2017 елның 1 декабреннән яшь журналистларның “Каурый каләм” II Бөтенроссия конкурсы старт алган иде.
Ул мәктәп-гимназияләрнең югары сыйныфларында, шулай ук һөнәри урта белем бирү учреждениеләрендә белем алучы татар яшьләре арасыннан журналистикага тартылучыларны барлау максатында уздырыла.
Казан федераль университеты, Татарстан Журналистлар берлеге, “Ватаным Татарстан”, “Ирек мәйданы” һәм КФУның “Дарелфөнүн” газеталары, Матбугат.ру порталы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан игълан ителгән әлеге бәйге интернет-конкурс рәвешендә уза. Анда катнашырга теләүчеләр “Журналистика” яки “Публицистика” номинациясе буенча үзләре язган иҗади эшләрне kaurikalam@mail.ru электрон адресына юллыйлар. Мәртәбәле жюри аларга үз бәясен бирә, иң уңышлыларын сайлап алып матбугатка тәкъдим итә,
Конкурс 2018 елның 30 апреленә кадәр дәвам итә. Аның нәтиҗәләре 19 майда – Татарстан матбугаты көнендә игълан ителәчәк. Конкурсның җиңүчеләре Казан федераль университетының Журналистика һәм медакоммуникация югары мәктәбенә өстенлекле шартларда укырга керә ала. Аларга шулай ук яшь журналистлар өчен уздырыла торган “Алтын каләм” республика фестиваленең йомгаклау турында катнашу хокукы бирелә.
Конкурс турында тулырак мәгълүматны түбәндәге сылтама аша белергә мөмкин: http://kpfu.ru/media-sociology/struktura/otdelenie-zhurnalistiki/kafedra-tatarskoj-zhurnalistiki.
Яшь журналистларның “Каурый каләм”
Бөтенроссия конкурсын уздыру турында гомуми нигезләмә
1. «Казан федераль университеты» югары белем бирү федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе Татарстан Республикасының Журналистлар берлеге, “Ватаным Татарстан”, “Ирек мәйданы” һәм КФУның “Дарелфөнүн” газеталары, Матбугат.ру порталы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән берлектә гомуми урта белем бирү мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары һәм махсус урта белем бирү учреждениеләре студентлары тарафыннан иҗат ителгән журналистик һәм публицистик әсәрләр конкурсы уздыра.
2. Конкурс Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе, якын һәм ерак чит илләрнең гомуми урта белем бирү мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары һәм махсус урта белем бирү учреждениеләре студентлары өчен ачык медиа чара булып тора.
3. Конкурсны уздыруның төп максаты – укучыларда иҗади һөнәрләргә карата кызыксыну уяту; татар журналистикасын үстерү; гуманитар юнәлештә сәләтле яшьләрне эзләү һәм алар белән эшләү, аларга КФУда белем алу мөмкинлеге бирү.
4. Яшь журналистларның “Каурый каләм” Бөтенроссия конкурсының оештыручылары: Казан (Идел буе) федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе, ТРның Журналистлар берлеге, “Ватаным Татарстан”, “Ирек мәйданы” һәм КФУның “Дарелфөнүн” газеталары, Матбугат.ру порталы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы.
5. Конкурс 2017 елның 1 декабреннән 2018 елның 30 апреленә кадәр дәвам итә. Нәтиҗә чыгару һәм бүләкләү тантанасы 19 майда – Татарстан матбугаты көнендә булачак.
6. Конкурста катнашырга теләгән укучылар жюри хөкеменә “Журналистика” (хәбәр, зарисовка, аналитик мәкалә, корреспонденция, репортаж, интервью, журналист тикшерүе жанрлары) яки “Публицистика” (публицистик мәкалә, очерк, эссе, парча жанрлары) номинацияләре буенча иҗат ителгән ике эш җибәрә. Эшләр татар телендә язылган булырга тиеш. Катнашучылар үз иҗади эшләрен электрон почтага җибәрә яки КФУга китерә ала.
7. Россия Федерациясе төбәкләре, якын һәм ерак чит илләрдә яшәүчеләр конкурста гомуми шартларда катнаша ала.
8. Конкурска тәкъдим ителгән иҗади эшләрне бәяләү түбәндәге критерийларга нигезләнеп башкарыла: теманың актуальлеге; кызыклы, үзенчәлекле объектлар сайлый белү; журналистик һәм публицистик жанрларның үзенчәлеген саклау; текст төзү осталыгы; авторның үз стилен булдыра алуы; тел-стиль байлыгы, грамоталылык.
9. Номинацияләр буенча бүләкләү: “Журналистика” һәм “Публицистика”. Шулай ук авторның үз стилен чагылдырган иҗади эш өчен, текст төзү осталыгы өчен махсус бүләкләр биреләчәк. Иң яхшы иҗади эш өчен Гран-при тапшырылачак.
10. Җиңүчеләрне бүләкләү КФУның Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе, ТРның Журналистлар берлеге, “Ватаным Татарстан”, “Ирек мәйданы” һәм КФУның “Дарелфөнүн” газеталары, Матбугат.ру порталы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчелеге тарафыннан расланган жюри карары нигезендә башкарыла.
11. Гран-при иясе һәм номинацияләр буенча җиңүчеләр КФУның Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбендәге татар журналистикасы бүлегенә укырга кергәндә өстенлекләрдән файдалана алачак. Аларга шулай ук “Алтын каләм” республика фестиваленең йомгаклау турында катнашу хокукы бирелә.
12. Конкурс нәтиҗәләре турындагы мәгълүмат Казан (Идел буе) федераль университеты, Татарстан Журналистлар берлеге, “Ватаным Татарстан”, “Ирек мәйданы” һәм КФУның “Дарелфөнүн” газеталары, Матбугат.ру порталы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы сайтларында урнаштырыла.
13. Конкурста иң яхшы дип табылган эшләр гаммәви мәгълүмат чараларында урын алачак.
14. Катнашучыларның эшләре һәм үзләре турында мәгълүмат түбәндәге адрес буенча җибәрелә: kaurikalam@mail.ru. Телефоннар: 8-919-639-01-79, 8-906-324-35-78, 233-73-23. Эшләр кәгазь яки электрон вариантта кабул ителә.
КФУның Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе,
татар журналистикасы кафедрасы