“Балетка билет”: КФУда Яңа ел алдыннан “Щелкунчик”ка булган шау-шуны аңлаттылар

Экспертлар раштуа әкияте феноменын ачты.

Декабрьдә Зур театрда «Щелкунчик» Яңа ел балетының беренче тамашасына билетлар, сату башланганнан соң беренче ике сәгать эчендә сатылып бетте. Һәм ел саен шулай: кешеләр театр кассалары янында чират ала, сайтларда билетлар “аулый”. Күпләр өчен «Щелкунчик» ка бару декабрьнең аерылгысыз атрибуты, көтелгән бүләк. Сәхнәдәге тылсым күптән көтелгән һәм елның иң матур бәйрәме атмосферасына чумдыра. Раштуа белән бәйле тарих бөтен дөнья кешеләрен нәрсәсе белән җәлеп итә һәм аны балетта чагылдыру  ничек мейнстримга әйләнде? Бу хакта Казан федераль университетында сөйләделәр.

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының Бөтендөнья мәдәни мирас кафедрасы мөдире Лилия Галимҗанова әйтүенчә, «Щелкунчик» дөнья мәдәниятендә уникаль күренеш – музыка, балет һәм театр сәнгате симбиозы булып тора. Петр Чайковский тарафыннан иҗат ителгән һәм Эрнст Теодор Амадей Гофман әкиятенә нигезләнгән әсәр Раштуа, Яңа ел һәм күп илләрдә кышкы бәйрәмнәр символына әверелде.

“Бу феномен нәрсәдән гыйбарәт соң? – дип уйлана Л.Галимҗанова. – Беренчедән, әсәр балачак һәм хыяллар тылсымын гәүдәләндерә, нәкъ менә шул аны күп буыннарга якын итә. Ә матур көйләр һәм эмоциональ тирәнлек белән тулы музыка, биючеләрне һәм музыкантларны гына түгел, бөтен дөнья буйлап барлык тамашачыларны илһамландыруын дәвам итә. Икенчедән,”Щелкунчик” театр сәнгате элементларын кертеп һәм бәйрәм атмосферасын тудырып, Раштуа һәм Яңа ел традицияләренең мөһим өлешенә әверелде”.

Трендны Казан университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының чит ил әдәбияты кафедрасы мөдире Ольга Несмелова да аңлатты.

“Бу очракта фикеремне филолог һәм театр сөюче буларак уртаклашырга кирәк, чөнки балетка минем аерым бер һәвәслегем бар,  – ди профессор. – Әдәби чыганакны бөтен кеше дә аңламый, чөнки биредә югары сәнгать феноменына күчүче ике милли мәдәният бергә кушылган. Гофманның барлык фантастик новеллларыннан “Щелкунчик и Мышиный король” әкияте, әлбәттә, әдәбият тарихы күзлегеннән караганда, бөтенләй үзенчәлекле әсәр. Бу күңелсез һәм кызыксыз чынбарлыктан, тылсымлы дөньяга, фантазиягә күчү. Мин һәрвакыт студентларга танылган әдәби әсәрләрнең сәнгатьнең берсеннән икенче төренә күчүе турында сөйләгәндә, “Щелкунчик” – башта Гофман, ә аннары Чайковский димен. “Кармен” белән дә шул ук хәл – башта ул Проспер Мерименың атаклы новелласы, ә аннары инде дөньякүләм танылган опера».

О.Несмелова шулай ук сюжет белән музыканың берләшүен әкият һәм миф нигезендә яткан ике халыкның фольклор башлангычы булуын билгеләп үтте. Бу Раштуаның милли мәдәнияте һәм традицияләре белән бәйле. КФУ филологы гаилә традицияләрен мисал итеп китерде: Яңа ел бәйрәме табыны, чыршы тамашаларына йөрү, Кыш бабайга хат язу, шулай ук театрга бару.

Ел саен миллионлаган кеше бу балетның куелышларына йөри, ләкин шунысы гаҗәп, аның даны елдан-ел саклана гына түгел, ә арта  бара. “Щелкунчик” күп кенә заманча интерпретацияләр һәм адаптацияләр өчен илһам чыганагы булды, бу аның универсальлеге һәм актуальлеге турында сөйли, ди тарихчы.

«Бу балет мәдәни мирасның мөһим өлеше булып кала бирә, ул халыкларны һәм буыннарны иҗат һәм тылсымны бердәм бәйрәм итүдә бәйли», – дип йомгаклады Л.Галимҗанова.

Белешмә өчен. П.Чайковскийның “Щелкунчиг”ы Мариин театрында 1892 елның 6 декабрендә “Иоланта” операсы белән бер кичтә дөнья күрә. Спектакльдә классик бию техникасы үзгәрә, төрле елларда фантастик фокуслар, матур курчаклар һәм бәйрәм утлары белән янган чыршы була. 1966 елның 12 мартында Зур театрда Юрий Григорович куелышында балет премьерасы була. Балетмейстер рәссам Симон Вирсаладзе белән берлектә аны балалар әкиятеннән идеаль бәхеткә ирешә алмау турындагы фәлсәфи уйлануларга әверелдерә алды. Аның балеты ХХ гасыр классикасына әверелде. Хәзерге вакытта традиция буенча Яңа ел алдыннан “Щелкунчик” илнең төрле алдынга театрлары репертуарында бар.

Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.

Автор: Алисә Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Пелагия Тихонова, РИА Новости