Антарктик экспедицияләрдә катнашучылар КФУда үзләренең уникаль тәҗрибәсе турында сөйләде

Очрашу боз континентын ачуның 205 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узды.

Казан федераль университеты Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең шоу-румында Антарктидага экспедицияләрнең дүрт катнашучысы белән очрашу булды. Анда вуз студентлары һәм хезмәткәрләре катнашты. 

Алар белән КФУның Җир турында фәннәр һәм нефть-газ технологияләре, табигатьтән файдалану юнәлешләре буенча проректоры, 67 нче Россия антарктик экспедициясе катнашучысы Данис Нургалиев, шулай ук «Антарктида-100» экспедициясендә катнашучылар – Татарстан Республикасында Рус география җәмгыятенең (РГО) төбәк бүлеге рәисе Дмитрий Шиллер, А.А.Леонов исемендәге Су асты фәнни-тикшеренү отряды җитәкчесе урынбасары, тарихта беренче тапкыр спорт дайвингы буенча дөнья Кубогы иясе, алты дөнья рекорды иясе Максим Астахов һәм тәҗрибәле дайвер, су асты фотографиясе буенча белгеч, яхтсмен Илгиз Хөсәенов аралашты.

Антарктиданы, исегезгә төшерик, 1819 елда Фаддей Беллинсгаузен һәм Михаил Лазарев җитәкчелегендә Россия хәрби-диңгез экспедициясендә катнашучылар ачкан. Экспедиция составына Казан университеты галиме Иван Симонов та керә. Бу мөһим вакыйга турында тулырак мәгълүмат, шулай ук континентта булу тәҗрибәсе турында студентларга Данис Нургалиев сөйләде.

“Антарктида-100” проектының максаты Антарктика шартларында кеше өчен куркынычсыз булган тирән суга чуму методларын эшләү булды. Моннан тыш, команда су астында йөзү өчен үзебезнең җиһазларны тестлаштырган.

“Өченче бурыч – бу шартларда фәнни бергәлек өчен 100 метр тирәнлектән материал җыю. Барлык бурычлар да уңышлы үтәлде. Суга чуму үзе дә дөнья җәмәгатьчелеге тарафыннан рекордлы буларак бәяләнде: Антарктида ярлары янында чумуның максималь тирәнлеге 20 метр тәшкил иткән, без 97 метрга җитә алдык, һәм без су төбенә җиттек. Ни өчен “Антарктида-100″? Чөнки 3 метрга артыграк юл узарга һәм 100 метр тирәнлеккә җитәргә планлаштырылган иде”, – диде Д. Шиллер.

Экспедицияне исенә төшереп, ул берничә тапкыр болай дип ассызыклады: Антарктидага сәяхәт – бик җитди сынау.

“Бу чыннан да бик катлаулы төбәк. Бу чыннан да бик кырыс як. Бу сынаудан соң үз биографияңдә кемнеңдер өчен түгел, ә үзең өчен өч өндәү билгесен куясың,- ди Татарстанда РГО бүлеге рәисе. – Мондый эчке боз кебек курку бары тик син башкарган бурычның кирәклеген аңлау һәм характер ныклыгы белән генә җиңелә”.

Очрашу барышында спикерлар экспедицияләрдә кызыклы очраклары белән дә уртаклаштылар – ничек итеп пингвиннарны күрүләре, полярниклар янына ярга чыгулары, һәм ниһаять җылыга эләгүләре, әфлисуннар исен тоюлары турында тәмләп сөйләделәр. Шундый сынауларның берсе турында тәҗрибәле дайвер Максим Астахов бәян итте:

“Дрейк бугазы аша чыкканнан соң суның температурасы минус 3 градус иде. Без бераз ябыктык (Д.Шиллер әйтүенчә,  күчеш вакытында катнашучылар уртача 6 килограммга ябыккан – ред. искәрмәсе). Диңгез авыруы – бөтенләй ашыйсы килми, шуңа күрә безнең гәүдәне салкын судан аерырга тиешле костюмнарыбыз аша су керде. Суга чумганнан соң тагын 2 сәгать 20 минутка тоткарланырга туры килде, чөнки барыбызга да берьюлы чыгу мөмкинлеге булмады”.

Фоторәссам Илгиз Хөсәенов антарктик экспедицияләрдә катнашучыларның хатага бернинди хокукы да юк, дип саный. Аларны цивилизация белән меңнәрчә чакрым аерып тора. Сүз уңаеннан, экспедициягә үзең белән 40 килограммнан да артык булмаган шәхси йөк алырга мөмкин.

“Ул якларда безнең бернинди техник тәэмин итү юк. Үзебезгә генә өметләнәбез “, – ди М.Астахов.

Антарктиданы полярниклар космоска “форточка” дип атыйлар. Экстремаль температуралар һәм материкның күтәрелеп торуы фәнни тикшеренүләр өчен уникаль шартлар тудыра. КФУ медиакоммуникацияләр үзәгенә биргән интервьюсында Дмитрий Шиллер экспедициягә әзерлекнең бер өлеше инструкторлар космонавтларны өйрәтә торган Звездный шәһәрчегендә узуы турында әйтте.

Алексей Архипович Леонов белән танышкач, без отрядның яшәү өчен алган барлык күнекмәләре башка планеталарны буйсындыру өчен дә кирәк булачак дигән фикергә килдек. Мөгаен, баналь яңгырар, әмма зур һәм глобаль нәрсәләр турында хыялланырга кирәк! “, – диде интервьюда РГО төбәк бүлеге рәисе.

Очрашу ахырында студентлар һәм хезмәткәрләр спикерларга үзләрен борчыган сорауларны бирә алды. Студентларның берсен, аерым алганда, континентка волонтер яки Антарктида турындагы фильмның режиссеры сыйфатында бару мөмкинлеге кызыксындырды.

Спикерларның һәрберсе яшьләргә изге теләкләрен җиткерде:

“Хәтердә калсын өчен бу тормышта ниндидер аеруча нәрсәне күрергә тырышырга кирәк. Мин һәрвакыт әйтәм – үзем авылда яшәгән һәм беркайчан да анда эләкмәячәкмен дип уйлаган кечкенә малайның хыялын үтәдем, – дип белдерде КФУ проректоры. – Мин сезнең шундый хыялыгыз булуын һәм аны тормышка ашыруыгызны телим!”.

Авторы: Алисә Гайнетдинова, КФУның Мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Инна Басырова