Казан Ратушасында ел саен үткәрелә торган лицей балы узды

Анда КФУ Н.И. Лобачевский исемендәге лицееннан 120 укучы катнашты.

Казан Ратушасында традицион Лицей балы узды, аны ел саен КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицее оештыра. Быел тантана Казан университетының 220 еллыгына багышланды.

Бал Россия мәдәнияте кыйммәтләре белән таныштыра, ә купшы киемнәр, нәфис манералар, җанлы музыка һәм бәйрәм интерьерлары тантанада катнашучыларны XIX гасырның дөньяви тормышына күчерә. Балда төп катнашучылар – лицейның 10-11 сыйныф укучылары. Быел бу лицейның 120  укучысы, дип хәбәр итте КФУның медиакоммуникацияләр үзәгенә Н.Лобачевский исемендәге лицей директоры  Елена Скобельцына.

“Казан Университетының зур фәнни, тарихи һәм мәдәни юлы бар, әмма югары уку йортында студентларга һәрвакыт шат, ә алар, белгәнегезчә, мәктәп укучыларыннан үсеп чыга. 2013 елдан безнең лицей Казан федераль университетына укучылар, булачак абитуриентларны, студентларны һәм галимнәрне тәрбияли. Бүген без бөтен университет җәмәгатьчелеге белән бергә кычкырып : “Славься, университет!” – дип әйтәбез”, – диде җыелганнарны сәламләп лицей директоры.

Тантананы укытучылар полонезы ачты. Gaudeamus студентлар гимнын «Лимонад»лицей вокаль ансамбле башкарды.

Тантана башланыр алдыннан Е.Скобельцына бал – лицей тормышында әһәмиятле мәдәни вакыйга, анда балалар аралаша, бии, үзләрен җәмгыятьтә тәкъдим итә белүләрен дә күрсәтәләр, дип сөйләде.

“Бию-һәр лицей укучысы өчен мәҗбүри шөгыль, чөнки башка нәрсәләргә өйрәнгән кебек грациягә, ял итүгә, культурага да өйрәнергә кирәк, – диде ул. – Без укучыларны гүзәл дөньяга, музыка дөньясына җәлеп итәбез. Затлы оркестр уйный, бик матур композицияләр башкарыла һәм болар барысы да безнең үсеп килүче буынны һәрьяклап тәрбияләү белән шөгыльләнүебезне күрсәтә».

25 нче бал Казан университетының 220 еллык юбилеена багышланган.  Бал биюләре – вальс, менуэт, падеграс, полька, француз кадриле һәм башкалар –  университетка багышланган театральләштерелгән һәм музыкаль тамашалар, мавыктыргыч мастер-класслар белән үрелеп барды.

Унберенче сыйныф укучылары Юрий Шмыров һәм Мария Дьячкова уку елы башыннан бергә бииләр. Парга барыннан да бигрәк фигуралы вальс ошый. Дәресләр атна саен 2 сәгать дәвам иткән.

“Бал берләшергә һәм дуслашырга ярдәм итә дип саныйм, – дип уртаклашты Мария. – Кайбер хәрәкәтләр килеп чыкмады, төзәттек. Репетицияләр күп булды. Иң күңелле өлеше – вальс”.

Яшь кызлар өчен балда ташлар һәм стразалар белән чигелгән күлмәкләр, озын перчаткалар, ялтырап торган бизәнү әйберләре –  сарай ханымнары образында күренергә мөмкинлек бирде. 11 А сыйныфтан Екатерина Осипова ясалма җиңле ак бал күлмәгендә иде.

“Күлмәк төрле элементлардан җыелган. Ул кечерәйтелгән, иңбаш өлеше үзгәртелгән, махсус җиңнәр тегелгән”, – дип тасвирлады сыйныфташының киемен аның партнеры Иван Есенский.

Укучыларга “Тылсымлы урман” биюе ошаган:

“Бу матур музыкага назлы, акрын бию”, – дип сөйләде Екатерина.

Еш кына балларда һәм раутларда бию, музыка һәм шигъри конкурслар уздырылган. Бу традиция лицей балында да үз дәвамын тапты. Быел яңадан бал короле һәм королевасы титулына конкурс уздырылды. Парларга дүрт ярышта – визит карточкасында, вальста, иҗади номерда һәм буримда көч сынашырга туры килде. Жюри бәяләвенчә, титулларны 11 М сыйныф укучылары Гадел Фәсхетдинов һәм Эмилия Самерханова яулады. «Дефиле. Ир-ат карашы. Хатын-кыз карашы» җиңүчеләре Салават Гыйниятов һәм Әминә Якупова булды.

Шунысы кызык, Казан университетында студентларның беренче Яңа ел балы 1937 елда уздырыла. Н.Лобачевский исемендәге Лицейның  унберенче сыйныф укучылары Андрей Васильев һәм Елена Цыганованың иҗат номеры шуңа багышланган иде.

Балга Казан университеты галимнәре, укучыларның ата-аналары, укытучылар һәм лицей хезмәткәрләре дә килде. 11 сыйныфта укучы улы Олегка булышу өчен аның әнисе – КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының гамәли һәм эксперименталь лингвистика кафедрасы мөдире Елена Горобец килгән. Интервьюда ул тантананың искиткеч дәрәҗәдә оештырылуын һәм укучыларда күңелле тәэсирләр калдырачагын билгеләп үтте. Олег Горобец балачакта биюләр белән шөгыльләнгән, һәм, әнисе әйтүенчә, балга әзерлек чорында алар еш кына бу вакытны искә төшергәннәр.

“Иң мөһиме, балалар белем генә түгел, мондый шартларда һәм контекстта үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында күзаллау да ала, чөнки безнең заманда бу сирәк күренеш. Балаларыбызның рухи яктан үсүе бик яхшы, – дип саный Е.Горобец. – Лицей балы-ул, әлбәттә, гаиләдә фикер алыша торган зур чараларның берсе. Бу ата-аналарны, балаларны якынайта һәм бәйрәм хисе тудыра».

Тамашачылар арасында без КФУ Физика институты директорының фәнни эшчәнлек буенча урынбасары Ирина Романованы да очраттык. Паркетта аның улы – лицейның 10 сыйныф укучысы Максим Романов биеде. Ирина Романова аның кайчандыр беренче сыйныф укучылары балында катнашуын искә төшерде.

“Бик шәп! Барысы да яшь, матур, сокланырлык, – диде И.Романова. Бик озак әзерләндек һәм смокинг яки фрак киюдән башлап фикер алыштык».

Лицей балы проекты КФУ Н.И. Лобачевский исемендәге лицей педагогларының, ата-аналарның һәм укучыларның иҗади коллективы тарафыннан эшләнгән.  Концепциядә сәләтле балалар белән эшләү контекстында лицей миссиясе исәпкә алынган. Балларның темалары лицей, Казан, Татарстан, Россия вакыйгаларына һәм өстенлекле даталарына багышланган.

Тантана Казан федераль университеты гимны белән тәмамланды.

Автор: Алисә Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, автор фотосы