Бүген Татарстан Республикасы байрагы көне билгеләп үтелә

Дәүләт символы турында Рамил Хәйретдинов сөйләде.

Бүген, 29 ноябрьдә Татарстан Республикасы байрагы көне билгеләп үтелә. КФУның медиакоммуникацияләр үзәгенә төбәк дәүләт символларының берсе турында Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры, Татарстан Республикасы каршындагы Геральдика советы рәисе Рамил Хәйретдинов сөйләде.

1990 елның 30 августында ТАССРның Югары Советы Татарстан Совет Социалистик Республикасының дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итте (1992 елның 7 февраленнән рәсми атамасы – Татарстан Республикасы). Әлеге адым Татарстанның милли-дәүләти төзелешен тамырдан үзгәртеп коруларга нигез салды, үзенчәлекле борылыш ноктасына әверелде.

Республиканың яңа статусы үз рәсми символларын булдыруга мөмкинлек ачты. Шул ук елда ТАССР Югары Советы, республика Конституциясен әзерләү максатыннан, беренче Президент Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге Конституция комиссиясен формалаштырды. Татарстанның дәүләт символларын эшләү өчен комиссия составында эшче төркем төзелде, аны халык депутаты, шагыйрь Ренат Харис җитәкләде, комиссия тарафыннан әләм, герб һәм гимн булдыруга конкурслар игълан ителде, ә республика матбугатында проектлар бастырылды һәм алар буенча фикер алышулар оештырылды.

Эшче төркемнең озак эшләве нәтиҗәсендә, күпчелек тавыш белән ТАССРның халык рәссамы, ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тавил Хаҗиәхмәтовның әләм проекты сайланды. Әмма ТАССР Югары Советында фикер алышканда байрак полосаларының киңлеге белән беррәттән аларның  яшел, ак, кызыл төстә булуы да каршылыклар предметы булды. Нәтиҗәдә, эшче төркем тәкъдиме шулай да 194 тавыш белән хупланды. Татарстанның Дәүләт байрагы 1991 елның 29 ноябрендә Татарстан ССР Югары Советының 1314-XII номерлы карары нигезендә расланды.

“Шушы көннән башлап, 32 ел дәвамында без Татарстан Республикасы Дәүләт әләме көнен билгеләп үтәбез. Соңгы елларда җәмгыятьтә рәсми символларга мөнәсәбәтнең үзгәрүен күзәтәбез – аерым бер җылылык, безнең ил тарихына тирән хөрмәт сизелә. Ул геральдиканың герб, флаг һәм гимн кебек барлык кешеләргә аңлаешлы символлар аша гамәлгә ашырыла, – дип сөйләде Рамил Хәйретдинов.

Ил мәктәпләрендә флаг күтәрү һәм гимн башкару традициясе турында сөйләгәндә, ИМО директоры, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарында әлеге символларны рәсми файдалану фактлары беренче чиратта хакимият һәм идарә органнары белән бәйле чаралар белән беррәттән иҗтимагый оешмаларга да рөхсәт ителгәнлеген әйтте.

“Геральдик символлар – без барыбыз да горурлана торган нәрсәләр, билгеле бер территориягә, төбәк, республика тарихына карау билгесе. Болар барысы да мәктәпләрдә, уку йортларында патриотик тәрбия буенча чаралар үткәрергә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә мин бу инициативаны бик дөрес дип саныйм. Флаг күтәрү дәүләт төзелеше нигезләренә хөрмәт, теге яки бу халыкка караганлыкны аңлата”, – диде Р.Хәйретдинов.

ТР Президенты каршындагы Геральдика советы рәисе әйтүенчә, бер яктан, флаг күтәрү традициясе яңа, икенче яктан, аңлап кабул ителә.

“Иң мөһиме, без тантаналылыкның шартлы образларына кайтабыз, чөнки әләмне рәсми рәвештә күтәрергә мөмкинлек бирә торган церемониал, бу процессны регламентлаштыра торган тиешле документлар бар. Монда хокук бозулар була алмый, шул исәптән геральдика советының да төгәл киңәшләре бар, – дип йомгак ясады Р.Хәйретдинов. – Мәктәпләрдә флаг күтәрү тантанасын үткәрү буенча РФ мәгариф министры Сергей Кравцов кул куйган стандарт Россия Федерациясе Президенты каршындагы Геральдика советында тикшерү узды һәм безнең төп герольдмейстер Георгий Вадимович Вилинбахов тарафыннан килештерелде. Дәүләт флагы – дәүләт гербы һәм гимны кебек үк, бу безнең Ватаныбызның бик ачык, сыйдырышлы символлары, дип саныйм”.

Авторы: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Максим Зарецкий