«Әй, PROнаука» – челтәрдә Казан университеты галимнәре белән роликлар барлыкка килә

«Минем дустым Миңнеханов Рөстәм» вируслы хиты авторлары университет өчен яңа музыкаль трек һәм видеороликлар сериясен булдырдылар.

Быел темасы «Фән супергеройлары» булган «КФУда PROнаука» фәнни-популяр проектының XIX сериясе алдыннан, «Каен» иҗат берләшмәсе күңелле музыкаль трек чыгарды. Казан федераль университетының легендар галимнәре белән берничә клип чыгару планлаштырыла.

Проектны булдыручылар заманча һәм фәнни контентның һәркем файдалана алырлык булуына басым ясады. Видеороликларда кулланылган трек җиңел истә кала, яхшы кәеф тудыра һәм шуның белән бергә төп идеяне тапшыра – фән коры һәм аңлаешсыз булырга тиеш түгел, ул якты, җанлы һәм энергияле була ала.

“Ел саен фестиваль масштаблырак һәм күңеллерәк була бара, шуңа күрә популярлаштыру мәсьәләсенә дә якын килү стандарт булмаска тиеш. PROнаука”ның үз джинглы барлыкка килде, ул максатчан аудитория ихтияҗларына максималь туры килә. Ә челтәрдә вирусланырга бөтен мөмкинлекләре булган “гигантлар” белән роликлар чарага чакырып кына калмыйлар, ә без россия фәненең заманча ачышлары һәм үсеше белән бурычлы безнең университетның бөек галимнәре белән таныштыралар», – дип ассызыклады Казан федераль университетының мәгълүмати сәясәт департаменты директоры Елена Ельшина.

Ролик промоматериал гына түгел, ә мөстәкыйль продукт булып чыкты. Ул динамика, визуаль стиль, музыкаль драйвны берләштерә һәм шул ук вакытта фәнни өлешкә хөрмәт саклый. Һәр кадр бөек ачышлар артында торган Николай Лобачевский, Николай Зинин, Иван Симонов һәм Александр Казем-Бек кебек кешеләрнең әһәмиятен ассызыклый.

“Проект өчен Контент булдырганда без КФУ вәкилләре белән тыгыз хезмәттәшлек иттек, тарихка чумдык. Без яшь буында тикшеренүгә кызыксыну уятырга омтылабыз, чөнки аларның табигый танып белүчәнлеге, яңа белемнәргә һәм тәҗрибәләргә омтылышы бар. Казан университеты белән багланышлар, һичшиксез, уңай йогынты ясаячак. Без аудиториягә фәнне популярлаштыру, яңа ачышлар турында мәгълүмат җиткерә һәм россия фәненең, аерым алганда Татарстан фәненең, чит ил аналогларыннан калышмавын күрсәтә алачакбыз«, – дип сөйләде “Каен ” иҗат берләшмәсенә нигез салучы, җитәкчесе Ришат Ярмөхәммәтов.

Трекның тулы версиясе белән кунаклар 28 ноябрьдә вузның икенче уку корпусында (Кремль ур., 35) 17.00 дән 20.30 га кадәр узачак фестивальдә таныша алачак. Керү ирекле, сылтама буенча теркәлергә кирәк. Программа белән җентекләбрәк монда танышырга була.

Яшь категориясе 0+. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары чакырыла.

Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.

Авторы: КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты