«БРИКС әлифбасы»: КФУда дөнья күләмендәге вакыйганың әһәмияте турында сөйләделәр

Халыкара саммит Казанда 22-24 октябрьдә узачак.

Казан федераль университетының мәгълүмати сәясәт департаменты Казанда 22-24 октябрьдә узачак БРИКС XVI саммитына багышланган «БРИКС әлифбасы» проектын башлап җибәрә. Без берләшмәгә керә торган илләр һәм алар фикер алыша торган актуаль мәсьәләләр турында сөйлиячәкбез.

BRICS – ул Brazil, Russia, India, China, South Africa дан кыскартып ясалган.

КФУ Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих, шәрыкны өйрәнү институтының Халыкара мөнәсәбәтләр, дөнья сәясәте һәм дипломатиясе кафедрасы мөдире Андрей Большаков әйтүенчә, БРИКС вәкилләренең күбесе – динамик үсештәге эре дәүләтләр, аларның икътисадының үсеш өчен потенциалы яхшы. Берләшүнең максаты – анда катнашучылар арасында һәрьяклап хезмәттәшлекне ныгыту.

БРИКС эшенең төп формасы ел саен уза торган саммитлар. Алар БРИКСта рәислек итүче илдә уздырыла. 2024 елда мондый ил – Россия.

“Казан өч көнгә глобаль башкала булачак. Бу бик шәп! БРИКС бөтен кешелекнең 70-80 процентын берләштерә, шуңа күрә дә безнең шәһәр саммитны уздыру вакытында глобаль үзәккә әвереләчәк, дип әйтергә була, – диде А. Большаков.

Институт мөгаллиме әйтүенчә, саммитта якынча 30 ил вәкилләре, шул исәптән дәүләт лидерлары, министрлыклар башлыклары катнашачак.

«Ихтимал, саммит вакытында дәүләтара берләшмәдә катнашучылар составы киңәер, шуның белән ул үз позицияләрен ныгытыр. 30дан артык ил БРИКСка керүгә гариза биргән инде”, – диде Андрей Большаков.

Саммитта бәйсез түләү системасын булдыру мәсьәләсе буенча фикер алышулар көтелә, дип хәбәр итте КФУ галиме.

“БРИКС илләре бүген милли валюталарда түли. Түләү системасы БРИКС илләре валюталары арасында тиз һәм уңайлы конвертация ясарга тиеш”, – дип аңлатты А.Большаков.

Кафедра мөдире искә төшергәнчә, Россия озак еллар Көнбатышка йөз тоткан, ә хәзер ул үз икътисадын Көнчыгыш һәм Азия илләренә юнәлтә.

“Уйланганны тормышка ашыру өчен безгә сәүдә һәм икътисадый партнерлар булырга тиешле дистәләгән илләр кирәк. Әгәр дә без икътисадыбызны шулай үзгәртеп коруга ирешсәк, теләсә нинди көнбатыш санкцияләренә бәйсез булачакбыз”, – диде ул.

Авторы: Лариса Бусиль, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты