Фән турында гади итеп: КФУ «Гыйльми совет» лекториясен башлап җибәрә

Югары уку йорты вәкилләре казан халкына фәнни-популяр лекцияләр укыячак.

Фән һәм технологияләр унъеллыгы, Россиядә Гаилә елы һәм Казан университетының 220 еллыгы кысаларында КФУның Мәгълүмати сәясәт департаменты лекторий форматында узачак “Галимнәр советы” дип исемләнгән  җәйге проект башлап җибәрә.

Проектның максаты – Казан халкын гади һәм мавыктыргыч формада фән дөньясы белән таныштыру.  КФУның Яшь галимнәр ассоциациясе вәкилләре – спикерлар  нәрсә ул фән, галимнәр ни белән шөгыльләнә, фәнни тикшеренүләр һәм ачышлар хәзерге заман кешесенең тормыш сыйфатына ничек тәэсир итә, икәне турында сөйләргә җыена.

Лекцияләр белән чыгыш ясаячаклар:

  • Юридик факультетның дәүләт теориясе һәм тарихы, хокук кафедрасы өлкән укытучысы Эдуард Краснов “Закон – тигез тәртипме?” дигән лекциясен тәкъдим итә;
  • Фундаменталь медицина һәм биология институты (ИФМиБ) «Генные и клеточные технологии» фәнни-тикшеренү лабораториясенең лаборант-тикшеренүчесе  Чулпан Харисова «Картаю һәм озын гомер: фән кешенең тормыш активлыгын ничек озынайта?» темасына чыгыш ясаячак;
  • Экология һәм табигатьтән файдалану институтының 4 курс студенты Константин Шевчук «Пластик: дусмы яки дошманмы?» лекциясен укыячак;
  • ИФМиБның 3 курс студенты Мария Осинникова “Иммун системасы ничек эшли һәм аңа ничек булышырга?” темасын тәкъдим итә.

Лекцияләр 3 июльдә 17.00 сәгатьтә «Салават күпере» торак комплексында һәм 4 июльдә 17.00 сәгатьтә Дәрвишләр бистәсендә С.Сәет-Галиев исемендәге мәдәният йорты каршындагы паркта узачак. Керү ирекле.

Проект Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе ярдәмендә тормышка ашырыла.

Автор: КФУның Мәгълүмати сәясәт департаменты