Эксперт чикнең кайдан узуын һәм ата-аналар нәрсә белергә тиешлеген аңлатты.
Замана балалары гаджетлар көндәлек тормышның аерылгысыз өлешенә әверелгән дөньяда үсә. Казан федераль университеты Психология һәм мәгариф институтының клиник психология һәм шәхес психологиясе кафедрасы доценты Гөлнара Вәлиуллина әйтүенчә, технологияләрнең яшь буынның психик үсешенә йогынтысы күпкырлы. Алар укыту һәм үсеш коралы булырга сәләтле, ләкин дөрес кулланылмаганда проблемалар чыганагына әвереләләр.
Белгеч әйтүенчә, гаджетларның бала психикасына йогынтысы уңай да, тискәре дә булырга мөмкин. Барысы да яшькә, контентка һәм куллану дәвамлылыгына бәйле.
“Кечкенә чакта интерактив өйрәтү кушымталары хәтерне, сөйләмне, танып-белү күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итә, моториканы һәм кызыксынучанлыкны стимуллаштыра. Әмма озак вакыт экранга текәлеп утыру игътибарны начарайта, йокы сыйфатын киметә һәм тере аралашуны чикли. Нәтиҗәдә бала бәйлелек һәм эмоциональ регуляция кыенлыклары белән очрашырга мөмкин”, – диде Гөлнара Вәлиуллина.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен (3-7 яшь) контентны дөрес сайлап алганда, гаджетлар когнитив функцияләрне үстерүнең яхшы коралы булырга мөмкин. Артык куллану исә игътибарны туплау, социализация һәм йокы проблемаларына китерә. Кечкенә балаларга технологияләр яңа белем бирү мөмкинлекләре ача, шулай ук аларны мәгълүмат белән эшләргә өйрәтә. Ләкин күп куллану борчылуга һәм хәтта депрессив күренешләргә китерә.
«Яшүсмерләр аралашу, үз-үзләрен белдерү өчен җайланмаларны актив куллана, әмма нәкъ менә бу яшьтә социаль челтәрләргә бәйлелек, чагыштырулар, эмоциональ киеренкелек һәм кибербуллинг аркасында үз-үзеңне бәяләү кимү куркынычы аеруча зур”, – дип сөйләде доцент.
Психолог телефон, планшет, ноутбук һәм компьютер белән артык мавыгуны раслый торган берничә сигналга игътибар итәргә куша: башка эшчәнлек төрләре белән кызыксыну югалу, өлгерешнең начараюы, гаиләдә аралашуга кызыксыну югалу, эмоциональ тотрыксызлык, агрессия һәм борчылу, шулай ук физик халәтләр – баш авырту, күз ару, гәүдә торышы белән проблемалар, контрольсез телефонга бәйлелек.
Бу билгеләрне бергә күзәткәндә режимны төзәтү, ә авыр очракларда – психолог яки психотерапевт ярдәме кирәк.
“2 яшькә кадәр гаджетлар бөтенләй киңәш ителми, 2 яшьтән 5 яшькә кадәр – көненә 1 сәгатькә кадәр һәм бары тик олылар катнашында гына. 6-10 яшьтән 1,5 сәгатьтән артык түгел, 11-14 яшьтән контентны контрольдә тотып 2 сәгатькә кадәр файдаланырга ярый. Өлкән сыйныф укучыларына, башка активлыклар белән баланс булганда, 3 сәгатькә кадәр девайслар кулланырга мөмкин. Шулай ук паузалар саклау мөһим, 8 яшькә кадәрге балаларга – экран янында 30 минуттан соң 90 минут тәнәфес, өлкәннәргә – һәр сәгатьтән соң», – дип аңлатты Г.Вәлиуллина.
Ата-аналарга балалар өчен төгәл кагыйдәләр һәм вакыт чикләрен билгеләргә, контроль кушымталарын кулланырга, балаларны башка шөгыльләргә җәлеп итәргә кирәк. Гаилә белән бергәләп вакыт үткәрү, балаларны цифрлы грамоталылыкка һәм девайсларны аңлы рәвештә кулланырга өйрәтү, шәхси үрнәк – болар барысы да сабыйга тормышында заманча технологияләрне дөрес куллану өчен кирәк.
“Балада саф һавада уйнау, спорт, иҗат, уку, өстәл уеннары, театр, түгәрәкләр һәм секцияләр белән кызыксынуны үстерү мөһим. Мавыгуларны хупларга, гаилә эшләренә җәлеп итәргә, яшьтәшләр белән чынбарлыкта аралашырга мөмкинлек бирергә кирәк», – диде эксперт.
Әгәр гаджетларны аңлы рәвештә куллансак, алар көчле ресурс булырга мөмкин. Укыту кушымталары сөйләмне һәм хәтерне үстерергә, иҗади сервислар – күзаллауны киңәйтергә, онлайн-курслар – социализациягә һәм аралашырга ярдәм итәчәк. Иң мөһиме-өлкәннәр ягыннан ярдәм итү һәм дөрес балансны саклау.
“Технологияләр-дошман да, панацея да түгел, ә инструмент. Аларның балага йогынтысы көндәлек тормышка никадәр грамоталы кертелүе белән билгеләнә. Акыллы контроль, контент сайлау һәм төгәл кагыйдәләр булганда алар үсештә ярдәмче була. Әгәр дә бу баланс бозылса, нәтиҗәләр бик начар – уку проблемаларыннан алып җитди бәйлелеккә кадәр булырга мөмкин”, – дип йомгаклады Гөлнара Вәлиуллина.
Элегрәк без кешеләргә тормыш симуляторлары – уеннарның нинди психологик йогынты ясавы һәм аларның популярлыгы нидә икәнлеге турында сөйләдек.
Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга.
Авторы: Әминә Морат, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Инна Басыйрова