БРИКС саммиты көннәрендә Татарстанда җылы булачак

Казан университеты метеорологы моның нәрсә белән бәйле булуын аңлатты.

Якын көннәрдә Татарстан Республикасында һава температурасы климат нормасыннан югарырак булачак, бераз явым-төшемнәр көтелә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Россия территориясе буенча һава температурасы аномалиясенең һәм  айлык явым-төшем суммасының рәсми фаразы Гидрометеоүзәк тарафыннан төзелә. Шуның буенча РФ субъектлары Гидрометеохезмәтләре үз җаваплылыгы территориясе буенча фараз формалаштырыла.

«22 октябрьдә Татарстан ерак төньяк циклонының җылы секторында булачак. Һава торышының аязучан болытлы булуы көтелә, төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Төнлә явым-төшем көтелми. Ә менә көндез, атмосфера фронты якынлашкач, урыны-урыны белән бераз яңгыр явачак һәм секундына 15 метрга кадәр җил көчәячәк. Төнлә 0дән 5 градуска кадәр җылы булачак, көндез тагын да җылырак – +9-+14 градуска кадәр», – дип хәбәр итте ТР Гидрометеоүзәге башлыгы Феликс Гоголь.

Ул хәбәр иткәнчә, 23 һәм 24 октябрьдә республика төньяк циклон йогынтысында булачак. Чәршәмбе көнне көндез һава температурасы +8 – +13, пәнҗешәмбе көндез 6-11 градус җылы көтелә.  23 һәм 24 октябрьдә төнге температуралар +3 – +8 градус булачак.

“Чәршәмбе урыны белән бераз яңгыр явачак. Ә менә икенче көнне, 24 октябрьдә, республика территориясе атмосфера фронтлары зонасында калачак: бар җирдә яңгыр, моннан тыш, көнбатыштан секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил дә фаразлана», – диде Ф. Гоголь.

ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматларына караганда, 25 һәм 26 октябрьдә яңгыр, урыны белән юеш кар явуы көтелә. Температура фоны түбәнәя: төнлә 0 градустан +5, көндез – +2дән +7гә кадәр.

КФУ Экология, биотехнология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев  инде җиденче ел рәттән октябрьнең аномаль җылы булуын әйтте.

«Агымдагы айның беренче ике декадасында һаваның уртача айлык температурасы Цельсий буенча 7,2 градус тәшкил итә. Һава температурасы беренче һәм икенче декадада нормадан 1 градуска артык иде “, – диде ул.

КФУ метеорологы  айның өченче декадасы да ни өчен аномаль җылы булачак икәнен аңлатты:

“Әгәр дә антициклон урнашса, күпкә салкынрак булыр иде. Хәзерге вакытта без циклон йогынтысында торабыз, ул безгә  болытлы һава тәэмин итә, ә ул уңайлы температура фонын формалаштырып төнге сәгатьләрдә Җир өслегенә суынырга ирек куймый. Әгәр шул ук шартларда антициклон урнашса, сизелерлек салкынрак булыр иде”.

Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты әйтүенчә, 30 ел элек, 1994 елда, 21 октябрьдә, хәзергегә караганда күпкә салкынрак булган. Бу көнне кар капламының биеклеге 18 сантиметр тәшкил иткән.

Материалларны кабат бастырып таратканда прогностик мәгълүмат чыганагын – ТР Гидрометеоүзәген күрсәтүегезне һәм басмага актив гиперссылка куюыгызны үтенәбез.

Авторы: Лариса Бусиль, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Александр Кряжев, РИА Новости