Бөек Ватан сугышы каһарманнарын искә алдылар.
Бүген Казан федераль университетында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара узды.
Анда КФУ ректоры Ленар Сафин, проректорлар, институтлар директорлары катнашты.
Ватаныбыз азатлыгы өчен гомерләрен биргән укытучыларга, хезмәткәрләргә һәм студентларга куелган истәлек тактасы янында университет вәкилләрен “тере коридор” каршы алды. КФУ студентлары кулларында Ватаныбыз өчен сугышып һәлак булган каһарманнарны искә алу һәм бүген исән ветераннарны олылау символы – кызыл канәферләр иде.
Беренче проректор – Казан университетының фәнни эшчәнлек буенча проректоры Дмитрий Таюрский әйтүенчә, Җиңү көне – бөек бәйрәм.
“Без бүген тыныч күк йөзен яулаган әтиләребезне һәм бабаларыбызны искә төшерәбез. Мин ул куркыныч сугышны узган кешеләрдән күп нәрсәләргә өйрәнергә насыйп булган буынга карыйм. Бүген митингта мин үземнең укытучыларым – бөтен сугышны узган һәм Казан университетында дөньякүләм ачыш – акустик парамагнит резонансын ачкан профессор Семен Александрович Альтшулер, математик һәм геометр, сәнгатьнең күп кенә өлкәләрендә белгеч, аның лекцияләрен хәтта Мәскәүдән дә тыңларга киләләр иде – Борис Лукич Лаптевның портретларын күрдем. Алар дәһшәтле сугышны узганнар, ләкин кеше һәм зур педагоглар булып калганнар. Бүген без горурланган әйберләрне бирделәр. Һәлак булганнарның истәлегенә лаеклы булыгыз, – диде проректор Д.Таюрский.
Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры вазыйфаларын башкаручы Раил Фәхретдинов әйтүенчә, 9 Май – бөек бәйрәм, ХХ гасырның төп вакыйгасы – фашистларны җиңү, үз гомерләрен аямыйча Ватаныбызның бәйсезлеген саклап калган әби-бабаларыбыз истәлеген хөрмәт итү көне.
“Кызганыч, бу буын китте диярлек, сугыш балалары буыны да китә. Минем йортта Бөек Ватан сугышы ветераны, 100 яшьлек ветеран яши. Йортыбызда яшәүчеләр, Бөек Җиңү көне белән котлар өчен, аның янына керәләр. Безнең төп бурыч – ветераннарыбызны, тарихыбызны хөрмәтләү, Бөек Ватан сугышы геройлары моңа лаек”, – диде Р.Фәхретдинов.
Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә директоры Евгений Струков әйтүенчә, үзеңдә ватанпәрвәрлек һәм бөек халкыбыз өчен горурлык хисе тәрбияләү мөһим.
“Минем туганнарымда әлегә кадәр истәлек булырлык бүләкләр, тиешле документлар саклана, чөнки Бөек Ватан сугышында катнашкан бабамның балалары әле дә исән. Өч бабам сугышта катнашкан. Шуларның икесенең тарихын яхшы беләм. Өченчесе, кызганычка каршы, әсирлеккә эләккән, һәм хәзер мин Дәүләт архивында бу ничек килеп чыкканлыгы турында мәгълүмат табу эшен алып барам. Сугыш елларында тимер юл станциясе начальнигы булып эшләгән, эшелоннарны фронтка озату белән шөгыльләнгән дүртенче бабам да бар иде. Шулай итеп, Андрей Иванович Огородников беренче көннәрдән үк сугышкан һәм Берлинга кадәр барып җиткән, Михаил Филатович Бажанов Ростовны азат итү вакытында яраланган һәм икенче төркем инвалидлыгы алган, Алексей Михайлович Пермяков, билгеләп үткәнчә, әсирлеккә эләккән, мин аның фамилиясен йөртәм. Алексей Андреевич Мартьянов – тыл хезмәтчәне, мин әле исән чакта ук күргән бердәнбер бабам”, – дип сөйләде КФУның Яшьләр сәясәте департаментының яшьләр белән эшләү буенча белгече Никита Пермяков.
Халыкара мөнәсәбәтләр институтының (ИМО) 3 курс студенты, институтның Студентлар советы рәисе Анна Баранова, әби-бабайларын беркайчан да күрмәве турында әйтте.
“Минем гаилә безнең шәҗарәне, архивларны актив өйрәнде, аларның фотосурәтләрен саклап кала алды. Без Җиңү парадларында катнашабыз, чәчәкләр салабыз. Минемчә, һәр гражданин үз иленең тарихын, үз гаиләсенең килеп чыгышын белергә тиеш”, – дип саный ул.
Чара Җиңү көне алдыннан истәлек тактага чәчәкләр салу белән тәмамланды. Бүгенге вакыйганың һәр катнашучысы һәйкәл итәгенә салкын яңгыр юып үткән канәферләр алып килде. Талгын гына «Прощание славянки» җыры яңгырады.
Элегрәк Казан федераль университетының төп бинасында Җиңү байрагы урнаштырылган иде.
Авторы: Рүфинә Гыймалетдинова, КФУның Мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Инна Басырова, Ксения Богданова