Каһирә, Әнкара һәм Тәһранда КФУ абитуриентлары өчен курслар башлана

Казан университетына укырга керү өчен аларны КФУда квалификация күтәрү программалары узган укытучылар әзерләячәк.

Мисырдан, Төркиядән һәм Ираннан чит ил абитуриентлары, үз илләреннән китмичә, Казан федераль университетына укырга керергә әзерләнү мөмкинлеге алачак. Агымдагы уку елыннан КФУның әзерлек факультеты рус теле һәм башка гомумбелем бирү предметлары буенча махсус программалар башлап җибәрә.

Беренче тапкыр мондый практика узган елда сынап каралган иде. Абитуриентлар беренче семестр дәвамында рус телен Каһирәнең партнер мәгариф оешмасында үзләштергән, ә икенче семестрда аерым фәннәрне өйрәнү һәм алар буенча рус телендә имтихан тапшыруга әзерлек өчен Казанга килгән. Бүген бу тәҗрибә тагын ике шәһәргә таралды, ә программа тагын да вариативрак булды – икенче семестр дәвамында Studerus платформасында укуны дәвам итәргә яки Татарстан башкаласына килергә мөмкинлек бар.

“Читтән торып әзерлек факультетларында укуны үстерү күптән түгел президент тарафыннан расланган Россиянең чит илдә гуманитар сәясәте концепциясе белән тормышка ашырыла. Уртак әзерлек курсларын оештыру белем бирү хезмәтләренең дөнья базарында Россия мәгарифен алга җибәрүнең перспективалы формаларының берсе буларак билгеләнде. Әлбәттә, безнең күзлектән, “онлайн” режимында Казан университетына укырга керергә әзерләнү мөмкин түгел диярлек. Чит телне өйрәнү өчен укытучы, телне белүче белән турыдан-туры бәйләнеш кирәк. Шуңа күрә без теге яки бу сәбәпләр аркасында әзерлек чорында Казанга укырга  килә алмаучыларга ярдәм итү өчен чит илләрдәге партнерларыбыз белән челтәр программаларын гамәлгә ашыруны башлап җибәрәбез, – диде КФУның тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимирхан Алишев.

Каһирә, Әнкара һәм Тәһранда укуларны югары уку йорты укытучылары әзерләгән методикалар буенча КФУда квалификация күтәрү программаларын узган сертификацияләнгән укытучылар алып барачак. КФУның әзерлек факультеты хезмәткәрләре тыңлаучыларның алгарышына даими контроль алып бара, белемнәрен тикшереп тора.

Каһирә, Әнкара һәм Тәһранда әзерлек курсларына теркәү әзерлек факультеты сайтында инде ачылды.

Автор: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге, фото: Ксения Богданова