Дмитрий Чернышенко Кытайда КФУ белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеге турында фикер алышты

Вице-премьер Кытай Халык Республикасында иң борынгы һәм алдынгы Чжэцзян университетында булды.

 Кытай Халык Республикасына эш визиты кысаларында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко Ханчжоу шәһәрендә Чжэцзян университеты инфраструктурасын бәяләде, шулай ук аның җитәкчелеге һәм студентлары белән аралашты. Вице-премьер «Алдынгы инженерлык мәктәпләре» проекты (ПИШ) кысаларында Казан федераль университеты белән Халыкара хезмәттәшлекне сынап карау инициативасын җиткерде.

Ул Россия югары уку йортларының бу һәм башка инициативаларын хөкүмәт башлыклары – Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин һәм КХР Дәүләт Советы премьеры Ли Цянның даими очрашуларын әзерләү буенча Россия-Кытай комиссиясенең фәнни – техник хезмәттәшлек буенча Подкомиссиясенең киләсе утырышының көн тәртибенә чыгарырга тәкъдим итте. Россия ягыннан чарада шулай ук РФ Фән һәм югары белем министры урынбасары Константин Могилевский һәм подкомиссия рәистәше, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы урынбасары Денис Секиринский катнашты.

“Фәнни-технологик көн тәртибе дөньяда иң мөһим нәрсәләрнең берсе. Безнең илләр лидерлары барлык өлкәләрдә, шул исәптән икътисадый өлкәдә дә технологик лидерлыкны саклап калуга басым ясады, шуңа күрә безнең әйдәп баручы югары белем бирү үзәкләре арасында элемтәләр урнаштырырга кирәк. Мондый хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеге безнең никадәр тиз һәм ачык эш итүебезгә бәйле булачак. Университет җитәкчелегенә вакыт табу һәм ачык әңгәмәгез өчен рәхмәт белдерәм. Безнең нәтиҗәле уртак хезмәттәшлегебезгә ышанам”, – диде Дмитрий Чернышенко.

КФУның «Кибер Авто Тех» алдынгы инженерлык мәктәбенең максаты – автоном (пилотсыз) транспорт чаралары, углерод булмаган ягулыктагы автомобильләрнең югары нәтиҗәле энергия җайланмалары, цифрлы модельләштерү һәм автомобиль төзелешенең җитештерү системалары белән идарә итү өлкәсендә алга киткән эшләнмәләрне гамәлгә ашырырга һәм тикшеренүләр үткәрергә сәләтле яңа типтагы инженер кадрлар әзерләү. ПИШның төп җитештерү партнеры – «КАМАЗ».

“Чжэцзян университетының гидро – һәм мехатрон системалары лабораториясе белән хезмәттәшлек инжиниринг һәм автоматлаштырылган производстволар һәм мехатрон системалар булдыру өлкәсендә компетенцияләрне сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук фәнни-педагогик составның стажировкаларын оештыру, мехатрон системаларны проектлау һәм көйләү, заманча автомобиль производстволарын роботлаштыру өлкәсендә белем бирү программаларын һәм дисциплиналар программаларын яңарту өчен шартлар тудырылырга мөмкин. Бу өлкәдә заманча компетенцияләр катлаулы производстволарны автоматлаштыруны һәм роботлаштыруны арттыру, шулай ук заманча, шул исәптән пилотсыз, йөк транспорты эшчәнлеген автоматлаштыру мәсьәләләрен хәл итүдә төп роль уйный», – дип шәрехләде КФУның Тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимирхан Алишев.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Кытай югары уку йорты КХРның иң борынгы университетлары рәтенә керә һәм илдә алдынгыларның берсе булып тора. Анда 9 меңнән артык хезмәткәр һәм укытучы эшли, 70 меңнән артык студент белем ала. Ясалма интеллект һәм яңа технологияләр өлкәсенә аерым игътибар бирелә. Югары уку йорты Россия университетлары белән актив хезмәттәшлек итә. Академик алмашу һәм мәгариф хезмәттәшлеге материаллар белеме, Авиакосмик техника һәм лингвистика кебек өлкәләрдә уза.

Исегезгә төшерәбез, узган елның сентябрендә Чжэцзян университеты делегациясенең КФУга визиты булды. Кытай кунаклары «Диалог между цивилизациями стран БРИКС» чаралар сериясендә катнашты. Чара кысаларында Чжэцзян университеты белән КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсенә «Великая серия китайской живописи сквозь века» китапларын түләүсез тапшыру турында килешүгә ирешелде. Шулай ук аларның берсен тәкъдим иттеләр.

Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.

Автор: Россия Хөкүмәте сайты материаллары буенча КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Россия Хөкүмәте сайты