Халыкара конференция галимнәрне, практикларны, ата-аналарны һәм студентларны берләштерде.
Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институтында «Аутизм: Без бергә»III Халыкара фәнни-гамәли конференциясе башланды. Россия һәм чит ил экспертлары, галимнәр, практиклар һәм ата – аналар Аутистик спектр тайпылышлары булган балаларны социальләштерү һәм интеграцияләү практикаларын үстерү перспективалары һәм үзенчәлекләре турында фикер алыша. Чараның төп темасы әнә шул.
Конференция КФУның «Без бергә» Аутистик спектр тайпылышлары булган балалар бакчасы тарафыннан оештырылган һәм Россия Фән һәм югары белем министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы, «Росток» психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция үзәге, КФУ Психология һәм мәгариф институтының «Аутистик спектр тайпылышлары булган балаларга комплекслы булышу» фәнни-тикшеренү лабораториясе ярдәмендә үткәрелә.
Конференция ачылышы ТР Рәисе Администрациясе ветераннар советы рәисе – ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе киңәшчесе, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты профессоры Ирина Терентьева, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец, Казан университетының Мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры Екатерина Турилова, КФУның Психология һәм мәгариф институты директоры Айдар Кәлимуллин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Татьяна Алексеева, КФУның Аутистик спектр тайпылышлары булган балалар өчен “Мы вместе” балалар бакчасы мөдире Эльвира Садретдинова, ТР Спорт министрлыгының Халыкка физик тәрбия бирү һәм физкультура-савыктыру эшләре бүлеге башлыгы Елена Фролова катнашында узды.
Конференциянең максаты-һөнәри багланышлар урнаштыру, Аутистик спектр тайпылышлары булган балаларга һәм аларның гаиләләренә психологик-педагогик, медицина ярдәме күрсәтү өлкәсендә фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре һәм практик тәҗрибә белән уртаклашу, мәгариф, сәламәтлек саклау системаларының, иҗтимагый, дәүләт һәм коммерция оешмаларының ведомствоара хезмәттәшлек мөмкинлекләрен киңәйтү.
Ирина Терентьева Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм депутатлар корпусы исеменнән җылы сәламләү сүзләрен җиткерде.
Аның әйтүенчә, конференциянең темасы күп нәрсәгә мәҗбүр итә һәм яңа алымнар һәм чишелешләр эзләүне, тыгыз хезмәттәшлек итүне таләп итә. Хәзерге җәмгыять тигезлекне һәм бер-берсен кабул итүне күздә тота. Аутистик спектр тайпылышлары булган балалар шулай ук үз сәләтләрен үстерә һәм камилләштерә ала.
Шунысы игътибарга лаек, конференция Россиядә Инвалидлар декадасы тәмамланганнан соң уздырыла.
“Галимнәрнең, белгечләрнең, практикларның үзара хезмәттәшлеге һәм, әлбәттә, хакимият һәм идарә органнарының ярдәме кирәк. Шуңа бәйле рәвештә конференциядә катнашучыларга һәм оештыручыларга кызыклы дискуссияләр, яңа һәм стандарт булмаган карарлар, үзара аңлашулар һәм яңа уртак проектлар телисе килә. Чикләрне киңәйтеп, без тотрыклы социомәдәни инклюзия формалаштырудагы кыенлыкларны тизрәк җиңә алачакбыз”, – диде ТР Дәүләт Советы Комитеты рәисе урынбасары.
Е.Турилова КФУ медиакоммуникацияләр үзәгенә биргән интервьюсында билгеләп үткәнчә, «Без бергә» балалар бакчасы, югары уку йортының фәнни проекты булудан тыш, мөһим социаль миссияне дә үти.
“Казан Университеты инде берничә ел безнең составта “Без бергә” балалар бакчасы булуга бик шат, һәм бу лозунг – без шул сүзләр белән яшибез, эшлибез һәм балалар бакчасына мөрәҗәгать итүче гаиләләргә ярдәм итәргә тырышабыз, – дип сәламләде чарада катнашучыларны КФУ проректоры. – Сезнең фәнни казанышлар балаларның тормышын бераз кызыклырак һәм җиңелрәк, ә гаиләләрнең тормышын бераз уңайлырак итәргә ярдәм итә. Бигрәк тә мин әлеге мәсьәләләр белән практик яссылыкта шөгыльләнүчеләргә рәхмәтлемен, чөнки мин бу эшнең никадәр катлаулы, кирәкле һәм шул ук вакытта аның ни дәрәҗәдә кызыклы булуын бик яхшы аңлыйм».
Элегрәк «Без бергә» балалар бакчасы мөдире Эльвира Садретдинова хәбәр иткәнчә, яңа оештырылган дискуссия мәйданчыгында спикерлар һәм тыңлаучылар Аутистик спектр тайпылышлары булган балаларның этиологиясе, патогенезы, эпидемиологиясе, клиник-психологик һәм психологик-педагогик үзенчәлекләре турындагы актуаль фәнни позицияләр буенча фикер алыша алачак. Конференция эшендә хакимият һәм мәгариф вәкилләре, медицина һәм педагогик хезмәткәрләр, методистлар, психологик-педагогик ярдәм күрсәтү белгечләре, Автоном коммерцияле булмаган оешма (АНО) вәкилләре, өстәмә белем бирү үзәкләре, социаль структуралар хезмәткәрләре, студентлар һәм ата-аналар катнаша. Экспертлар белем бирүнең коррекцион һәм инклюзив модельләренең уртак үзара хезмәттәшлеген хәл итү юлларын барлау белән шөгыльләнәчәк.
Пленар утырышта Е.Фролова докладлар белән чыгыш ясады, ул республикада адаптив спорт үсешен яктыртты. Т.Алексеева Аутистик спектр тайпылышлары булган балаларны укытуны һәм тәрбияләүне оештыру турында сөйләде. Коррекцион педагогика институты директоры (Мәскәү шәһәре), РАО әгъза-корреспонденты Татьяна Соловьева үзенең докладын (видеоконференция режимында) инклюзиягә фәнни-методик ярдәм күрсәтүгә багышлады.
«Дари добро детям» ҖЧҖ (Аутистик спектр тайпылышлы балалар өчен сөйләм коррекцияләү үзәкләре челтәре) директоры Эльвира Зайцева теоретикларның һәм Аутистик спектр тайпылышлары булган балаларның ата-аналарының фикерен белергә теләве турында сөйләде.
“Миңа медицина турында тыңлау бик кызык, чөнки мин үзем психиатрияне өйрәнәм. Үз баласы турында сөйләячәк әнинең чыгышын һичшиксез тыңлыйм. Мин аның белән үзем шөгыльләндем, шәхсән беләм, шуңа күрә әни нәрсә әйтер һәм гомумән нинди сораулар һәм бурычларны фикер алышуга куяр», – дип шәрехләде конференциядә катнашуын кунак.
Чарада Казахстан, Беларусь, Әрмәнстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Монголия, шулай ук РФ төбәкләре тәкъдим ителгән. Конференция гибрид форматта уза.
“Мәктәпкәчә, урта һәм югары белем бирү проблемалары системалы рәвештә хәл ителергә тиеш. Мәсәлән, Казахстанда педагог статусы турындагы канун бар, ул аның хокукларын һәм бурычларын яклый. Конференция проблематикасы Казахстанда да бар. Мондый мәсьәләләр төбәк дәрәҗәсендә генә түгел, ә илләрнең фәнни бергәлекләренең халыкара хезмәттәшлеге юлы белән дә хәл ителергә тиеш», – дип саный Абай исемендәге Казакъ илкүләм педагогика университетының политология һәм Социаль-фәлсәфи дисциплиналар кафедрасы доценты Бәхетҗан Сапаров, ул Психология һәм мәгариф институтында «500 галим»программасы буенча фәнни стажировка уза.
Конференциядә 4 секция эшли:”Медицина ярдәме”, “Психологик-педагогик ярдәм”, ” Аутистик спектр тайпылышлары булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм технологияләре: оештыру принциплары, инструментарийлар, методлар һәм алымнар”, һәм “Аутистик спектр тайпылышлары булган затларга өзлексез белем бирү системасын үстерү: уңышка ирешү проблемалары һәм стратегияләре”.
“Безнең төп максат һәм миссиябез – балаларның тормыш сыйфатын яхшырту”, – диде КФУ балалар бакчасы мөдире.
Пленар утырыш тәмамлангач, «Мир РАСкрасим вместе!» Халыкара балалар рәсемнәре конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Анда 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге аутистик спектры бозылган балалар катнашты. Конкурсның Оештыру комитетына бөтен Россиядән һәм якын чит илләрдән барлыгы 150дән артык иҗади эш кергән. Исегезгә төшерәбез, «КФУда PROНаука» фәнни-популяр проектының XVIII сериясе кунаклары «Фән могҗизалары», «Табигать дөньясы», «Мультфильмнар дөньясы», «Мин һәм минем гаиләм», «Космос», «Динозаврлар», «Безнең тирәдәге дөнья» темаларына 29 рәсемне күрә алды. Шушы ук эшләр бүген конференция уздыру мәйданчыгында тәкъдим ителде.
Чара иртәгә КФУ балалар бакчасында булу һәм аутистик спектр һәм башка менталь тайпылышлары булган затлар белән эшләүнең төп юнәлешләре буенча фәнни-гамәли укыту семинары белән дәвам итәчәк.
Автор: Алисә Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Инна Басыйрова