Фундаменталь медицина һәм биология институтында хирургия буенча олимпиада узды

Конкурс биремнәре теоретик сораулардан һәм практик күнекмәләрне күрсәтүдән торды.

Казан федераль университетында хирургия буенча эчке олимпиада тәмамланды. Анда Фундаменталь медицина һәм биология институтының 42 1-4 курс студентлары катнашты. Укучылар бөтен уку елы дәвамында белем һәм күнекмәләргә ия булуда ярыштылар.

Беренче семестрда студентлар хирургия нигезләрен үзләштергәннәр, ә икенче алты атнада сайланган юнәлеш буенча шөгыльләнгәннәр: микрохирургия, йөрәк-кан тамырлары хирургиясе, пластик хирургия, абдоминаль хирургия, эндовидеохирургия һәм травматология.

“Без хирургиядә генә түгел, рухлары белән дә көчле булган яшь талантларны ачыкларга теләдек. Олимпиадада катнашучыларның барысы да – безнең киләчәгебез, һәм нәкъ менә алар күпкә масштаблы олимпиадаларда институт намусын яклый алачак “, – дип сөйләде Cognomine хирургия буенча фәнни-гамәли түгәрәк старостасы, Фундаменталь медицина һәм биология институтының 6 курс студенты Никита Вихерев.

Олимпиаданы Фундаменталь медицина һәм биология институты эксперименталь хирургия һәм симуляция медицинасы бүлегенең  хирургия, акушерлык һәм гинекология кафедрасы ярдәмендә хирургия буенча Cognomine  фәнни-гамәли түгәрәге оештырды.

«Катнашучылар төрле конкурсларда югары осталык күрсәттеләр, өстәвенә, аларның күбесе – башлангыч курс студентлары. Шулкадәр кызыксынучы һәм белемле студентларны күрү күңелле”, – дип уртаклашты Фундаменталь медицина һәм биология институтының морфология һәм гомуми патология кафедрасы укытучысы Инсаф Газизов.

Конкурс биремнәре теоретик сораулардан һәм практик мануаль күнекмәләрне күрсәтүдән: хирургия төеннәрен тизлеккә бәйләү, микрохирургия техникасы ярдәмендә перчаткадан кан тамыры булдыру, сеңерләрне тегү, бот-тез астын шунтлау, ян-як эчәк анастомозы, лапароскопик миоэктомия.

“Чара җиңүчеләрне ачыклау һәм университет данын алга таба да югары уку йортлары һәм бөтенроссия олимпиадаларында яклауга гына юнәлтелмәгән, ә күпчелек дәрәҗәдә ул тормышны хирургия белән бәйләргә хыялланган студентларның үзләренә кирәк. Олимпиадага әзерлек барышында алар теоретик, гамәли әзерлек этаплары уза, стресс ситуацияләре шартларында клиник фикерләү сәләтен үстерә. Олимпиаданың төп өстенлеге шунда ки, студентлар югары курсларда белем алу процессында да очрашмаска мөмкин булган клиник һәм практик ситуацияләрне тикшерәләр “, – диде Фундаменталь медицина һәм биология институтының эксперименталь хирургия һәм симуляция медицинасы бүлеге мөдире Алмаз Гәрәев.

Гомумкоманда зачетында Рәсүл Илалов, Саиджон Хәмидов, Егор Завырылин, Игорь Иванов, Рәмис Солтанов, Амангелди Амангелдиев җиңүче дип табылды.

Шәхси зачетларда иң яхшы студентлар булып Илона Самоукина («микрохирургия»), Азиза Омиргалиева («пластик хирургия»), Алина Камалиева («йөрәк-кан тамырлары хирургиясе»), Рәмис Солтанов («абдоминаль хирургия»), Бернардо Бохоркез («травматология»), Рина Самкина («эндовидеохируя») танылдылар.

“Бу зур көндәшлек шартларында төркемдә онытылмаслык эш тәҗрибәсе. Мондый олимпиадада катнашу хирургияне кече курслардан башлап үзләштерү мөмкинлекләрен ача, бу, һичшиксез, булачак белгечләрнең әзерлеге сыйфатына йогынты ясый “, – дип сөйләде команда капитаны, Фундаменталь медицина һәм биология институтының 3 курс студенты Игорь Иванов.

Призлы урыннарны алган барлык катнашучылар мактаулы дипломнар һәм медальләр, командалар – кубоклар, ә калган катнашучылар – катнашу турында сертификатлар  белән бүләкләнде.

Авторы: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге, фото: Юлия Акмурзина