БРИКС автоузышында катнашучылар Казан университетында булдылар

Чит ил студентлары КФУның бай тарихы, фәнни ачышлары һәм заманча җиһазланышы белән таныштылар.

Казан федераль университеты «Автодор» дәүләт компаниясенең тизйөрешле юллары буйлап БРИКС автоузышы Халыкара яшьләр трегы маршрутына керде. 9 августта башланып, 15 нче көнне тәмамланачак чараның максаты – БРИКС илләре арасында гамәли хезмәттәшлекне ныгыту, шулай ук катнашучыларга Россиянең инфраструктура, сәнәгать һәм сәүдә потенциалы казанышларын күрсәтү.

Автоузыш Екатеринбург-Мәскәү маршруты буйлап 8 төбәкне колачлый. Анда 16 илдән 1000гә якын кеше катнаша. Маршрут М-12 «Восток» федераль трассасы, шул исәптән Дүртөйле – Ачит яңа участогы буенча уза, аны ачу тантанасы 2025 елның июлендә РФ Президенты Владимир Путин катнашында узды. Проект Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Екатеринбургның бәйләнешен тәэмин итә, юлдагы вакытны шактый кыскарта, пассажирлар һәм йөк ташуны арттыра, сәяхәтләрнең уңайлылыгын һәм куркынычсызлыгын арттыра.

“Екатеринбург-Казан-Түбән Новгород-Суздаль-Мәскәү автойөреше ике өлешкә бүленгән – студент яшьләр  һәм эшлекле трек.  Хәзер республика башкаласында яшьләр өлеше тәмамланды, һәм студентлар эшлекле тректа катнашучыларга флаг тапшырдылар. Төп идея-безнең илдә укырга һәм белем алырга теләгән яшьләрне регионнарга инвестицияләр җәлеп итәчәк бизнес белән берләштерү, инфраструктура, предприятиеләр үсеше, үзара сәүдә, шулай ук илләр арасындагы дуслык һәм Россиягә М – 12 кебек сыйфатлы проектлар белән ярдәм итү», – дип шәрехләде «Автодор» дәүләт компаниясе вәкиле Сергей Галичий.

БРИКС автоузышының яшьләр трегы кысаларында 800 километрдан артык юл үтелгән. Екатеринбургтан Казанга кадәр Һиндстан, Кытай, Замбия, Көньяк Африка Республикасы, Мисыр, Эфиопия, Куба, Шри-Ланка, Кения, Вьетнам, Үзбәкстан, Казахстан студентлары барган. Яшьләр Екатеринбургта булдылар инде, Урал башкаласыннан Татарстан башкаласына юл тотканда Дүртөйле шәһәренә (Башкортстан) кереп чыктылар.

“Дүртөйледә без җирле мәдәният белән таныштык, ансамбльләр, мәдәни үзәкләр, шәһәр җитәкчелеге вәкилләре белән аралаштык. Миңа калса, егетләргә анда бик ошады”,-дип уртаклашты С.Галичий КФУ матбугат хезмәтенә.

Казан университетында кунаклар өчен зур программа оештырылган иде. Визит югары уку йортының төп бинасыннан башланды. Биредә алар өчен истәлекле урыннарга – император залына, атаклы Ленин аудиториясенә – юридик факультетның 7 нче мемориаль аудиториясенә, Казан университеты тарихы музеена экскурсия үткәрделәр. Аннары студентлар белән КФУның Тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимирхан Алишев очрашты.

Югары уку йортына бару бүген, 12 августта билгеләп үтелә торган Халыкара яшьләр көнендә узды.

«Чара бик әһәмиятле, чөнки безнең бурыч-мөмкин кадәр күбрәк чит ил студентларын безнең искиткеч Казан федераль университеты белән таныштыру. Бәлки, аларның берәрсе биредә магистратурада, аспирантурада укырга карар кылыр, КФУ турында дусларына һәм туганнарына сөйләр. Казан университеты даны барлык дус илләрдә яңгыравы мөһим, – дип ассызыклады Т.Алишев. – Студент вакыт – ул аралашуда яңа тәҗрибә туплау, төрле шәһәрләр һәм югары уку йортлары белән танышу вакыты. Без яшьләрнең иң актив өлеше – студентларның безнең югары уку йортына килүләренә һәм әлеге зур проектта катнашуларына бик шатбыз. Бу яшьләрнең күбесе төзелеш, юл белгечлекләрендә укый, һәм, минемчә, сәфәр аларга культурология күзлегеннән генә түгел, ә киләчәк һөнәрләре күзлегеннән дә кызыклы».

Үз чыгышында проректор Казан федераль университетының хәзерге вакытта ничек яшәве турында сөйләде. Югары уку йортында гамәлгә ашырыла торган белем бирү программалары турында сөйләгәндә, Т.Алишев КФУның үз алдынгы инженерлык мәктәбе – «Кибер Авто Тех»барлыгын хәбәр итте.

«Чаллы – мөһим шәһәр, шул исәптән юл эшчеләре өчен дә, чөнки анда Россиядә һәм БДБ илләрендә иң танылган йөк машиналары-КамАЗлар җитештерелә. Анда Казан университетының инженерлык мәктәбе эшли, анда автомобиль төзелеше өчен кадрлар әзерлиләр», – дип уртаклашты кунаклар белән тышкы элемтәләр буенча проректор.

КФУның алга киткән инфраструктурасы бар – Университет клиникасы, лицейлар һәм мәктәп, сәламәтлекләре чикле  балалар өчен «Без бергә» балалар бакчасы, спорт объектлары һ.б. Казанда урнашкан төп бүлекчәләрдән тыш, югары уку йортының Алабугада һәм Чаллыда,  чит илдә – Мисырда һәм Үзбәкстанда ике филиалы бар.

“Университетның барлык кампусларында 104 илдән якынча 55 мең студент белем ала”, – дип сөйләде Т.Алишев.

Тректа катнашучылар КФУга килүләреннән зур тәэсирләр алды. Мәскәү автомобиль-юл Дәүләт техник университеты (МАДИ) студенты Франг Мадруга Камачо 2 ай элек әзерлек факультетын тәмамлаган һәм хәзер югары уку йортының 1 курсына, «Гамәли математика»юнәлешенә укырга кергән.

“Автоузыш вакытында мин берничә кызыклы әйбер күрдем. Юллар яхшы, безнең барыбыз өчен дә сәфәрләрне уңайлы итәләр. Миңа Казан бик ошады. Аның архитектурасы минем илем – Куба архитектурасына охшаган. Минем өчен бу тыныч шәһәр, монда Мәскәүдәге кебек хәрәкәт юк», – дип уртаклашты университет һәм республика кунагы.

Вьетнамнан Фук Нгуен – Россиянең беренче президенты Б. Н.Ельцин исемендәге Урал федераль университеты студенты.

“Мин беренче тапкыр үземнеке булмаган башка университетка бардым. КФУ турында минем беренче тәэсирем-аның бик матур булуы. Мин автобуста килгәндә, тәрәзәгә карадым һәм аның никадәр гүзәл булуын күрдем. Аннары мин вуз тарихы турында ишеттем һәм Казан университеты тарихы музеенда булдым, миңа да ошады. Бу проект – минем өчен тагын бер  Россия университеты белән танышу өчен яхшы мөмкинлек. Моннан тыш, мин республика башкаласының матурлыгына таң калдым”, – дип шәрехләде кунак.

КФУга Визит чит ил укучылары өчен әзерлек факультетында булу белән дәвам итте. Биредә балалар өчен «Перспектива» проектын тәкъдир итү, автоузышның генераль партнеры «ЛУКОЙЛ» компаниясеннән бүләкләр тапшыру булды. Шулай ук Россия Төзелеш министрлыгы компетенцияләр үзәге студентлар өчен «Киләчәкнең интернациональ шәһәрен булдыру» темасына практикум узды. Экспертлар җитәкчелегендә укучылар яңа шәһәр киңлекләрен проектлау трендларын, заманча технологияләрне карадылар һәм һәркем үзен бәхетле хис итәчәк киләчәк шәһәрен тәкъдим иттеләр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан башкаласы БРИКС автоузышы маршрутының төп пункты булды. Бүген Казанда эстафета таягы БРИКС илләреннән эшлекле бергәлек вәкилләренә тапшырылды, катнашучылар Казан-Түбән Новгород-Суздаль-Мәскәү маршруты буенча узачак.

Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.

Автор: Алисә Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Инна Басыйрова, Алинә Цай