Иң яхшы мәгърифәтче-галим дип КФУ вәкиле танылды

Россия фәне көнендә Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркта  «Научный прорыв. Фәнни алга китеш» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. 

Бүген Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркта Россия фәне көнен зурлап бәйрәм итттеләр. 

Бу бәйрәм галимнәрне, эшмәкәрләрне, инвесторларны, фән һәм технологияләрне алга этәрергә омтылучыларны берләштерә.

Бүгенге чара кунаклары арасында хакимият, академик бергәлек һәм бизнес вәкилләрен күрергә мөмкин иде. Казан федераль университетын югары уку йорты ректоры Ленар Сафин җитәкчелегендәге галимнәр төркеме тәкъдим итте.

Мондый тантаналы җыелышның төп вакыйгасы «Научный прорыв. Фәнни алга китеш» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү иде. Галимнәрне һөнәри бәйрәмнәре белән котларга сәхнәгә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыкты.

Ул үзенең сәламләү сүзендә ул билгеләп үткәнчә, 2025 ел – Россия Президенты тарафыннан югары белем, фән һәм технологияләр өлкәсендә куелган илкүләм максатларга ирешүдә тагын бер адым булды.

“Төбәкнең фәнни-мәгариф оешмалары технологик лидерлык илкүләм проектларын гамәлгә ашыруга актив кушылдылар. Алар арасында – “Җитештерү һәм автоматлаштыру чаралары», «Яңа материаллар һәм химия», “Пилотсыз авиация системалары” һәм илебез икътисады өчен мөһим булган башка фәнни-техник юнәлешләр”, – диде Татарстан Рәисе һәм бу юнәлештә системалы эшне дәвам итәргә өндәде.

Шулай ук җыелган галимнәрне, фән эшлеклеләрен Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Россия Фәннәр академиясе президенты Геннадий Красников котлады.

Аннары фән өлкәсендә республика премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Барлыгы 8 номинация игълан ителде. «Мәгърифәтче- галим» номинациясендә КФУның В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясенең фәнни җитәкчесе Юрий Нефедьев җиңү яулады.

Казан университеты вәкиленә мактаулы бүләкне Россия мәгариф академиясе президенты Ольга Васильева тапшырды.

Галим үз чиратында дәүләт эшлеклесенә астрономияне мәктәпләргә кайтарганнары һәм курсны үзе мәктәптә укыганда булган «якынча күләменә кадәр» киңәйтүләре өчен рәхмәт белдерде.

“Бу яшьләрнең космос турындагы фәнгә кызыксынуын саклау һәм үстерү өчен бик мөһим адым булды. Барыннан да элек яшь галимнәргә ярдәм итәргә, алар фәнни эш белән шөгыльләнә алсын өчен уңайлы шартлар тудырырга кирәк дип саныйм», – диде Ю.Нефедьев.

Ул шулай ук агарту эше белән озак һәм эзлекле шөгыльләнүен әйтте.

“Мин һәрвакыт студентларга астрономның иң беренче чиратта мәгърифәтче булуын әйтәм. Кешеләргә һичшиксез космос, аны үзләштерү, булган һәм бара торган күк объектлары һәм күренешләре турында сөйләргә кирәк. Илебезнең – космик держава, космоска беренче очышлар Советлар Союзында башкарылуын исәпкә алу мөһим, һәм бу тарихыбызның һәм горурлыгыбызның бер өлеше», – дип ассызыклады лауреат.

Тулаем алганда, Юрий Нефедьев яшьләрне һөнәри эшчәнлекләрендәге проблемаларны ялгызы гына хәл итәргә калдырып, мәсьәләгә формаль якын килергә ярамый дип әйтте. Һәрвакыт ярдәм итәргә, башлангычларын хупларга һәм нәтиҗәгә этәрергә кирәк.

Конкурс йомгаклары буенча «Перспектива», «Фән – балаларга», «Фәндә цифрлаштыру», «Фәнгә тугрылык өчен», «Иң яхшы фәнни хезмәткәр» кебек категорияләрдә һәм махсус номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде.

Төп бүләкне – «Иң яхшы галим» номинациясендә җиңү – физика-математика фәннәре докторы, Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең Евгений Завойский исемендәге КФТИ фәнни җитәкчесе, Татарстан башкаласының Мактаулы гражданины, Россия Фәннәр академиясе академигы Кев Салихов алды.

Болардан тыш, бәйрәм уңаеннан ИТ-парк мәйданчыгында кунаклар өчен «Татарстан Республикасында фән үсеше» дигән Татарстанның алдынгы эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылды.

Анда мәдәният һәм спорттан алып медицина һәм нефть химиясендә инновацияләргә кадәр төрле өлкәләрдән проектлар тәкъдим ителде.

Биомедицина өлкәсендәге уникаль проектны Рөстәм Миңнехановка КФУ экспертлары төркеме тәкъдим итте.

Аерым алганда, биология фәннәре докторы, ген һәм күзәнәк терапиясе өлкәсендә белгеч, КФУның прецизион һәм регенератив медицина, ген һәм күзәнәк технологияләре OpenLab фәнни-тикшеренү лабораториясе баш фәнни хезмәткәре Альберт Ризванов үзебезнең биотехнологик дару препаратларын эшләү турында сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, Казан университеты РФ Хөкүмәте карары нигезендә мондый препаратларны җитештерү һәм куллану рөхсәт ителгән оешмалар исемлегенә керә.

Югары уку йорты җитәкчесе элегрәк хәбәр иткәнчә, бу өлкәдәге проблемаларга җавап итеп, КФУ мәгариф, тикшеренү һәм клиник блокларны берләштергән университет биомедицина кластеры булдырган.

“Кластерның тышкы контуры 46 студентның биомедицина стартапларын, мРНК-технологияләр консорциумын һәм җитештерү мәйданчыкларын, шул исәптән Изварино-фарма компанияләрен үз эченә ала. Без бергәләп CAR-T һәм башка индивидуаль биомедицина күзәнәк продуктларын җитештерүне һәм клиник куллануны да кертеп, алдынгы ген-күзәнәк технологияләрен булдыру һәм кертү өстендә эш алып барабыз”, – дип аңлатты Ленар Сафин.

Автор: КФУ ректоры Матбугат хезмәте, КФУ медиакоммуникацияләр үзәге хәбәрчесе Әминә Морат, фото: Ксения Богданова