“Фрэнсис” китә, салкыннар кире кайта: КФУда Татарстанга антициклон кайчан килеп җитәчәге турында хәбәр иттеләр

КФУ галиме гыйнвар башындагы карлы һәм җылы һава торышының сәбәпләрен атады һәм атна ахырына температураның кинәт төшүе турында сөйләде. 

Атлантик циклоннарның актив йогынтысы белән бәйле аномаль җылы һәм карлы һава торышыннан соң Татарстан халкын кискен үзгәреш көтә. Инде ял көннәренә термометр баганалары 20 градустан түбән төшәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеүзәге.

2026 елның гыйнвар башы республикада гадәттәгедән сизелерлек җылырак булды. Соңгы көннәрдә уртача температура – 6 градус булды, бу чор өчен күпьеллык норма – минус 10 градус. Күп явым-төшемнәр белән бергә барган аномаль җылылыкның сәбәбе төньяк-көнбатыш циклоннары булган.

“Айның беренче 12 көнендә айлык явым-төшем нормасының 70 процентка якыны яуган. Хәзерге вакытта Казан метеоҗайланмаларында карның биеклеге 37 сантиметр, бу 12 гыйнвар өчен күпьеллык нормадан (30 сантиметр чамасы) артык. Әмма бүгенге кар, артуга карамастан, рекордлыдан ерак тора. 2023 елда шул ук көнне кар катламының биеклеге 54 сантиметрга җитте, ә 2011 елда – 63 см», – дип сөйләде Казан федераль университетының Экология, Биотехнология һәм табигатьтән файдалану институтының Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев.

Бүген төбәктәге һава торышы «Фрэнсис» дигән көньяк-көнбатыш циклонының перифериясе белән билгеләнә.

Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге белешмәләре буенча, 13 гыйнварда синоптик ситуациядә сизелерлек үзгәрешләр көтелми. Атмосфера фронты йогынтысы зонасында кар саклана, иртән һәм көндез бераз буран булыр дип фаразлана. Төнлә температура минус 9 га кадәр, көндез 6 градус салкын булачак.

14 гыйнвар күчеш көне булачак. Төнлә күпчелек районнарда кар явачак, урыны белән буран. Әмма көндез атмосфера басымы арту белән бераз кар республиканың иң көньяк-көнбатышында гына сакланачак. Акрынлап салкынаю башлана: төнлә 12, көнчыгышта аязганда минус 15, ә көндез минус 10 градуска кадәр.

Пәнҗешәмбе, 15 нче гыйнварда, Татарстан куәтле Себер антициклоны перифериясендә булачак, бу һава торышын тамырдан үзгәртәчәк. Күпчелек территориядә явым-төшем фаразланмый, бары тик төнлә көньяк-көнбатышта гына бераз кар явуы ихтимал. Температура төшүен дәвам итәчәк: төнлә минус 15, республиканың көнчыгышында 18 градуска кадәр, ә көндез минус 13 градустан югары булмас дип фаразлана.

Иң кырыс шартлар эш атнасы ахырында һәм ял көннәрендә көтелә. ТР Гидрометеоүзәгенең беренчел фаразлары буенча, җомга, 16 гыйнварда һәм шимбә, 17 нче көнне, төбәктә аяз салкын антициклональ һава торышы урнашачак. Явым-төшем булу ихтималы аз. Көндезге температура 16 градус салкын булачак. Төнлә термометр баганалары минус 20 һәм аннан да түбәнрәк төшәчәк.

Материалларны күчереп бастырганда фаразлау мәгълүматы чыганагын – ТР Гидрометеоүзәген күрсәтүне, шулай ук басмага актив гиперссылка куюны сорыйбыз.

Авторы: Әминә Морат, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Арина Егорова