Бу материалдан эшләнмәләрне ничек дөрес сайларга дигән киңәшләр белән уртаклашабыз.
Экокүн яки ясалма тире популярлык җыя. Ул ни дәрәҗәдә экологик яктан чиста булуы турында КФУның медиакоммуникацияләр үзәгенә Казан федераль университетының дизайн һәм пространство сәнгате институтының дизайн һәм милли сәнгать кафедрасы мөдире Венера Юмагулова аңлатты.
Бүген экологик аң кулланучыларга күбрәк йогынты ясый. Табигый тирегә экологик альтернатива буларак позицияләнә торган материал – ясалма тиредән тешгелгән киемгә һәм аксессуарларга ихтыяҗ арту бу трендның бер чагылышы булып тора. Әмма В. Юмагулова әйтүенчә, «экокүн» төшенчәсе табигый эшләнмәне эшкәртүнең яңа технологиясе аркасында барлыкка килгән.
“Рециклированная кожа – микрокисәкчекләргә чаклы вакланган, махсус матдәләр белән ябыштырылган иске, натураль тире. Аннан тукыма ясыйлар”, – ди белгеч.
Ясалма күн ясау этабында белгечләр аңа билгеле бер үзлекләр бирә, шуның аркасында эшләнмә кию өчен максималь уңайлы була. Бу материалдан ясалган әйберләрне салкын һава торышында минус 35 градуска кадәр температурада киеп йөрергә ярый. Шулай ук махсус өслек аркасында өске кием җил һәм судан саклый ала. Шуны истә тотарга кирәк, экокүн һәм полиуретан өслекле ясалма тире – бу төрле әйберләр.
«Бүген табигый тире бик кыйммәтле. Әгәр без цивилизация һәм гуманлык турында сөйлибез икән, бу очракта табигый тире җиңелә. Текстиль сәнәгате теләсә нинди зәвыкка эшләнмә вариантларын тәкъдим итәргә әзер. Табигый тиредән аерып булмый торган ясалма тире була, тик бердәнбер аерма шунда ки, чын тире рулонлы яки пластлы итеп сатылмый”, – ди В.Юмагулова.
Ясалма тире төрле калынлыкта һәм төрле нигезләрдә – флиста, мехта һ.б. була.
«Кием әзерләү өчен полиуретан өслекле тире кулланалар. Ул тукымага яки трикотаж нигезенә салына, куркынычсыз санала, анда тәнгә “суларга” мөмкинлек бирә торган микропорлар бар һәм ул тән белән кием арасында дөрес климат тудыра “, – дип йомгаклады В. Юмагулова.
Автор: Амина Мурат, КФУның Мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Юлия Акмурзина