“Ак Барс” 5:2 исәбе белән җиңү яулады.
Бүген «Татнефть арена» бозында «Хоккей факультеты» проекты кысаларында өченче тематик матч узды. Казан “Ак Барс”ының көндәше Түбән Новгород “Торпедо”сы булды. Уен-спорт вакыйгасы гына түгел, чын бәйрәм! Аренада Казан федераль университеты институтлары һәм бүлекчәләре: Фундаменталь медицина һәм биология институты, Физика институты, Дизайн һәм пространство сәнгате институты (ИДиПИ), Гомумуниверситет физик тәрбия һәм спорт кафедрасы, шулай ук А.М. Бутлеров исемендәге Химия институты, Н. И.Лобачевский исемендәге лицей интерактив мәйданчыклары эшләде.
Яшь җанатарлар һәм аларның әти-әниләре яраткан команда өчен җанатып кына калмадылар, фәнгә дә кагылдылар, үз көчләрен сынадылар һәм истәлекле сувенирлар алдылар. Импровизацияләнгән зачет кенәгәләрендә “мөһер” җыйган иң актив катнашучылар «Ак Барс»тан һәм КФУдан бүләкләр уйнатуда катнаштылар.

КФУның Мәгълүмати сәясәт департаменты директоры Елена Ельшина чараның концепциясе ничек үзгәрүе турында сөйләде:
“Гомумән, спортны фән белән берләштерү идеясе – яңа түгел. Быел без уен механикасын камилләштерергә һәм ул кешеләрне җәлеп итәрлек булсын дип тырыштык. Менә шуннан искиткеч “зачет кенәгәләре” идеясе туды. Килүчеләрдә барлык фәнни активлыкларга сыйфатлы омтылыш булырга тиеш. Яшьтән үк “Ак Барс” җанатарлары булалар. Бу безнең башкалабыз Татарстанның ДНКсы. Шуңа күрә хоккейга бирелгәнлек гаиләләрдә тәрбияләнә”.

Матч көнендә “Татнефть Арена” спорт белән фән очрашкан киңлеккә әверелде. КФУ институтлары һәм бүлекчәләре җанатарлар өчен бай программа әзерләгән. Кунаклар «Нульдән түбән» фәнни-популяр химия шоуында булды, анда гадәти предметлар үзләрен көтелмәгәнчә тотты.
“Программа түбән температураларга багышланган иде, чөнки без минус температураларда уза торган хоккей матчында. Реагентлар белән эшләдек, минус 200 градуста матдәләр белән төрле физик процесслар үткәрдек. Җанатарлар чын энтузиазм күрсәтте. Алар барысы да бүген “зачет” алдылар”,-диде Химия институтының 1 нче курс магистранты Павел Кокорин.

«Физика синең кесәңдә» мастер-классында катнашучылар УФ-сумаладан уникаль брелоклар ясадылар-һәркем үзе белән сувенир гына түгел, материалларның үзлекләре турында яңа белемнәр дә алып китте. Теләсә нинди ситуациягә әзер булырга теләүчеләр өчен беренче ярдәм күрсәтү дәресләре узды. Геология сөючеләр «Минерал-шоу» уенында үз күзәтүчәнлеген тикшерә алдылар.
“Матчка без махсус Түбән Новгородтан килдек. Менә зачет кенәгәсе кебек кызыклы алым барлыгына гаҗәпләндек. Дөрес, студент елларын искә төшердек. Мин викторинада катнаштым һәм минераллар турындагы сорауларга җавап бирдем», – дип тәэсирләре белән уртаклашты Константин Козлов.

Спорт сөюче җанатарлар да читтә калмады. Алар өчен «ФизКульт» дигән көч һәм сыгылмалылык тикшерүен оештырганнар. Ә Казан университетының ИДиПИ мастер-классында кунаклар «Уңыш талисманы» ясый алдылар.
“Мин махсус рәвештә иртәрәк, уенга сәгать ярым кала, үземнең “зачет кенәгәмне” тутырырга килдем, һәм мин моңа ирештем», – дип сөйләде КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институтының 6 курс студенты Булат Идиятулин.
Фәнни һәм спорт активлыкларыннан тыш, Арена кунаклары «Мавыктыргыч психология» дә уйный, фәнни химик тәҗрибәләрдә була һәм Казан университетының «Кар десант»ы эзләү отряды экспозицияләре белән таныша алды.
«Мин чын эзләүче идем һәм ком тутырылган махсус сандыкта төрле әйберләр эзләдем”,-дип сөйләде 6 яшьлек Аделина Абдулова.

Музыкаль ачылыш кичәгә үзенчәлекле төсмер бирде: Gaudeamus яңгырады, ә Татарстан һәм Россия гимннарын КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының 3 курс студенты Морат Йосыпов башкарды. Аның өчен бу хоккей матчындагы беренче чыгышы, шуңа күрә ул бозга чыгар алдыннан дулкынлануын әйтте.
“Без барыбыз да безнең команда, “Ак Барс” өчен җан атабыз. Һәрвакыт матч башланыр алдыннан Гимн яңгырый һәм минемчә, ул матчка да, безнең уенчыларга да темп, ритм һәм энергетика бирә. Мин бераз дулкынландым, ләкин җанатарлар белән бергә җырларга җыендым. Командабызга җиңү яуларга ярдәм итә алырмын дип уйлыйм»,-дип уртаклашты М.Йосыпов.
Матч кунаклары арасында КФУ ректоры Ленар Сафин, югары уку йортының тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимирхан Алишев, Казан университетының Геология һәм нефть-газ технологияләре институты директоры Данис Нургалиев, Россия Федерациясе очучы-космонавты, Россия Герое Сергей Кудь-Сверчков һәм Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов бар иде.

Моннан тыш, «Ак Барс Шоу» да КФУның Комплекслы куркынычсызлык буенча проректоры Ришат Гозәеров һәм Казан университетының Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институты директоры Михаил Абрамский катнашты. Алканы символик ыргыту кебек мактаулы хокук Камал А.М. Бутлеров исемендәге Химия институтының физик химия кафедрасы доценты Михаил Ягофаровка тапшырылды.
Беренче периодта казанлылар голлар кертте: сакчы Степан Терехов һәм команда капитаны Альберт Яруллин аерылып тордылар. “Торпедо” бер алка белән җавап бирде, әмма казанлылар өстенлекне саклап калдылар – беренче тайм ахырында алканы һөҗүмче Семен Терехов кертте (3:1). Икенче периодта Казан командасының үзәк һөҗүмчесе Алексей Бывальцев аерылып торды (4:1).
Җанатарлар команданы ярдәмсез калдырмады: трибунадан кычкырдылар, алкышладылар, плакатларын күтәрделәр, фонарьларын кабыздылар.

Өченче период шулай ук дулкынландыргыч булып чыкты. Җанатарлар командаларга ярдәм итүләрен һәм аларга яңа голлар теләүләрен дәвам иттеләр. Нәтиҗәдә озак көтелгән алканы капкага «Ак Барс» һөҗүмчесе Андрей Стась кертте (5:1). Артта калуны Түбән Новгород һөҗүмчесе Павел Красковский кыскартты, һәм йомгаклау исәбе 5:2 тәшкил итте. Шулай итеп, казанлылар ышанычлы җиңү яулады. Кичә С.Фәтхетдиновның «Мин яратам сине, Татарстан» җырын башкару белән тәмамланды.

“Ак Барс” ның җиңүенә бик шатмын. Уен шатландырды, минем өметләрем тулысынча акланды”,-дип шәрехләде уенны Н.И. Лобачевский исемендәге Математика һәм механика институтының 3 курс студенты Алинә Хәйруллина.
Тәнәфесләрдә җанатарлар “Нәрсә? Кайда? Кайчан?”, “Мантыйк кайда?” һәм “Тиз математика” челленджында эрудицияләрен һәм мантыйкларын тикшерделәр, шулай ук университет тарихы, аерым алганда, Николай Лобачевский турындагы сорауларга җавап бирделәр. Матч барышында дөрес җаваплар өчен җанатарлар КФУдан бүләкләр алдылар.

«Ак Барс» хоккей клубы белән КФУ инде өченче сезон хезмәттәшлек итә: 2024 елда вузның 220 еллыгына «Академик матч» оештырдылар һәм уздырдылар, ә 2025 елда – Бөтендөнья космос атнасына багышланган «Космик матч» үтте.
Элегрәк КФУда студентларны, җанатарларны һәм экспертларны берләштергән «Хоккей факультеты» – белем бирү проекты узды. Өч тематик чор кысаларында «Ак Барс Шоу» продюсеры һәм UNIVER TV мөхәррире заманча спорт медиалары турында фикер алыштылар, Казан клубының тренер-реабилитологы һәм Казан университетының Гомумуниверситет физик тәрбия һәм спорт кафедрасы профессоры Сәламәт яшәү рәвеше (ЗОЖ) турындагы мифларны фаш иттеләр, ә психологлар хоккейчыларга бозга чыгу алдыннан ритуалларның ни өчен кирәклеген аңлаттылар. Очрашу «Ак Барс» һөҗүмчесе Артем Галимов белән ачык әңгәмә рәвешендә тәмамланды.
Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.
Авторы: Әминә Морат, Рузалия Хәкимуллина, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Исламия Баянова, Руфинә Гыймалетдинова

