Росмариани Маналу Алтай Республикасында булды.
Казан федераль университетының идарә, икътисад һәм финанслар институты магистранты, “Туризм” белгечлеге буенча белем алучы Росмариани Маналу Алтай Республикасында барган Рус географик җәмгыятенең (РГО) халыкара стажировкасында катнашучы булды.
Проект Россия һәм чит ил яшьләре арасында география, экология һәм туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлтелгән һәм РГО грантлары ярдәмендә уза. Аны оештыручы – РГОның Алтай республикасы бүлекчәсенең яшьләр клубы.
Р.Маналу сайлап алу конкурсына Монголиядән, Төрекмәнстаннан, Үзбәкстаннан, Казахстаннан һәм Кыргызстаннан килгән башка җиңүчеләр белән бергә, атна дәвамында Россиянең иң матур төбәкләренең берсенең табигый һәм мәдәни истәлекле урыннары белән танышкан.
Стажировка вакытында чит ил кешеләре Алтай Республикасы мәдәниятенә һәм тарихына чумып кына калмыйча, төбәкнең галимнәре һәм җәмәгать эшлеклеләре белән дә аралаша алганнар. Очрашуларның берсендә стажерлар үз инициативаларын тәкъдим иттеләр, үз эшчәнлекләре юнәлешләре, география һәм чиктәш фәннәр өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләделәр.
“Мин туризм һәм табигатьне саклау эшчәнлеге белән шөгыльләнәм, шуңа күрә сайлап алу конкурсында катнашырга булдым. Мин үз күзләрем белән Алтайны күрергә, анда экотуризм һәм табигатьне саклау ничек оештырылганын белергә теләдем, – дип сөйли Росмариани Маналу. – Без, стажерлар өчен, төрле чаралар оештырылды. Без музейларда булдык, традицион Алтай йортын күрдек, умарта фермасында һәм “Амза” агропаркында булдык, җирле производстволар белән таныштык.
Стажерлар шулай ук Горно-Алтайск ботаника бакчасында булдылар, Катунь елгасы буйлап йөзделәр, Артыбаш авылы тирәләрен: Тевенек елгасындагы экологик сукмакны, Алтай тыюлыгының истәлекле урыннары – Телецкое күлен, Яйлю авылын һәм Корба шарлавыгын өйрәнделәр.
“Мин Алтай табигатенең матурлыгы белән хозурландым, туризм һәм табигатьне саклау мәсьәләләре турында активист-экологлар, Алтайның төп халкы, Алтай дәүләт университеты галимнәре, җирле үзидарә вәкилләре белән фикер алышу мөмкинлегенә бик шат идем”, – дип уртаклашты КФУ магистранты.
Ул аеруча кар барсы кебек хайваннар һәм үсемлекләрне яклау белән шөгыльләнүче экоактивистлар белән аралашу истә калганлыгын әйтте.
“Шулай ук Алтай традицион йорты белән танышу да истә калды, анда мин алтайлыларның тарихы һәм мәдәнияте турында белдем һәм Алтай затлы ризыкларын татып карадым. Моннан тыш, мине Алтайның бугаз аша җырлау алымы бик тәэсирләндерде “, – диде кыз.
Росмариани Маналу стажировка аны бик баетуын, бәяләп бетергесез тәҗрибә булуын әйтте.
Автор: Лариса Бусиль, фото Росмариани Маналуның шәхси архивыннан.