Информацион технологияләр һәм информацион системалар югары мәктәбе

Информацион технологияләр һәм информацион системалар югары мәктәбе (ИТИС) –  КФУның  инновацион ИТ-факультеты, 2011 елда ТРның Информатизация һәм элемтә министрлыгы, Казан федераль университеты, IBM, HP, Oracle дөнья брендлары, төбәкнең иң эре  IT-компанияләре вәкилләре белән берлектә оештырылды. ИТИС – бу  югары квалифицияле кадрлар хәзерләү, информацион технологияләр өлкәсендә эшләгән хезмәткәрләрнең  квалификацияләрен күтәрү һәм аларны һөнәри яңадан хәзерләү,  ИТ-индустрия өчен гамәли тикшерүләрне булдыру.

ИТИС югары мәктәбенең үзенчәлеге булып тикшерүләр һәм укытуның сәнәгать-гамәли юнәлеше тора. 2 нче курстан студентлар ИТ-компанияләрдә практика үтәләр,  ИТ-бизнес һәм ИТИС югары мәктәбе булдырган лабораторияләрдә тикшерүләр һәм тирәнтен тикшерүләр өстендә эшлиләр. Институт диварларында шундый 20дән артык үзәк эшли. Алар арасында Fujitsu Lab, Cisco Innovation Center,  IOS Lab, Samsung Android Lab, Digital Media Lab, Flat Stack Lab, SmartHead Lab, BARS Group Lab һәм башкалар.

ИТИС студентлары түбәндәге юнәлешләр буенча укыйлар:

  • “Программалы инженерия” (бакалавриат)

Магистратура профильләре:

  • «Интеллектуаль робототехника»
  • «Программа-информация системаларын тирәнтен тикшерү»

Магистерлык программаларының эчтәлеге Integrated Software and Systems Engineering Curriculum – Graduate software Engineering 2009 (GSwE2009): Curriculum Guidelines for Graduate Degree Programs in Sofware Engineering 2004 югары уку йортларының магистратурада  программалы инженерияне укыту халыкара рекомендацияләренә туры килә.

Уку-укыту фундаментын тормышка ашыруны Университетның профессор-укытучылар составы тәэмин итә. Махсус курсларны ИТ-компанияләрнең тәҗрибәле тикшерүчеләре алып бара. Дәресләрнең бер өлешен чит ил университетларыннан чакырылган укытучылар алып бара.