Лекция 31 майда 19.00 сәгатьтә узачак.
Казанда «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының һәм Казан федераль университетының «Фәнни чәршәмбе» фәнни-агарту проекты дәвам итә.
31 майда 19.00 сәгатьтә КФУның Дизайн һәм мохит сәнгате институтының дизайн һәм милли сәнгать кафедрасы доцентлары Михаил Яо һәм Юлиана Еманова «Милли костюм күрсәткече буларак бизәк» лекциясен укыйлар.
Чара Казан Кремле ишегалдында узачак. Керү ирекле.
Казан университеты галимнәре күп гасырлар дәвамында борынгы бабаларыбызның әйләнә-тирә мохит, аның төзелеше һәм анда кешенең урыны турында образлы күзаллаулары ничек формалашканын, шулай ук бизәктә, костюмда халык осталарының сынлы сәнгатендә узган буыннарның тәҗрибәсе формаларны күрүдә, төсне һәм ритмны кабул итүдә этник үзенчәлекләрнең ничек чагылуын сөйләрләр.
Искәртәбез, атна саен чәршәмбе көнне Казан Кремле ишегалдында Казан федераль университеты галимнәре, тикшеренүчеләре һәм укытучылары лекцияләре узачак.
КФУ Халыкара мөнәсәбәтләр институтының Алтайны һәм Кытайны өйрәнү кафедрасы профессоры Дмитрий Мартынов лекция укыды инде. Ул Россиянең шәрыкъне өйрәнү серләре һәм Казанның дөньяда Ислам цивилизациясе үзәгенә әверелүе турында сөйләде.
Авторы: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге, фото: Камилла Солтанова