Балага дәресләрен әзерләшергә ярдәм итәргәме? КФУ белгечләре аңлатмасы

Фикерләр аерылды.

Уку елы башлану алдыннан Казан федераль университеты экспертлары ата-аналар балаларга өй эшләрен әзерләргә ярдәм итәргә тиешме һәм мөстәкыйль шәхесне ничек тәрбияләргә дигән сорауга җавап бирде.

Өйгә эше укучыга мөмкин булган белем бирү дефицитларын ябу максатында бирелә, ди КФУ психология һәм мәгариф институтының (ИПО) башлангыч белем кафедрасы доценты Ләйсән Каюмова. Бу очракта ата-ана тьютор ролен үти.

“Ата-ана янәшә булырга, балага ярдәм итәргә, ләкин беркайчан да аның өчен өй эшен эшләмәскә тиеш, – дип саный доцент. – Ата-ана акрын гына балага үзенең олы кеше булуын аңлатып бирә ала һәм биремнең ничек үтәлүен тикшерә ала. Әгәр дә бирем бик катлаулы булса, мәсәлән, инша язу – бала өчен бу шактый катлаулы иҗади бирем, ул вакытта ата-ана аны укый, үз фикерен әйтә ала, “бу дөрес түгел”, “бу миңа ошамый” дип түгел, ә нинди элементларны күбрәк ачып булыр иде, баланың геройны яки ниндидер вакыйгаларны тасвирлаганда нәрсә күздә тотканын белү максатыннан. Монда редактор позициясе булырга тиеш, ул комментарий бирә һәм киңәшләр белән уртаклаша”.

КФУ эксперты ата-аналарга баланың карар кабул итү мантыйгын күзәтергә, шәхси җаваплылык хисе тәрбияләргә, планлаштыруга өйрәтергә киңәш итә.

“Әгәр дә, әйтик, бала күләмне исәпләгәндә кушу урынына тапкырларга тырыша икән, ата-ана бу моментны аның белән сөйләшергә тиеш – ни өчен ул шулай уйлый? Без нәкъ менә эшне оештыру алгоритмнарын, мәсьәләне чишү юлын эзләү процессы турында сөйләшергә тиеш. Бала белән алдан ук үз эшен планлаштыруга өйрәнү турында килешергә кирәк”, – дип аңлата Л.Каюмова.

ИПО педагогик психология кафедрасы мөдире Ирина Лушпаева КФУның медиакоммуникацияләр үзәгенә биргән интервьюында өй эшен ике бик мөһим функция башкара дип сөйләде.

“Беренчедән, өй эше – бала өчен шундый эш формасы ки, ул мәктәптә дәрестә алган барлык белемнәрне мөстәкыйль куллана ала, бу баланың психик үсеше өчен бик мөһим. Икенчедән, өй эше баланың үҗәтлек, мөстәкыйльлек, танып белү активлыгын күрсәтү, әгәр дәрестә берәр нәрсә җитәрлек булмаса, өстәмә мәгълүмат алу кебек шәхси сыйфатларын үстерү өчен принципиаль әһәмияткә ия», – дип сөйләде ул.

Психолог әйтүенчә, әти-әниләр педагоглар түгел. Алар укытуның профессиональ методикаларына ия түгел, шуңа күрә алар, әлбәттә, ярдәм итә алалар, тик үзләрен кайчандыр өйрәткәнчә.

“Беренче конфликтлы мәсьәлә – ата-ана үзен мәктәптә ничек өйрәтсәләр, шулай аңлата, ә бүген баланы бераз башкача өйрәтәләр. Балада ниндидер когнитив диссонанс барлыкка килә: “Юк, безгә укытучы башкача аңлатты, син дөрес сөйләмисең,” – ди, ә ата-аналар: “Ничек дөрес түгел? Без укыдык! Без дә акыллы!” – диләр. Мондый очракта ата-аналарның ярдәме урынсыз булачак”, – дип кисәтте педагогик психология кафедрасы мөдире.

Эксперт фикере белән Казан университеты лицейларының әйдәп баручы укытучылары да уртаклашты. Россия Федерациясенең атказанган укытучысы, Татарстанның халык укытучысы, КФУ Н.И. Лобачевский исемендәге лицейның информатика укытучысы Сергей Михайлин әйтүенчә, укучының уңыш сере – ата-аналарның игътибары.

“Ата-ана хәзер һәрвакыт, кем әйтмешли, кулын пульста тотарга –  һәрвакыт мәктәп эшләре, предметлар буенча өлгереш белән кызыксынырга тиеш. Барлык ата-аналар да физиканы, математиканы яки геометрияне белә алмый, әмма бала эшләре белән даими кызыксынырга кирәк, һәм әгәр дә ата-аналар моны эшләмәсә, ышанып әйтәм – өлгереш кимиячәк, билгеләр буенча моны күзәтү җиңел “, – ди укытучы.

Сүз уңаеннан, педагог күп еллар дәвамында программалаштыру белән кызыксынучы сәләтле балалар остазы булып тора. Аларны ул турнирларга һәм олимпиада ярышларына әзерли. Сергей Михайлин киңәше:

“Уңышның якында икәнен күрсәтегез! Балага: “Моннан бер ай элек син бөтенләй берни дә белми идең, ә менә без синең белән шөгыльләндек һәм син нинди нәтиҗәләргә ирештең!” – дияргә кирәк. Нәкъ менә ата-аналар уңыш дигән очкынны күрсәтергә тиеш. Әгәр бала үз көченә ышанмый башласа, икелеләр алса да, уңыш кырыена булса да барыгыз. Моны бары тик әти-әниләр генә булдыра ала”.

“Казан ел укытучысы – 2019” һәм “Татарстан ел укытучысы – 2019” конкурслары җиңүчесе, “Россия ел укытучысы – 2019” конкурсы призеры, КФУ IT-лицееның биология укытучысы Наил Мирсаитов “баланс табу – яхшы практика” дип ышана. Ата-ана, аның сүзләренчә, үз үрнәге белән балага белем алу һәм куелган бурычларны ничек хәл итәргә кирәклеген күрсәтә ала, әмма чаманы белү бик мөһим.

“Артык актив тыкшыну баланың мөстәкыйльлеген үстерүгә, үз көченә ышануга комачауларга мөмкин. Ярдәм баланың өлкәннәргә бәйлелегенә китерергә мөмкин, нәтиҗәдә ул проблеманы мөстәкыйль рәвештә хәл итү урынына чит кеше ярдәменә таяначак, – диде IT-лицей укытучысы. – Кайвакыт ярдәм басым буларак кабул ителергә , бу баланың үз-үзен бәяләвенә тискәре йогынты ясарга һәм стресс тудырырга мөмкин”.

Элегрәк КФУ эксперты 2024 елда беренче сыйныфка баручы укучы гардеробы турында сөйләгән иде.

Авторы: Алисә Гайнетдинова, КФУның Мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Анна Селина, «Известия»