Денис Чегодаев баш мие авыруларын диагностикалау өчен ИИ-платформаны эшләтеп җибәрде.
Казан федераль университетын тәмамлаган Денис Чегодаев “Фән һәм технологияләр” номинациясендә Forbes «30 до 30» еллык рейтингының лонг-листына керде. Аның AISI X бизнес-стартабы баш мие авыруларын диагностикаларга ярдәм итә.
Номинант КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институтын (бакалавриат), Исәпләү математикасы һәм мәгълүмат технологияләре институтын (магистратура) тәмамлый. Соңыннан – Чехия техник университетында укыган, хәзер эшкәртмә авторы Япониянең Канадзава Университетында фәннәр докторы дәрәҗәсен ала.
Денис Чегодаев AISI X баш мие авыруларын диагностикалау өчен ИИ-платформаның генераль директоры һәм аңа нигез салучыларның берсе булып тора. Проект аның Invessel AI дип аталган стартапыннан – ясалма интеллект технологияләре ярдәмендә табибларга инсульт диагнозын 7 тапкырга тизрәк, 5 минут эчендә куярга ярдәм итә торган модельдән тора. «Университет технологик эшкуарлыгының платформасы» федераль проекты кысаларында бу эшләнмә топ-1000 университет стартаплары рейтингына кергән.
Соңрак Денис бизнесны яңадан эшләтеп җибәрергә карар кылган. Инсульт өчен генә кулланылган Invessel AI дан аермалы буларак, AISI X баш миенең башка авырулары диагностикасы өчен дә модель булып тора. КФУны тәмамлаучы сүзләренә караганда, бу борылыш тикшерүдә реаль проблемаларны хәл итү өчен көчле этәргеч генә түгел, ә эре халыкара компанияләр кызыксынуын да җәлеп иткән. Әйтик, 2024 елның октябрендә платформа Азия-Тын океан медицина технологияләре ассоциациясенә кергән.
“Диагностикада ИИ (ясалма фәһем) куллану идеясе уңышлы булды. Элегрәк без инсультларда тукталган, әмма хәзер безнең проект ми авыруларының киң спектрына кадәр масштабланган. Хәзер без баш мие авыруларын диагностикалау өчен foundational model (модель-нигез) булдырабыз. Асылда, бу табиб-радиологлар өчен ChatGPT кебек. Ул нейровизуалицияне интерпретацияләргә, патологик үзгәрешләрне ачыкларга, хисапларны генерацияләргә һәм бик зур мәгълүмат массивы нигезендә карарлар кабул итүгә ярдәм итә”, – дип сөйләде Д.Чегодаев КФУ медиакоммуникация үзәгенә.
Исегезгә төшерәбез, «30 до 30» рейтингына Казан университеты мөгаллиме Андрей Анисимов та эләкте, ул “Социаль практика” номинациясендә билгеләп үтелде.
Рейтинг геройлары булып 30 яшенә һөнәри бергәлектә танылу алган һәм бөтенроссия яки глобаль дәрәҗәдә танылган кешеләр тора. Лонг-лист 100 номинанттан тора һәм экспертлар – эшкуарлар, идарәчеләр, инвесторлар, теге яки бу өлкәдә билгеле булган консультантлар ярдәмендә рейтинг мөхәррирләре тарафыннан формалаша. Жюри лонг-листын формалаштырганнан соң, эксперт советы һәм редакция, журналның сайтында укучыларның тавыш бирү нәтиҗәләрен исәпкә алып, 30 яшькә кадәр иң перспектив 30 россияле сайлаячак – 10 категориянең һәркайсында өчәр лауреат. Топ-30 исемнәре Forbes июль номерында бастырылачак.
Авторы: Алисә Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: GSEA Russia 2024