Җәй көне ачык һавада экспозицияне тропик һәм экзотик үсемлекләр бизи.
Җәйге каникуллар – Казан федераль университетының Ботаника бакчасында булу өчен бик яхшы форсат. Оранжереядә, дендрарийдә һәм фәнни-тикшеренү эшләре өчен участокта планетаның биш континентында тәкъдим ителгән 2100дән артык үсемлек таксоны үсә.
Аларның кайберләре – җимеш бирә торганнары турында дендрарий һәм оранжерея комплексы бүлеге мөдире Сергей Максимов сөйләде. Коллекция фондларыннан тыш, елның җылы вакытында бакча территориясендә тропик һәм экзотик үсемлекләр дә куелган.
“Банан барысына да билгеле төр. Безнең бакчада бананның берничә төре үсә – җәннәт, бәрхет, япон, маурели. Бу гибрид формасындагы үсемлекләр. Банан – үлән, шуңа күрә аны карау күпкә җиңелрәк. Җәйге чорда без аны экспозицияләрне тулыландыру өчен урамга чыгарабыз. Банан – үлән булганлыктан, ул башка төрләргә караганда тизрәк үсә”, – дип уртаклашты КФУ медиакоммуникацияләр үзәгенә эксперт.
Ботаника бакчасының тагын бер экзотик экспонаты – инжир (тутчалар семьялыгыннан җимеш үсемлеге).
«Инжир – Урта диңгез үсемлеге, шуңа күрә кыш көне ул бөтенләй “ялангач” булып тора, үз яфрагын коя. Оранжереяда кояш нурлары белән җылылык артканда яфраклары ачыла, җимешләр пәйда була. Инжир классик рәвештә чәчәк атмый. Аның үзенчәлекле чәчәкләре җимеше үзәгендә. Чәчәк атканда җиләкнең үсә, зурая. Җимеш үзәгеннән өлгерә һәм төсен үзгәрткәндә генә, өлгерү кондициясенә барып җитә”, – дип сөйләде С. Максимов.
Кышын цитруслар субтропиклар бүлегендә көч туплый. Мандарин бүген җимеш бирүен тәмамлау стадиясендә. Февраль уртасында агач чәчәк ата, аннары ярты ел дәвамында өлгерү чоры уза. Уңыш җыеп алганнан соң цитрус ял итә, һәм еллык цикл кабатлана.
Сүз уңаеннан, 2024 елда КФУның Ботаника бакчасы федераль әһәмияттәге махсус саклана торган табигый территорияләр исемлегенә кертелде. Күптән түгел биредә икенче тапкыр пионнар күргәзмәсе узды.
Барлык теләүчеләр өчен ботаника бакчасы тематик экскурсияләр үткәрә, килү нечкәлекләрен һәм графикны +7 (951) 896-93-44 телефоны аша ачыкларга була.
Автор: Алисә Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Инна Басыйрова, автор