Казан университетының 220 еллыгына багышланган брифинг булды.
ТР Хөкүмәте Йортында «Казан университетының 220 еллыгын бәйрәм итү һәм аның үсешенең перспектив юнәлешләре турында ” брифинг узды.
Чарада КФУ ректоры Ленар Сафин, югары уку йортының беренче проректоры – фәнни эшчәнлек буенча проректоры Дмитрий Таюрский, мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры Екатерина Турилова, икътисади һәм стратегик үсеш мәсьәләләре буенча проректоры Марат Сафиуллин, тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимирхан Алишев һәм цифрлы трансформация һәм инновацион эшчәнлек буенча проректоры Дмитрий Пашин катнашты.
Дмитрий Таюрский билгеләп үткәнчә, фәннең күп юнәлешләре нәкъ менә Казан университетында барлыкка килгән:
“Бу астрономия дә, көнчыгышны өйрәнү дә, лингвистика да, Евклид булмаган геометрия дә. Әлбәттә, барысына да билгеле, Казан университеты – барлык органик химиянең дөньякүләм ватаны. Казан федераль университеты барлыкка килүне (2010-2011 еллар) башлангыч нокта итеп алсак, фәнни инфраструктура күп тапкырлар артты. Әгәр 2011 елда бездәге барлык приборлар базасының, янәшәдәге барлык биналарның бәясе 116 миллион сум булса, бүген ул 5 миллиард сумнан артып китә. Бу университет галимнәре төрле яшьтә үз тикшеренүләрен үткәрә торган фәнни база, фәнни инфраструктура. Казан университеты Россия Федерациясендә гаризалар саны һәм РФФ грантлары буенча лидерларның берсе, – диде беренче проректор. – 2018 елда Казан университеты Россиядә югары уку йортлары арасында фәнни дәрәҗәләрне мөстәкыйль бирү хокукын алды, бу хокукка бик аз сандагы уку йортлары гына ия. Бүген бездә 48 диссертация советы эшли, алар 100дән артык фәнни белгечлекне үз эченә ала. Ел саен бездә 200дән артык кандидатлык һәм 35-40 докторлык диссертациясе яклана. Без югары фәнни квалификацияле кадрларны тулыландыру турында кайгыртабыз, моның өстендә актив эшлибез. Аспирантурабыз да сизелерлек артты. Бүген КФУда 1,5 меңнән артык аспирант укый”.
Мәгариф эшчәнлеге буенча Проректор Екатерина Турилова әйтүенчә, КФУ кабул итүнең контроль саннары кысаларында 7499 кешене укырга кабул иткән. Иң күп бюджет урыннары «педагогик белем бирү», «Машина төзелеше», «Җир турындагы фәннәр», «Математика һәм механика» һәм ИТ-өлкәгә бәйле юнәлешләргә бүлеп бирелде.
“Университетның мәгариф системасына мәктәпкәчә яшьтән башлап, барлык буыннар, шул исәптән өлкән буын студентлары да җәлеп ителгән. Безнең система, заманча таләпләргә җавап биреп, бик динамик рәвештә үсә. Ел саен әзерлекнең яңа юнәлешләре һәм профильләре барлыкка килә», – диде Е.Турилова.
Ул шулай ук хәзер «студентлар ИТ-паркы» проекты үсеш ала башлавын әйтте, анда студентлар компанияләр белән берлектә бизнес вәкилләренә кызыклы булган проектлар эшли башлаячак һәм университетның эчке мәсьәләләрен хәл итәчәк.
Марат Сафиуллин Казан федераль университеты үсешенең өстенлекле юнәлешләрен билгеләде. Алар арасында – сәламәтлекне саклауның геном һәм постгеном технологияләре һәм җәмгыятьнең тотрыклы үсеше өчен биологик грамоталылыкны арттыру; Россия энергетика күчеше: табигый потенциал һәм глобаль трендлар балансы; материалларның цифрлы «геномикасы»; IT, Ясалма интеллект һәм киберфизик системаларның метаплатформалы чишелешләре; яңа социаль-икътисадый мәсьәләләр шартларында кеше потенциалын арттыру өчен дәлилләү технологияләре һәм платформалы чишелешләр комплексы.
Икътисади һәм стратегик үсеш мәсьәләләре буенча Проректор КФУның халыкара һәм милли рейтинглардагы позициясен, шулай ук югары уку йортының конкурент өстенлекләрен билгеләде: бу халыкара интеграция, репутация, фәнни-метрик күрсәткечләр, социаль мохит.
Тимерхан Алишев халыкара стратегик партнерлыкны һәм челтәрле багланышларны үстерүгә бәйле мәгълүмат бирде. Ул әйтүенчә, Казан университеты Татарстан башкаласында узган масштаблы чараларда турыдан-туры катнашты. Сүз БРИКС саммиты, ИХО илләренең яшьләр фәнни конгрессы, «РОСТКИ»халыкара форумы турында бара.
Үз чыгышы барышында Тышкы элемтәләр буенча проректор Җиззәхтә (Үзбәкстан Республикасы) һәм Каһирәдә (Мисыр Гарәп Республикасы) ике чит ил филиалы оештырылуын телгә алды.
Казан университеты уңайлы полимәдәни һәм полилингваль мохит булдыра. Сүз уңаеннан, 2024/2025 уку елында вузда 12 меңнән артык чит ил студенты белем ала.
Цифрлы трансформация һәм инновацион эшчәнлек буенча Проректор Дмитрий Пашин Казан федераль университетының «Изварино Фарма» компаниясе белән берлектә «Север» проекты кысаларында актив фармацевтика субстанцияләрен җитештерүнең тулы циклын булдыруга юнәлдерелгән Россия өчен уникаль проектны гамәлгә ашыра башлавы турында сөйләде. Бу илнең даруга бәйсезлеген тәэмин итүгә зур өлеш кертә. Ул шулай ук «Россия Федерациясенең фәнни-технологик үсеше» дәүләт программасының студентларны технологик эшкуарлыкка массакүләм җәлеп итүгә һәм югары белем бирү мәгариф оешмалары диварларында технологик компанияләрне серияле төзүгә юнәлдерелгән«университет технологик эшкуарлыгы платформасы» проекты турында җентекләп сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, Казан университетының 220 еллыгын бәйрәм итү программасы билгеле. Юбилей чаралары 21-23 ноябрьдә узачак.
Авторы: Рүфинә Гыймалетдинова, Лариса Бусиль, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Ксения Богданова