәпле, аларның тән температурасы 41-42 градусны тәшкил итә, шуңа күрә һава температурасы үзгәрү аларга китәр өчен сигнал булып тормый.
«Безнең кайбер кошлар, мисал өчен, кара керәшә, кагыйдә буларак, август ахырында китә. Мондый хәл былтыр күзәтелде. Озакламый салкынайта, диеп әйтеп булмый. Шуңа да кошларның китүе, беренче чиратта, көн озынлыгы кыскару сәбәпле, ризык күләме азаюга бәйле. Аларга шул тәэсир итә», – дип аңлатты И.Рәхимов.
Сентябьдә сандугач, шәүлегән җылы якка китә. Кошларның үзләренең аерым бер китү графигы бар. Сандугач беркайчан да кара каргадан иртәрәк, ә сыерчык керәшәдән соңрак килми. Китү дә шулай ук. Көз көне кошларның китүе билгеле бер графикка бәйле, аның буенча көн яктысына бәйле булган кошлар иң беренчеләрдән булып киттә, аннары инде – сабырраклары, башка әйбер белән туклана алучылары. Мисал өчен, су кошлары, сулыкны боз каплый башлагач кына, җылы якка оча.
Хәзерге вакытта кошларның китүе бераз озаккарак сузыла. Хәтта инде күптән китәргә тиешле кошларны да бездә бүген әле күреп була. Профессор октябрьдә сыерчыклар, кызылтүшләр (зяблик) китүен хәбәр итте. Шулай ук чебенче, солы чыпчыгы кебек кошлар да китәргә әзерләнә.
«Ашату өчен шартлар булган урыннарда әле дә кошларның бер төркем булып җыелып торуын күрәбез. Хәзерге вакытта безгә кышларга килә, көзге миграцияләр вакытында очрый торган төрләрне дә очратып була, шуларның берсе – тау чыпчыгы. Быел без китү вакытлары төрле булган күчмә кошларны берьюлы күрә алабыз», – дип йомгаклады ул.
Сүз уңаеннан, күчмә кошлар турында. Ноябрьдә кара карга һәм су кошлары – каз, үрдәк һәм аккошлар китәчәк.
Татарстан кошлар төрлелеге белән аерылып тора. Республикада кошларның 300гә якын төре бар, аларның күбесе – күчмә кошлар.
Автор: Руфинә Гыймалетдинова, фото: Юлия Акморза