Югары уку йортына бер яки берничә БДИ буенча максималь балл җыйган 320 дән артык абитуриент гариза биргән.
Бүгенгә Казан федераль университетына 100 балл җыйган 320 дән артык абитуриент гариза биргән. Аларның КФУ ректорының бер тапкыр бирелә торган “Стобалльник” стипендиясен алу мөмкинлеге бар.
100 мең сум күләмендәге әлеге стипендияне мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасы йомгаклау этабы җиңүчеләре һәм призерлары, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы раслаган мәктәп укучылары олимпиадаларында җиңүче булган, вузга кереш сынаулардан башка кабул ителгән беренче курс студентлары алачак. Мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасы йомгаклау этабы җиңүчеләре һәм призерлары, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы раслаган мәктәп укучылары олимпиадаларында җиңүче һәм призер булган, БДИ нәтиҗәләре буенча 100 балл җыйган яки шуңа тиңләштерелгән профильле, иҗади яки һөнәри юнәлешле өстәмә кереш сынаулары 100 баллга уңышлы узган кешеләргә тиңләштерелгән затлар сыйфатында КФУга кабул ителгән студентларга 80 мең сум акча түләнәчәк. Моннан тыш, 80 мең сум стипендиягә БДИ нәтиҗәләре буенча 100 балл җыйган һәм әлеге предмет әзерлек юнәлешенә кабул иткәндә кереш сынау булып торган студентлар да исәп тота ала.
Мария Соловьева мәктәпне алтын медальга тәмамлаган һәм җиңел генә башкала вузларына керә алган, чөнки әдәбият буенча БДИда – 100, рус теле буенча 98 балл җыйган, ләкин узган ел КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтын сайлаган. Ул “Педагогик белем (ике әзерлек юнәлешле). Рус теле һәм әдәбияты” профиле буенча белем ала.
“Казан федераль университетын сайлауга берничә сәбәп булды. Минем өчен ерак булмаган (мин Казанда яшим) иң яхшы вузларның берсендә уку мөһим иде. КФУ ректорының бер тапкыр бирелә торган “Стобалльник” стипендиясе миңа курсларда инглиз телен белүне яхшыртырга мөмкинлек биргән күңелле бонус булды, – дип сөйли Мария. – Мин КФУ студенты булуымнан канәгать. Укуның беренче елында мин күп белем генә түгел, күп тәэсирләр дә алдым, дуслар таптым, студент тормышы белән ләззәтләнәм. Туган институтыма кайту өчен яңа уку елын түземсезлек белән көтәм!»
КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты (укыту профиле – “Социаль системаларда медиакоммуникацияләр”) Арина Евдокимова – 2022 елда мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы призеры. Талантлы беренче курс студенты быел ректорның “Стобалльник” стипендиясен генә түгел, ә Россия Президенты грантына да ия булды.
“Мин КФУда укырга дип Нурлаттан килдем һәм үкенмим. Монда укытучылар составы бик яхшы. Минем өчен педагогларыбызның безгә теоретик белемнәр генә биреп калмыйча, үз осталык серләре белән дә уртаклашуы мөһим – аларның күбесе медиасферада эшли. КФУ минем шәһәрдән ерак түгел, бу да бик мөһим, – ди Арина. – “Стобалльник” стипендиясенә мин профессиональ планда үсәр өчен кирәкле яхшы ноутбук сатып алдым. Киләчәктә мин медиапродюсер булырга яки телепрограммалар булдырырга теләр идем. Моннан тыш, мин әти-әниемә мине кайгыртулары һәм ярдәм өчен рәхмәт йөзеннән бүләкләр ясадым”.
Россия гражданнары КФУга гаризаны 25 июльгә кадәр КФУның “Студент булачакмын!” социаль-белем бирү челтәре, «Югары уку йортына онлайн укырга керү» суперсервисы («Дәүләт хезмәте» порталы), почта операторы (420008, ТР, Казан ш., Кремль ур., 18 йорт (кабул итү комиссиясе өчен) аша, шулай ук кабул итү комиссиясенә шәхсән килеп тапшыра ала.
Укырга керүгә кагылышлы барлык мәсьәләләр буенча КФУның кабул итү комиссиясенә (Кремль ур., 35, тел.:8-800-234-92-75, e-mail: priem@kpfu.ru) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Авторы: Лариса Бусиль, фото: Александр Кузнецов