Биләрдә КФУның археологик практикасы кысаларында тимерче учаклары тикшерелә

Галимнәр фикеренчә, алар монгол-татар явыннан саклануга әзерлек белән бәйле.

Казан федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр институты студентларының практикасы барышында Биләр шәһәрлеге территориясендә монгол чорына кадәрге артефактлар табылды.

Болгар башкаласында металлургия, тимерчелек эше, зәрканчылык, пыяладан өреп төрле әйберләр ясау, тире эшкәртү һәм башка һөнәрчелек чәчәк аткан. Биләр археология экспедициясе 1967 елда эшли башлый. Аны Альфред Хәсән улы Халиков оештыра.

“Уку процессы кысаларында беренче курс тәмамланганнан соң тарих юнәлешендә белем алучы барлык студентлар да матди материаллар белән эшләү методикасын үзләштерә. Археологиядә нәтиҗә матди чыганаклар нигезендә ясала. Биләр – Татарстан Республикасының иң танылган археологик объектларның берсе», – диде Биләр дәүләт тарих-археология һәм табигать музей-тыюлыгы директоры, Халыкара мөнәсәбәтләр институтының археология һәм гомуми тарих кафедрасы доценты Зөфәр Шакиров.

2000 еллар башында Казан университеты Биләрдә ике катлы бинага ия булды, анда хәзер КФУның укыту-лаборатория базасы урнашкан. 2015 елдан башлап, Зөфәр Шакиров катнашында ел саен Биләрдә 50 дән 160ка кадәр кеше практика уза. Узган ел экспедиция эшендә, төп вуздан тыш, КФУның Алабуга һәм Чаллы институтлары студентлары, Кыргызстан студентлары һәм укытучылары да атнашты.

«Биләр шәһәрлеге – монгол чорына кадәрге Идел буе Болгарының иң зур шәһәре хәрабәләре. 30 июньнән башлап экспедиция тарафыннан 1236 елда шәһәр юкка чыгуга бәйле пластлар өйрәнелгән. Тимер эшкәртү белән бәйле объектларны өйрәнү тәмамлана. Бу монгол чорына кадәрге Идел буе Болгары территориясендә урнашкан һәм өйрәнелгән шактый зур производство фараз буенча, XIII гасырның беренче яртысында барлыкка килә. Һәм без бу теркәлгән тимерче учакларын – монгол-татар явыннан оборонага әзерлек белән бәйле металлургия производствосы калдыклары дип уйлыйбыз”, – дип саный ул.

Хәзер төркем тагын да борынгырак,  XII гасырга караган пластларга чыга. Тикшеренүләр киләсе елда да дәвам итәчәк.

Анализ үткәргәннән һәм фәнни хисап төзегәннән соң, барлык коллекцияләр саклану һәм экспонатлаштыру өчен Биләр музей-тыюлыгы фондларына тапшырылачак.

“Быел бездә ике смена. Беренчесе 30 июньдә булды, икенчесе 13 июльдән эшли башлады. Әлеге тикшеренүләр кысаларында “Педагогик белем” юнәлешенең “Тарих һәм җәмгыять белеме”, “Тарих һәм чит тел” кебек профильләре,  шулай ук “Гомуми тарих” юнәлеше буенча белем алучы студентлар катнаша,” – дип аңлатты З.Шакиров.

Тикшеренүләр КФУның белем бирү программасы, КФУ белән Биләр дәүләт тарих-археология һәм табигать музей-тыюлыгы арасындагы килешү кысаларындагы фәнни тикшеренүләр, ТР ФА Археология институтының фәнни тикшеренүләре, Халыкара үзәк Азия тикшеренүләре институтының (МИЦАИ) “Евразиянең трансконтиненталь сәүдә маршрутларында Урта гасыр шәһәрләре: Урта Идел буе һәм Чуй үзәне урбанистик үзәкләре” программасы кысаларында уздырыла.

Авторы: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Аделина Абдрахманова