Тәүлеклекнең уртача температурасы -5 градустан түбән төшәчәк.
Аномаль җылыдан соң Татарстанда суытып җибәрде. Моның сәбәбе Төньяк Атлантикадан республикага явым-төшем китергән циклон булды. Бу хакта КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев хәбәр итте.
“Якын көннәрдә һава торышы климат нормасына туры киләчәк, әмма атна ахырына инде салкынрак булачак. Төньяк Атлантикадан якынлашып килүче циклон температураны минус 6-7 градуска кадәр төшәчәк», – дип сөйләде КФУ профессоры.
Юрий Переведенцев әйтүенчә, соңгы көннәрдә Казанда явым-төшем бик күп булды – 22 мм, бу ярты ай нормасы белән чагыштырырлык. Ноябрь өчен бу күрсәткеч 46 мм га тигез.
Республика территориясендә тотрыклы кар катламы ноябрьнең 20 нче числосында барлыкка килә, ә тәүлеклекнең уртача һава температурасы минус 5 градус булачак.
“Бездә поляр һава торышы, һәм аны Арктикадан салкын һава агымы билгели. Бу төньяк агымнар көчле җилләрне алып килделәр дә инде. Температура түбәнәюгә йогынты ясаган салкын атмосфера фронты узды”, – дип ачыклык кертте Ю.Переведенцев.
Ул хәбәр иткәнчә, якын көннәрдә һава торышының характеры тотрыксыз булачак.
Автор: Анна Зинченко, фото: Александр Кузнецов