Хайваннар белән якыннанрак танышу өчен QR-кодны сканерлагыз.
«PROнаука в КФУ» фәнни-популяр проектының XIX сериясендә Казан федераль университетының мәгълүмати сәясәт департаментының һәм ««Теремок Забота» приютының «Галим мәче» хәйрия күргәзмәсе социаль проекты тәкъдим ителде. Кызганычка каршы, барлык хайваннар да үз йортларын таба алмаган, күргәзмәнең цифрлы вариантын да бастырабыз.

Аларның портретлары – юморлы, ә алар сезгә бүләк итәргә әзер булган мәхәббәт һәм тугрылык – чын.

Экспозиция сәнгатьне һәм кайгыртуны берләштерә: анда приютта тәрбияләнүчеләрнең виртуаль фәнни стильдә эшләнгән портретлары һәм аларның реаль фотосурәтләре тәкъдим ителгән.

Пушок филолог образында, Тигра айтишница-мәчегә әверелә, Лео мәче-биолог. Мотя математик ролен сынап караган, Стеша үзен физик итеп хис иткән.

Күргәзмәдә геолог һөнәрен Мурзик тәкъдим итте, хокукый сораулар өчен Тамил мәче-юрист җавап бирә. Ботаник Симона үсемлекләрне өйрәнә, астроном образында – мәче Гоша. Ә химик тәҗрибәләрне Грейси кушаматлы химик үткәрә.

Рәсемнәрдә алар галим-мәчеләр, ә тормышта – гаилә эзләп мырылдаучы тикшеренүчеләр. QR-код буенча рәсемнән яки сылтама буенча күчегез һәм хайваннарга үз өегездә урын табарга ярдәм итегез.

Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.
Автор: КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты

