«Фәнни вердикт»: КФУ физигы радиация турындагы мифларны фаш итте

Нурланышлы 5G-вышкалар, металл детекторлар, рентген һәм йод турында Айрат Кыямов сөйләде.

Казан федераль университетында «Фәнни вердикт» проекты дәвам итә, анда һәр чәршәмбе көнне югары уку йорты галимнәре киң татарлган мифларны һәм стереотипларны җимерә. Рентгенографияне ни дәрәҗәдә еш ясарга, микродулкынлы мичтә ризыкны җылыту һәм металл детектор рамкалары аша үтү куркынычсызмы дигән сорауларга КФУ Физика институтының “Квант симуляторлары” фәнни-тикшеренү лабораториясенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Айрат Киямов җавап бирде.

Миф № 1. Рентгенография вакытында кеше куркыныч нурланыш дозасы ала.

Рентген нурланышын максатчан кулланганда аның куркынычы юк, дип ышандырды физик. Мәсәлән, медицина диагностикасы авыруны башлангыч стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. Уйлап эшләнгән тикшеренү үткәргәндә, алынган нурланыш микродозасы бөтенләй зыян китермәячәк.

“Рентген нурланышы электр магнит дулкыннарының шактый киң диапазонын колачлый. Ультрашәмәхә һәм гамма-нурланыш арасындагы спектр шкаласында урнашып, ул дулкын диапазоны озынлыгын бер йөздән бер мең нанометрга кадәр каплап тора. Иң йомшак һәм иң каты рентген нурлары фотоннар энергиясе буенча ун тапкырга аерылалар, – дип аңлата Айрат Кыямов. – Куркынычсызлык контекстында сүз беренче чиратта бу нурланышның интенсивлыгы яки “яктылыгы” һәм кешегә йогынты ясау вакыты турында бара. Ренгентка караганда бераз азрак энергиягә ия буларак, кояшның ультрашәмәхә нурланышы кешенең күзенә яки тире тукымаларына зыян китерергә мөмкин – кояшта озак булу күзәнәкләрдә һәм тире тукымаларында дегенератив үзгәрешләр китереп чыгара. Икенче яктан, кече дозада ультрашәмәхә нурланыш кеше сәламәтлеге өчен мөһим әһәмияткә ия, чөнки ул организмда D витаминын эшләп чыгаруны стимуллаштыра”.

Миф № 2. Рентгентны елга бер генә тапкыр эшләтергә мөмкин.

Мәктәп заманнарыннан ук без флюорографияне елына бер яки ике тапкыр эшләтергә мөмкин булуын хәтерлибез, әмма, КФУ галиме әйтүенчә, бу тезис үзенең актуальлеген югалткан.

“30 яшьтән өлкәнрәк кешеләр элек кеше тәне аша узган рентген нурларының интенсивлыгы флуоресцент экранында теркәлгәнен хәтерли, флуоресцирлаштыручы составның артык нурланышы фототасмада икенче тапкыр теркәлгән. Рентген нурланышын теркәүнең нәкъ менә шундый принцибы флюорографиягә – күкрәк читлеген тикшерүнең киң танылган методына исем бирде. Алар флуоресцирлаштыручы материалга интенсивлык буенча җитәрлек тәэсир итсен һәм аның нурланышы контраст картинаны фотопленкада формалаштыру өчен җитәрлек булсын өчен рентген нурларының югары интенсивлыгы кирәк”, – дип сөйләде әйдәп баручы фәнни хезмәткәр.

Флюорография югары интенсивлык нурланышын таләп иткән, нурланыш дозасы 0,5 миллизиверт тәшкил иткән, ә 2006 елдан Россиянең баш санитар табибы карары буенча еллык норма – 1 миллизиверт. Димәк, бер кабул итү өчен кеше еллык дозаның яртысын туплый алган. Де-юре – кеше елына ике мөмкин флюорография процедурасы белән чикләнгән, де-факто – күпләр бер тапкыр белән генә чикләнергә тырышканнар, дип билгеләп үтте А. Кыямов.

“Заманча цифрлы флюорографиядә үпкәләрне тикшергәндә нурланыш дозасы 0,025 миллизиверт, классик ысул белән алынган дозадан 20 тапкырга азрак тәшкил итә. Шул рәвешле, тикшеренүне ким дигәндә елына 40 тапкыр узарга мөмкин. Киләчәктә флюорография үтүне хәтта көндәлек нигездә дә мөмкин булачак дип көтәргә мөмкин”, – дип фаразлады эксперт.

Миф № 3. Сәүдә үзәкләре, метро, офис, аэропорт һәм башка керә торган җирдәге рамка-металлодетекторлар – радиоактив.

“Металл детектор рамкалары эше принцибы электромагнит индукциясе күренешләренә нигезләнгән, һәм аларда бернинди дә радиоактив материаллар кулланмыйлар, анда ионлаштыручы нурланыш юк”, – диде физика институты галиме.

Миф № 4. Радиацияне телевизорлар, микродулкынлы мичләр һәм 5G элемтә вышкалары тарата.

Айрат Кыямов әйтүенчә, заманча телевизорлар пиксельләрнең – төрле төсләрне таратучы зур матрицлары. Алар бернинди радиоактив матдәләр яки ионлаштыручы нурланыш чыганакларын таләп итмиләр. Моннан тыш, алар үзләре дә мондый йогынтыларга шактый сизгер булалар.

“ЭЛТ-телевизорлар (электрон-нур трубкасы булган телевизорлар) эшләгәндә, чыннан да картинка формалаштыру өчен, бета-кисәкчәләрнең (электроннарның) идарә ителә торган бәйләме кулланыла. Бу нурланыш тышка чыкмый һәм кулланучы өчен куркыныч тудырмый, чөнки кинескоп пыяласының юан катламы – алар өчен җиңеп булмый торган киртә. Шуңа да карамастан, экранны бета-кисәкчәләр белән бомбардировкалаганда тормоз рентген нурланышы барлыкка килә, әмма аның интенсивлыгын кеше өчен тулысынча куркынычсыз итү өчен кинескоп пыяласын кургаш белән катнаштыралар”, – дип аңлатты “Квант симуляторлары” фәнни хезмәткәре.

Микродулкынлы мичнең куркынычы турындагы миф та фаш ителгән:

“Микроволновка азыкны җылытсын һәм тышка чыкмасын өчен прибор эчендә микродулкыннарны тотып торучы Фарадей читлеге булып тора. Гади итеп әйткәндә, ябык үткәргеч тышча бөтен киңлекне электр ягыннан бер-берсенә бәйле булмаган эчке һәм тышкы өлешләргә аера, ягъни мич эчендә булган бөтен нәрсә әйләнә-тирә мохиткә бернинди йогынты ясамый. Ашамлыкның җылынуы исә теләсә нинди ризыкта булган су молекулалары тарафыннан электр магнит нурланышы энергиясен йоту исәбенә бара. Шулай итеп, микроволновка эчендәге электр магнит дулкынының бөтен энергиясе су белән йотыла”.

5G-вышка да зыян китерми.

“Бу челтәрләр 6-100 гигагерц ешлыгында эшләячәк, бу Ионлаштырмый торган нурланыштан саклау буенча халыкара комиссия (ICNIRP) тарафыннан урнаштырылган куркынычсыз булган 300 гигагерц нормадан азрак”, – диде Айрат Киямов.

Миф № 5. Рентгенга бару алдыннан йод кабул итәргә – ул саклагыч фон буларак эшли.

Физик фикеренчә, бу алай түгел. Беренчедән, рентген нурланышыннан йод сакламаячак, икенчедән, ул диагностика процедурасына комачауларга мөмкин. Йод куллану куркыныч зонада нинди дә булса радиация казасы булган очракта гына мәгънәсе бар – миф та шуннан.

“Әгәр дә нинди дә булса сәбәп аркасында әйләнә-тирә мохиткә радиоактив йод-131 эләксә (мәсәлән, Чернобыль АЭСындагы һәлакәт вакытында булган кебек), аннан организмны саклау өчен, таблеткаларда йод кирәк – ул организмның радиоактив йод-131не үзләштерүен чикләп, калкансыман биздәге депоны куркынычсыз стабиль йод белән  тутыра ала. Ә инде рентген нурланышының  теләсә нинди төрләреннән саклану өчен йод куллану практикасының катнашы юк”, – диде Казан университеты галиме.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк “Фәнни вердикт” проектында вуз экспертлары энергетик эчемлекләр турындагы мифларны фаш итте.

pressa-kfu@mail.ru электрон адресына үзе белгән мифны җибәреп, проектта һәркем катнаша ала. КФУ галимнәре төрле ялгышуларны фаш итә.

Авторы: Алисә Гайнетдинова, КФУның Мәгълүмати сәясәт департаменты