Казан Кремлендә сәнгатьтә химиянең роле турында лекция узачак

«Фәнни мохит» циклыннан чара 29 ноябрьдә узачак.

29 ноябрьдә 18.30 сәгатьтә «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы һәм Казан федераль университетының уртак проекты кысаларында «Сәнгать  өчен хезмәттә химия» лекциясе узачак.

Лекциядә аналитик химия кафедрасы доценты, КФУ ның А.М. Бутлеров исемендәге Химия институтының тәрбия һәм социаль эш буенча директор урынбасары Анна Гедмина табигать турындагы фәннәр һәм иҗат белеменең үзара бәйләнеше турында күп кенә кызыклы фактлар сөйләячәк. Тыңлаучылар кеше организмында сәнгать әсәрен күргәндә нинди реакцияләр булганын, сәнгать шедеврлары булдыру һәм аларны киләчәк буыннарга җиткерүдә фундаменталь база булып торган химия казанышлары турында белә алачаклар.

Лекцияне үткәрү урыны: «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының гавәми урыннары, 4 подъезд.

Теләгән һәркем килә ала, әмма теркәлү кирәк.

КФУның исәпләү математикасы һәм мәгълүмат технологияләре институтының гамәли математика һәм ясалма интеллект кафедрасы ассистенты Гарник Абгарян «Югалган фракцияләр турында эш» лекциясе белән; Халыкара мөнәсәбәтләр институтының (ИМО) антропология һәм этнография кафедрасы доценты Елена Фролова «”Мәдәни күзлекләр”. Төрле мәдәниятләрдә хис-кичерешләрне кабул итү һәм күренешләр үзенчәлекләре”» лекциясе белән элек чыгыш ясаганнар иде инде. Шулай ук моңа кадәр ИМО алтаистика һәм китай теле кафедрасы профессоры Дмитрий Мартынов Россиянең шәрыкъне өйрәнү  серләре һәм Казанның ничек итеп дөньяда Ислам цивилизациясе үзәгенә әверелүе турында сөйләде; Дизайн һәм пространство сәнгате институтының дизайн һәм милли сәнгать кафедрасы доцентлары Михаил Яо һәм Юлиана Еманова, милли костюм орнаменты, КФУның Этнография музее мөдире, ИМО антропология һәм этнография кафедрасы ассистенты Арслан Мингалиев Сабантуйның тарихы һәм заманчалыгы турында сөйләгән иде. Алда үткән лекцияләрдә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы профессоры Әлфия Йосыпова татар икетелле лексикография чыганаклары һәм традицияләре турында мәгълүматлар белән уртаклашты, КФУның Дизайн һәм пространство сәнгате институты директоры урынбасары Степан Новиков архитектор Ф.Н. Малиновский турында сөйләде. Шулай ук Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының гомуми һәм этник социология кафедрасы доценты Альбина Гарифҗанова яшьләр һөнәрчелегенең этник үзенчәлеге турында сөйләде һәм башка фән эшлеклеләрнең лекцияләре булды.

Авторы: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге, Камилла Солтанова.