ШОС генераль секретаре вуз җитәкчелеге һәм студентлар белән очрашты.
Казан федераль университетында Шанхай хезмәттәшлек оешмасы Генераль секретаре Чжан Мин булды. Ул Казанга БРИКС илләре саммитында катнашу өчен килде.
ТР Дәүләт Советының Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов белән бергә килгән ШОС вәкиле КФУ ректоры Ленар Сафин, КФУ Президенты Рияз Минзарипов, КФУның тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимирхан Алишев һәм вузның Тышкы элемтәләр департаменты директоры Ольга Вершинина белән очрашты.
Визит Казан университеты тарихы музееннан башланды. КФУ музейлар дирекциясе директоры Светлана Фролова үткәргән экскурсиядән соң Чжан Мин Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә раритетлары белән таныша алды. Китапханәнең фәнни эш буенча директор урынбасары Эльмира Амерханова ШОС Генераль секретарена Пекинның беренчеләрдән булып россия кытайны өйрәнү белгече Никита Бичурин (1829 ел) төзегән планын, шулай ук Кытайның «Хань-вынь-ци Мын» грамматикасын һәм 1737 елда Франциядә басылган Кытай атласын күрсәтте.
Аннары Казан университеты җитәкчелеге һәм КФУ студентлары белән очрашу булды.
Олы кунакны Тимирхан Алишев сәламләде. Ул Казан университеты турында сөйләде, шул исәптән югары уку йортының ике чит илдә – Үзбәкстанда һәм Мисырда филиалы барлыгын әйтте. Шулай ук проректор КФУда «Казанская модель ШОС» яшьләр уены узуын билгеләп үтте.
«Бүген Казан университетында 55 меңнән артык студент укый, шуларның 11,5 меңе – чит илдән, шул исәптән 2200 кеше безгә Кытайдан килде», – дип хәбәр итте Т.Алишев һәм КФУда ШОСта катнашучы илләрдән 6000 студент белем алуын өстәде.
Казан университетын тәмамлаган, Яшьләр дипломатиясе академиясе рәисе Дилбәр Садыйкова үз оешмасы турында сөйләде.
«Без 80 илдән 14 меңнән артык яшь кешене берләштерәбез һәм 100дән артык проектны гамәлгә ашырдык», – диде ул.
Чжан Мин үз чыгышы вакытында кунакчыллык өчен рәхмәт белдерде һәм үзе өчен 220 ел тула торган Казан университетына килү зур мәртәбә, диде.
“Минемчә, сезнең университет – Россия, Татарстан Республикасы өчен генә түгел, ә бөтен кешелек горурлыгы”, – дип ассызыклады ул.
Чжан Мин әйтүенчә, Казан университеты тарихы музеенда булганнан соң, югары уку йортын тәмамлаган кешеләр күктәге йолдызларга охшаган дигән тәэсир калган. Алар шундый ук якты һәм гүзәл.
«Биредә укучы һәм эшләүче студентлардан һәм укытучылардан көнләшәм», – диде ул.
Чжан Мин билгеләгәнчә, экскурсия вакытында ул Казан университетының шәрык факультетында гарәп телен өйрәнгән Лев Толстой укуын белгән.
“Мин студент чагымда, шулай ук Кытай университетында гарәп телен өйрәндем. Әгәр мин Казан университеты турында 40-50 ел элек белсәм, сезнең университетны сайлар идем”, – дип уртаклашты ШОС Генераль секретаре.
Ул ШОС тарихы турында сөйләде, аның әгъзалары саны оешманың халыкара аренадагы йогынтысы кебек үк даими үсүен билгеләп үтте.
“Мин сезнең университет студентларының ШОС линиясе буенча эшчәнлеге турында белгәч, тәэсирләндем”, – диде ул.
Очрашу азагында ул студент кызның тиз үзгәрүчән дөнья шартларында яшьләрнең нинди сыйфатларга һәм күнекмәләргә ия булырга тиешлеге турындагы соравына җавап бирде.
Чжан Мин студентларга яхшы итеп һәм күбрәк укырга, мәхәббәткә, дөньяга, гаделлеккә караган гомумкешелек кыйммәтләрен формалаштыру өчен әйләнә-тирә дөнья белән танышырга киңәш итте.
“Сездә кыйммәтләр һәм дөньяга караш формалашканнан соң, сез тотрыклы тыныч үсешкә үз өлешегезне кертә алачаксыз. Сезнең һәм дусларыгызның киләчәге матур булачагына шикләнмим”, – диде Шанхай хезмәттәшлек оешмасы генераль секретаре, очрашуны тәмамлап.
Авторы: Лариса Бусиль, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Инна Басырова