Күренекле юристны соңгы юлга озатырга аның туганнары, хезмәттәшләре һәм күп санлы укучылары килгән.
Бүген Казан федераль университетында Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе һәм юристы, Казан университетының атказанган профессоры, юридик фәннәр докторы Борис Леонидович Железновны (1927-2025) соңгы юлга озаттылар.
Мәрмәр залга галим белән хушлашырга хөрмәтләп аның туганнары, якыннары, хезмәттәшләре, күп санлы шәкертләре килгән иде. Хушлашу тантанасында ТР Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, КФУның Хокукый эш һәм милек мөнәсәбәтләре буенча проректоры Фәридә Хәмидуллина, Юридик факультет деканы Лилия Бакулина, Юридик факультетның фәнни җитәкчесе Илдар Тарханов, Юридик факультетның конституцион һәм административ хокук кафедрасы мөдире Евгений Солтанов һәм башкалар катнашты.
“Күренекле дәүләт эшлеклесе, профессор, галим, академик, ә безнең өчен укытучы һәм остаз Борис Леонидович Железновның вафатына бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән кайгы уртаклашам. Ул Татарстанның конституцион нигезләрен урнаштыруга бәяләп бетергесез өлеш кертте. Аның профессиональлеге, тирән белемнәре нәтиҗәсендә, тарихның катлаулы мизгелләрендә республиканың хокукый системасын формалаштыруда һәм үстерүдә зур мөмкинлек биргән ныклы нигез салынды. Һичшиксез, Борис Леонидович, Татарстанның юридик мәктәбенең баганасы булып тора. Бу мәктәп аның ярдәмендә бөтен Россия территориясендә һәм аннан читтә дә билгеле», – дип искә алды үз нотыгында ТР Юстиция министры.
Ф.Хәмидуллина, Железнов биографиясен искә төшереп, барлык һөнәрләр дә кешеләрдән, ә өч һөнәрнең: өйрәтү, дәвалау, хөкем итү югарыдан икәнлеген әйтте. Е.Солтанов аны талантлы педагог һәм тикшеренүче буларак кына түгел, ә сүзгә үткен шагыйрь буларак та тасвирлый – панихидага килгәннәрнең күбесе аның шигырьләрен укый. Ә тагын кафедра мөдире әйтүенчә, академик аралашуның югары культурасы үрнәге була.
“Конституция язу турында ювелир хезмәт дию генә аз. Мондый документлар булдыру өчен иҗатчы булырга кирәк (Б.Железнов Татарстан Конституциясен эшләүдә катнашкан – искәрмә. ред.). Ләкин Борис Леонидович Конституцияне саклаучы да, ТР Конституцион күзәтчелек комитеты әгъзаларының берсе дә булган. Без бу традицияләрне дәвам итәбез һәм Татарстан Республикасы Конституция советы кебек орган һичшиксез булырга тиеш дигән фикерне яклыйбыз», – дип ышандырды Евгений Солтанов.
Профессор бүгенге көндә ил файдасына хезмәт итүләрен дәвам итүче галимнәр, юристлар плеядасын тәрбияләгән. КФУның Юридик факультетын тәмамлаучылар да яраткан укытучыларын күз яшьләре белән соңгы юлга озаттылар.
“Әгәр шәхес масштабын алсак, ул факультетның җаны булган дип әйтергә була, – дип сөйләде журналистларга декан Л.Бакулина. – Безнең өчен Борис Леонидович – гаҗәеп кеше. Ул минем укытучым иде, ул кафедрада профессор булганда, мин аның белән бергә эшләдем, һәм без Борис Леонидович факультеттан киткәннән соң да аралаштык. Минем өчен, әлбәттә, ул бик кадерле һәм якын кеше. Бу безнең барыбыз өчен дә зур югалту. Укытучылар гына китми, юридик факультетның нәкъ менә алар белән бәйле ниндидер гаҗәеп аурасы китә. Әйе, башка буын килә, без дә бу традицияләрне сакларга һәм үстерергә тырышабыз, әмма без башка, һәм бу кешеләрне инде беркем дә алмаштырмаячак. Алар безне өйрәткәннәрне без хәзерге студентларга җиткерергә тырышабыз, һәм бу җәһәттән буыннар дәвамчанлыгы һәрвакыт сакланыр дип уйлыйм».
Юридик факультетның җинаять процессы һәм криминалистика кафедрасы доценты Анатолий Шәлимов студентлык чорыннан алып, Б.Железнов белән бергә 60 елга якын эшләгән. Ул билгеләп үткәнчә, профессор беркайчан да ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаган, яңалык кертергә омтылган һәм Татарстан Республикасы Конституциясен төзүдә катнашып, Татарстанның киләчәген күргән.
«Миңа аның белән төрле ситуацияләрдә очрашырга туры килде. Ул беркайчан да студентларга тавыш күтәрмәде, аларны һәрвакыт хуплады, яхшы күңелле иде. Һәм юкка гына Казан шәһәре мэры Илсур Рәис улы Метшин Борис Леонидовичны юридик факультетның “патриархы” дип атамады», – дип уртаклашты А.Шәлимов.
Борис Железновның китүе – фән өчен зур югалту. Җыелышта катнашучыларның барысы да аның турында эрудицияле, ярдәмчел, гаять мавыктыргыч кеше, искиткеч галим-юрист буларак сөйләделәр. Ул безнең хәтердә шулай булып калачак та…
Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.
Автор: Алисә Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Инна Басыйрова
