Эзләнүнең интеллектуаль технологияләре кафедрасы

Кафедраның фәнни-тикшерү эшчәнлегенең төп мәсьәләләре:

  • Математик модельләрне кулланып табигый телләрне тасвирлау;
  • Текст эшкәртүнең гамәли системасын булдыру;
  • Мәгълүматларның анализ методларын тирәнтен эшкәртү (Data Science).

Кафедра хезмәткәрләре ИТИС югары мәктәбенең белем бирү эшчәнлегендә ясалма интеллект өлкәсенә туры килә торган курсларда, компьютер лингвистикасы, белемнәрне оештыру, семантик веб, мәгълүмати эзләнү,  шулай ук оештыру эшләрендә – халыкара фәнни чаралар SYRCoDIS 2013, RuSSIR 2013 үткәрүдә катнашалар.

Кафедра К(П)ФУның тармаклары (ИТИС, ИФМК), алдынгы Россия фәнни оешмалары һәм университетлары (НИТУ МИСиС, НИВЦ МГУ, РФА ТИ, РФА РТИ, ТР ФА ТИ, ТР ФА ФТИ “Гамәли семиотика”),  шулай ук танылган Hewlett Packard һәм “Авикомп Сервисез” ЯАҖ  компанияләренең  R&D тармаклары белән актив хезмәттәшлек итә.

Кафедра укытучылары укый торган дисциплиналар:

  • Мәгълүмати эзләнү нигезләре
  • Табигый телдәге текстларны автоматоматлаштырып эшкәртү
  • Машина укытуының инструментлары
  • Интеллектуаль информацион системалар
  • Параллель программалаштыру