Психолог Илдар Абитов минимализм эстетикасында тәрбияләү турында.
“Бежевая мама” – социаль челтәрләрдә яңа тренд. Үз балаларын чолгап алган бөтен әйбер өчен пастель төсләр сайлаган хатын-кызларны ирония аша шулай атыйлар. Аларның йорты нейтраль – аксыл көрән, соры, ак, крем төсләрендә. Балаларның кием-салымы, уенчыклары, үстерә торган китаплары, ашханә приборлары, башка кирәк-яраклары да шул ук пастель палитрада. Матур картинканың икенче ягы турында Казан федераль университеты эксперты сөйләде.
Башта “Бежевая мама” дип табигый төсмердәге кием киючеләрне һәм балаларын да шундый ук төсләргә киендерүчеләрне атаганнар, әмма соңрак аларга минимализм эстетикасына иярүче әниләрне кертә башлаганнар. Шулай ук бу гыйбарә үз тирәсендә экологик киңлек булдырырга омтылучы хатын-кызлар белән ассоциацияләнә, мәсәлән, бары тик табигый материаллар ярдәмендә генә декор предметлары булдыручылар.
“Бежевая мама” турындагы тәнкыйди комментарийларны социаль челтәрләрдәге роликлар астында очратырга мөмкин, шул ук вакытта кайберәүләр үзләрен үз блогларында «бежевая» дип атый. Хатын-кызлар тонык, кремлы палитраны сайлауны артык бай төсләрнең балага тискәре йогынты ясарга һәм аның сенсор системасын артык йөкләргә мөмкин булуы белән аңлата. Кайбер әниләр балаларны sad beige («грустный беж») мохитендә тәрбияләү аларга зуррак яшьтә зәвык формалаштырырга ярдәм итәчәк, дип саный. Ә ата-аналарның бер өлеше балаларын үзләренә ошаган эстетик һәм минималистик шартларда үстерүдә бернинди начарлык күрми.
“Минимализм тренды билгеле бер тормыш фәлсәфәсе белән бәйле – бу, минемчә, социаль челтәрләрдә матур тормыш рәвешен пропагандалаучы якты рәсемнәр һәм фотографияләр артып китүенә өлкәннәрнең җавап реакциясе. Ата-аналарның нәкъ менә пастель төсләрне сайлавының тагын бер сәбәбе – әйләнә-тирә дөньяда, интернетта бик күп ялтыравыклы төсләр һәм ташланган көчле мәгълүмат булу. Бу стресс дәрәҗәсен арттыра. Ата – аналар һәрвакыт бала турында кайгыртырга, аны якларга омтыла, һәм, бәлки, алар шул рәвешле чыннан да үз балаларының тормышын куркынычсызрак һәм тынычрак итәбез дип уйлыйлардыр», – дип фаразлый КФУ Психология һәм мәгариф институтының (ИПО) клиник психология һәм шәхес психологиясе кафедрасы доценты Илдар Абитов.
Еш кына “Бежевая мама”ларны үз баласының әйләнә-тирәсен нибары бер-ике пастель тонга буяп, үсешен чикләгәннәре өчен тәнкыйтьлиләр. Эксперт төсләр баланың шәхес үсешенә бик көчле йогынты ясый дип санамый. Аларны балалар ярты яшьтә аера башлыйлар, ләкин бу күнекмәнең ни дәрәҗәдә үсүен алар яхшы сөйләшергә, төсләрне һәм аларның төсмерләрен атарга өйрәнгәч – 3 яшькә таба гына тикшерергә мөмкин.
“Бу тренд балага зыян китерәме яки ул зарарсызмы – төгәл җавап юк. Бер яктан, сенсор депривация дигән төшенчә бар, ягъни ата-ана тарафыннан баланың, аерым алганда төсне кабул итүен чикләү. Ләкин, икенче яктан, ул бит изоляцияләнгән шартларда, үз бүлмәсендә һәм өендә генә яшәми. Әлбәттә, ул күбрәк вакыт үткәрә торган мохиттән хисләр ала, әмма ул урамда, башка балалар арасында була, ата-аналар контрольдә тота алмаган күпкә төрлерәк мохит булган балалар бакчасына йөри. Әлбәттә, сенсор депривация бик кырыс һәм ата-ана чыннан да баланы бөтен җирдә 1-2 төс белән генә әйләндереп алырга омтыла икән, ул аның үсешенә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Мәсәлән, хайваннарда үткәрелгән тикшеренүләр бар, алар нерв системасының үсеше һәм нормаль эшләве өчен бай тышкы мохит, шул исәптән төрле төсләргә бай мохит кирәклеген күрсәтә», – ди Казан университеты психологы.
И.Абитов фикеренчә, кечкенә яшьтә минимализмга мәхәббәт тәрбияләргә ярамый. Балага төрлелек мөһим. Һәм сүз бар нәрсәне рөхсәт итү турында түгел, ә тойгылар спектры зәвыклы, визуаль, шактый киң булырга тиеш.
“Балаларга минимализм фәлсәфәсе ят. Алар үсә, димәк, алар өчен тойгыларның төрле булуы мөһим, һәм, әлбәттә, өлкәннәргә балага бу эстетиканы, аны предметларда яки уенчыкларда төсләр гаммасыннан чыгып чикләү турында уйлау мәгънәсез», – дип саный ИПО доценты.
“Бежевые мамы” темасына нокта куеп, эксперт трендка иярү баланың шәхси үсешенә бик нык тискәре йогынты ясый алмый, чөнки ул өйдән тыш төрле төстәге һәм яңгыравыклы дөнья белән элемтәгә керә, әмма уңай нәтиҗәне дә көтәргә кирәкми, диде.
Сүз уңаеннан, Pantone төс институты 2025 ел төсе дип, тынычлык һәм уңайлылык гәүдәләнеше буларак «Мокко Мусс» шоколад-көрән төсмерен атады.
Элегрәк КФУ психологлары алсу бургерның һәм йомшак уенчык-монстрның популярлыгын аңлаттылар.
Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.
Автор: Алисә Гайнетдинова, РБК материаллары буенча КФУның Мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: YandexART нейрочелтәре