Казан федераль университетына 42 меңнән артык гариза бирелгән

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында КФУ проректоры Екатерина Турилова хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «2025 елда Татарстан Республикасы югары уку йортларына кабул итү кампаниясенең үзенчәлекләре турында» темасына брифинг узды.

Чара Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева рәислегендә узды. Брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Казан югары уку йортлары ректорлары һәм проректорлары катнашты. КФУны мәгариф эшчәнлеге буенча проректор Екатерина Турилова тәкъдим итте.

«Белем бирүнең бюджет формасына укырга керү өчен аттестатның төп нөсхәсе урынына югары уку йортына керү турында ризалык бирергә кирәк. Максатчан һәм индивидуаль казанышлар теге яки бу югары уку йортының үзенчәлегеннән чыгып исәпкә алына. Бу нисбәттән заказ бирүче компанияләр зур роль уйный, алар бүген кабул итү кампанияләрендә актив катнашалар. Агымдагы елдан кабул итү кампаниясенә кадәр вузда билгеләнгән түләүле укытуга урыннар саны үзгәрә, артып китә алмый», – диде Татарстан вице-премьеры Л.Фазлыева һәм кабул итү яңалыклары, кагыйдәләре белән таныштырды.

Үз чиратында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин әйтүенчә, Татарстан югары уку йортларына 2025 елда бакалавриат, белгечлек һәм магистратура программалары буенча укытуның бюджет формасына кабул итү өчен 23 меңнән артык урын бүлеп бирелгән. Шул ук вакытта аларның 60 процентка якыны өч эре вузга туры килә, шул исәптән Казан федераль университетына да.

КФУның мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры Екатерина Турилова хәбәр иткәнчә, кабул итүнең контроль саннары кысаларында вуз  узган ел белән чагыштырганда 160 бюджет урынына күбрәк алган. Әгәр 2024 елда 7499 урын булса, 2025 елда – бакалавриатта, белгечлек һәм магистратурада барлык укыту формалары – көндезге, көндезге-читтән торып һәм читтән торып уку юнәлешендә 7659 урын. Әгәр төп вузны гына исәпкә алсак, аңа 6100 бюджет урыны бүлеп бирелгән.

Иң күп санда бюджет урыннары булган белгечлекләрнең топ-5 төркеме – ул “Мәгариф һәм педагогик фәннәр”, “Җир турында фәннәр”, “Математика һәм механика”, “Мәгълүмат һәм исәпләү техникасы”, “Биология фәннәре”.

Быел университетта якынча 70 яңа белем бирү программасына укырга керергә мөмкин. Бакалавриатта, мәсәлән, «Күп поляр дөнья системасында чит ил регионнары», «IT-өлкәдә юрист», «Цифрлы җәмгыятьтә сәясәт», «Инноватика һәм махсус робототехника», «Видео- уеннар эшләү индустриясе», «Пластик деформалашу системаларының цифрлы инжинирингы» һ.б. Магистратурада – «Кросс-платформалы брендинг», «Үсеш тайпылышлары булган яшь балаларга ярдәм итү», «Цифрлы продуктлар эшләүдә ясалма интеллект» (инглиз телендә), «Материаловедение и технологии материалов», «Математик белем» һәм башка яңа юнәлешләргә укырга кереп була.

Гомуми белем бирү предметлары буенча БДИда 100, 200 һәм 300 балл җыйган беренче курс укучылары 100, 200 һәм 300 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган стипендия алачак.

Әгәр өч БДИ фәне буенча абитуриентның нәтиҗәләре 300 балл тәшкил итсә (һәр имтиханда 100әр балл) яки КФУга укырга керүче мәктәп укучыларының Бөтенроссия һәм РФ Фән һәм югары белем министрлыгы тарафыннан расланган олимпиада җиңүче булып торса, ул 300 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм көтәргә мөмкин.

“30 июньдә Казан федераль университетына бакалавриатка, специалитетка һәм магистратурага укырга керү өчен 42 меңнән артык гариза бирелгән”, – дип раслады Е.Турилова.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Идарә, икътисад һәм финанслар институты – тапшырылган гаризалар саны буенча алдынгылар.

Абитуриентлар арасында  иң зур кызыксыну «Юриспруденция», «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә», шулай ук «Дәвалау эше» юнәлешләренә.

Авторы: Рүфинә Гыймалетдинова, КФУның Мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Инна Басырова