Проект елга тирәли экосистеманың ничек төзелүен аңларга, шәһәргә һәм әйләнә-тирәлеккә сак карарга өйрәтәчәк.
6 июльдән 6 августка кадәр Казансу үсеше стратегиясе кысаларында ел саен уздырыла торган «Горожанин-ученый» шәһәр лабораториясе узачак. Чарада, узган елдагы кебек үк, Казан федераль университеты вәкилләре дә катнашачак.
Катнашучыларны төрле форматтагы 12 дәрес көтә: чишмәдән су пробасын алу буенча мастер-класс, фәнни экспедиция – Казансу буенча йөзү, бизнесны экологик үстерү принциплары турындагы дискуссия.
Проект елга тирәли экосистеманың ничек төзелүен, шәһәргә һәм әйләнә-тирәлеккә сак карарга өйрәтәчәк. Шәһәр лабораториясе экспертлар һәм кешеләр арасында белемнәр алмашу, шулай ук уртак эксперимент һәм үз шәһәрендә яңа ачышлар урыны булачак.
Казан үзәгендә Кызыл китапка кергән нинди үсемлекләр үсә? Чишмәдән су пробаларын ничек алырга? Шәһәрләрнең сәламәт каркасы өчен елгалар ни дәрәҗәдә мөһим? Бизнес экологик була аламы? Лабораториядә катнашучылар дәресләр вакытында бу һәм башка сорауларга җаваплар алачак.
Лаборатория 6 июльдә 18.30 сәгатьтә Казансу елгасы яр буендагы ГИМС (ориентир – “Парус” бинасы яки Ташаяк ур., 2а) янында очрашу-танышу белән башланып китәчәк. Катнашучыларга җентекләп Казансу елгасының үсеш проекты һәм стратегиясе турында сөйләячәкләр. Спикерлар арасында: «Татарстан Республикасы шәһәрләре үсеше институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина, Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Ольга Манидичева, «Казан шәһәренең парклар һәм скверлар дирекциясе» МБУ директоры Айгөл Латыйпова, Казан федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институтының фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары Мария Кожевникова.
«Казан университеты галимнәре үз тикшеренүләрен үткәрүдән тыш, Казанның халык арасында төп табигый объектлары турында белемнәрне популярлаштыруга да һәрвакыт зур игътибар бирделәр. Мисал итеп профессорлар Владимир Сементовский һәм Николай Воробьевның “Казан шәһәре тирәсендә физик-географик экскурсияләр” китабын әйтергә мөмкин. Икенче бер бик ачык мисал – канатлы сыраҗ тарихы. Ул беренче тапкыр В.Афанасьеваның “Казан янындагы Казансу елгасы буенда үскән үсемлекләр турында язмалар” хезмәтендә телгә алына. Мәкалә Фундаменталь медицина һәм биология институтының үсемлек ботаникасы һәм физиологиясе кафедрасында саклана. Икенче тапкыр ул 2003 елда әле ассистент, ә хәзерге вакытта КФУның гомуми экология кафедрасы мөдире Вадим Прохоров тарафыннан табылган. “Алар Татарстан Республикасында бүтән беркайда да юк», – диде М.Кожевникова.
Шәһәр лабораториясе кысаларында, аларның санын торгызырга тырышу өчен, сыраҗның клонлаштырылган нөсхәләрен утырту планлаштырыла.
8 июльдә 11.00 сәгатьтә Идарә, икътисад һәм финанслар институтының Табигатьне тәртипкә китерү һәм судан файдалану кафедрасындагы суны тикшерү лабораториясендә булу планлаштырыла (Мартын Межлаук ур., 1, 1 корп.).
13 июльдә 18.00 сәгатьтә «Казан Швейцариясен яклау» берләшмәсе һәм КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институтының туфракны өйрәнү кафедрасы мөдире Елена Смирнова белән берлектә Кызыл китап үсемлекләре питомнигына бару планлаштырыла.
15 июльдә 11.00 сәгатьтә Табигатне әртипкә китерү һәм судан файдалану кафедрасы доценты Эльвира Нәбиева белән Скандинавия йөреше элементларын кулланып бергә йөреп кайту көтелә.
18 июльдә 18.00 сәгатьтә “Чишмәдән су пробасын ничек алырга?” дигән мастер-класс узачак. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән берлектә, Рус-Немец Швейцариясе буйлап җәяү йөрү барышында чишмәдән су пробаларын алырга өйрәнү һәм составны анализлау белән бергә үрелеп барачак.
Дәресләрнең күпчелек өлеше үз эченә практик өлешне ала – бу күнекмәләрне урында ук ныгытырга һәм үз көчләрен үзләре өчен бөтенләй яңа дәресләрдә сынап карарга мөмкинлек бирәчәк. Дәресләр вакытында катнашучылар өчен “дәресләрдә булу чек-листы” кертеләчәк. Иң активлары Казансу үсеше стратегиясеннән дипломнар һәм бүләкләр алачак. Йомгаклау дәресе Казанда тотрыклы үсеш вәкилләре – компанияләр белән берлектә елгага багышланган үз проектларын эшләү буенча дискуссия һәм воркшоп рәвешендә булачак.
Воркшоп һәм экокичәдән тыш, белем бирү блогы чараларына барлык теләүчеләр дә килә алачак. Һәр чарага теркәлү өчен үз сылтамасы булачак. Барлык анонслар Казансу үсеше стратегиясе телеграм-каналында бирелеп барачак.
Шәһәр лабораториясендә катнашу өчен сылтама буенча теркәлү кирәк.
Лаборатория 6 августта Казансу елгасының Яр буенда экокичә, секонд-хендлардан кием модасын күрсәтү, елга ял итү катерында дипломнар һәм бүләкләр тапшыру белән тәмамланачак.
Файллар:
Авторы: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Максим Зарецкий