Йомгаклау матбугат конференциясендә кадрлар әзерләү, педагогларга ярдәм чаралары, инфраструктураны яңарту һәм башка актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Казан федераль университетында 2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының йомгаклау матбугат конференциясе узды. Республиканың әйдәп баручы ГМЧ вәкилләре сорауларына ведомство башлыгы Илсур Һадиуллин җавап бирде.
“Без сезгә рәхмәтле. Ел буе сез безнең яңалыкларны яктырттыгыз, сөйләдегез, килдегез, төшердегез. Сездән башка безнең теләсә кайсы аудиториягә юнәлдерелгән бер генә эш тә ахырына кадәр җиткерелмәс иде. Гаммәви мәгълүмат чараларыннан башка ул ярты юлда калыр иде. Без сезгә зур хезмәтегез, иҗади һәм объектив якын килүегез, патриотизм хисе өчен рәхмәтле, чөнки Татарстан яши һәм чәчәк ата, күп кенә мәсьәләләрне хәл итүдә үз алымнары бар», – дип сәламләде журналистларны ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Матбугат конференциясе барышында ул төп өч мәсьәләгә – инфраструктураны яңартуга, мәгариф эчтәлегенә һәм кадрлар әзерләүгә игътибар бирде. Аерым алганда, сүз уку йортларын ремонтлау һәм төзү, республика проектлары, укучыларга һөнәри юнәлеш бирү һ. б. турында барды.
“Хәзер төп мәсьәлә – кадрлар, инженер кадрлар әзерләү, белем бирүнең сыйфатын күтәрү, – диде И.Һадиуллин. – Кадрлар булмаса, без инновацион алымнарның берсен дә тормышка ашыра алмас идек. Дөнья үзгәрә, яңа белгечлекләр барлыкка килә. Татарстан Республикасы Рәисе карары белән алдагы елда Татарстанда инженер кадрлар әзерләү буенча алымнарны үзгәртергә кирәклеге игълан ителде. Бу “Физик-математик алга китеш” проектыннан башлана».

Болардан тыш, журналистларны укытучыларга дәрестән тыш йөкләнеш, Дәүләт йомгаклау аттестациясе (ГИА) системасындагы яңалыклар һәм башка актуаль мәсьәләләр кызыксындырды. Мәсәлән, сүз Татарстан Республикасында педкадрларга ярдәм итүнең мотивацион чаралары турында барды.
“Агымдагы елда бу проект буенча (“физик-химик алга китеш” – ред. иск.) беренче мәртәбә без югары уку йортларында укытучылар өчен мотивацион шартлар да тудырабыз. Безнең балалар белән мәктәпләрдә эшләүче 20 югары уку йорты укытучысы 200әр мең сум алачак”, – дип хәбәр итте министр.
Сорауларның берсе Ясалма интеллекны (ИИ) белем бирү процессында куллануга кагылды. И.Һадиуллин фикеренчә, балаларны нейрочелтәрләрне дөрес итеп кулланырга өйрәтү мөһим.
“Ясалма интеллект табигый интеллект булганнарга ярдәм итәчәк. Әгәр ул юк икән, акыллы, интеллигент, бар нәрсәне белүче булып чыгу мөмкин түгел. Мин шулай саныйм”, – диде Илсур Һадиуллин.
Матбугат конференциясе азагында журналистларны бүләкләү булды.

Вакыйга КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының «Белем» төбәк мәгарифе һәм мәдәнияте фәнни-белем бирү үзәгендә узды. Исегезгә төшерәбез, ул быел җәй ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашында ачылды. Чара башланыр алдыннан матбугат өчен экскурсия оештырылды.
“Белем” Татарстан территориясендә мәгариф үсешен чагылдыра, урта гасырлардан алып бүгенге көнгә кадәрге озын чорны үз эченә ала. Экспозициянең фәнни нигезләнгән сценарие, төрле чорларның уникаль чын ядькәрләре (XII гасырдан XXI гасырга кадәр), заманча мультимедиа чаралары, шулай ук оригиналь сәнгать проекты аны иң киң аудитория – мәктәп укучыларыннан алып мәгариф өлкәсендәге белгечләргә кадәр өчен кызыклы итә.
Элегрәк Казан федераль системасында ТАСС матбугат туры узды.
Материалны өлешчә яки тулысынча күчерепбастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.
Автор: Алисә Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы Матбугат хезмәте, Салават Камалетдинов, «Татар-информ» МА, Рүфинә Гыймалетдинова

